Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Программа үтәлде, бурыч кимемәде

Быел, федераль закон кысаларында торак йортларга капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә, шәһәрдә һәм районда 6757 кеше яшәү шартларын яхшыртуга иреште. Яшел Үзән муниципаль район 2011 елда күп катлы торак йортларга капиталь ремонт ясау планын вакытында үтәде. Әлифел ТАРАЗОВА Ел дәвамында барган эшнең беренче нәтиҗәләре, киләсе елга планнар турында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә...

Быел, федераль закон кысаларында торак йортларга капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә, шәһәрдә һәм районда 6757 кеше яшәү шартларын яхшыртуга иреште. Яшел Үзән муниципаль район 2011 елда күп катлы торак йортларга капиталь ремонт ясау планын вакытында үтәде.

Әлифел ТАРАЗОВА

Ел дәвамында барган эшнең беренче нәтиҗәләре, киләсе елга планнар турында җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә «Яшел Үзән шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ җитәкчесе Олег Анисимов сөйләде.
Шәһәрдә һәм районда капиталь ремонтка бүлеп бирелә торган акча елдан-ел арта бара. Агымдагы елга 335 миллион сум акча бүленгән һәм ул былтыргыдан 13 процентка диярлек күбрәк. Быел «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында» 185нче федераль закон нигезендә, капиталь ремонт программасына 46 күп катлы торак йорт кертелгән, шуларның 35ендә комплекслы ремонт ясалган. Акча булгач, лифтларны да быел күбрәк алыштырырга мөмкин булган. Моннан тыш, эшне төгәл оештыру аркасында, программа лимитын 9 миллион сумга арттыру мөмкинлеге килеп чыккан, әлеге өстәмә акчага ике торак йортның түбәсен яңартканнар, коммуналь чыгымнарны исәпләү җайланмалары урнаштырганнар.
Киләсе елда 32 күп катлы торак йортта (21е - шәһәрдә, 11е - районда) капиталь ремонт ясау, 9 йортта лифтларны алмаштыру планлаштырыла, моның өчен быелгысы кадәр, ягъни 335 миллион сум акча каралган.
Капиталь ремонт ясау программасына беренче чиратта күп, бик күп еллар элек төзелгән йортлар керә. Су, канализация, ут, җылылык торбаларының, ягъни инженерлык челтәренең ни дәрәҗәдә тузган булуы исәпкә алына, әмма торак йортта яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү-түләмәү мәсьәләсе дә зур роль уйный. Димәк, капиталь ремонт программасына керү өчен, йортның иске булуы белән беррәттән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен акчаны да вакытында түләп бару шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев