Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Программа бар һәм эшли

Республикада тузган торакны юкка чыгару программасы эшләгән вакытта торак шартларын яхшыртучылар шактый булды. 2005 елда программа тәмамлангач иске йортларда көн күрүчеләрнең бер өлешенә бу бәхет тәтемичә калды. Шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерүгә юнәлтелгән программасында катнашырга карар кылды. Программа республикада беренче тапкыр «Пилот»...

Республикада тузган торакны юкка чыгару программасы эшләгән вакытта торак шартларын яхшыртучылар шактый булды. 2005 елда программа тәмамлангач иске йортларда көн күрүчеләрнең бер өлешенә бу бәхет тәтемичә калды.

Шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерүгә юнәлтелгән программасында катнашырга карар кылды. Программа республикада беренче тапкыр «Пилот» проекты сыйфатында 2010 елда Зөя утравында авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү эшли башлады (аңа 42 гаилә яшәгән 8 йорт кертелгән). Бу эксперимент уңышлы тәмамланганнан соң, 2011 елда программага республиканың 31 муниципаль берәмлеге кертелә.
Әлеге программаның Яшел Үзәндә уңышлы гамәлгә ашырылуы белән җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының муниципаль торак фонды һәм торак сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Хәмитов таныштырды. Аның сөйләвенчә, район башлыгы Сергей Батин тырышлыгы белән Яшел Үзәнгә бу программаны гамәлгә ашыруга лимит чагыштырмача күбрәк билгеләнеп, акча өч бюджеттан бирелгән. Торак мәйданындагы аерма өчен муниципаль берәмлек түли.
Яшел Үзәндә шушы өч төрле чыганактан (федераль, республика һәм җирле бюджет) бүленгән акчага авария хәлендәге 24 йортта яшәгән 149 гаиләне күчерү мөмкинлеге бар. Программага шәһәрдә - 16, Васильевода - 1, Зөя утравында 7 йорт кертелгән.
РФ Торак кодексына ярашлы рәвештә, хосусыйлаштырылмаган фатирда социаль найм буенча яшәүчеләр элек яшәгән мәйданнарыннан ким булмаган фатирга күчерелә. Бу категориядәге гражданнар өчен муниципаль контракт буенча 80 фатир сатып алынган инде.
Торак мәйдандагы аерма өчен фатир хуҗасы 15 ел дәвамында түли алачак. Мондый килешүне 69 гаилә төзегән.
Программада катнашучылар «Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән күп катлы йортларга күчерелә. Аларның барысы да булачак фатирларын карап чыккан.
Авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне башка торакка бары үз теләкләре белән генә күчереп була. Әгәр дә аларның берсе генә баш тартса да, торак йортта яшәүчеләрне күчерү һәм йортны бу программага кертү мөмкин түгел.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250