Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

ПОЗиСта яңа программаны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр

Шәһәрдәге зур предприятиеләренең берсе - "ПОЗис" ачык акционерлык җәмгыятенең 1992 елдан бирле булган тарихында беренче тапкыр РФ Оброна министрлыгы белән 3 елга исәпләнгән контракт төзелеп, аны 2017 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырылган. -2014 елда дәүләт заказы 2013 ел белән чагыштырганда 173,9 процентка артачак, -дип сөйли дүшәмбе киңәшмәсе барышында предприятиенең генераль...

Шәһәрдәге зур предприятиеләренең берсе - "ПОЗис" ачык акционерлык җәмгыятенең 1992 елдан бирле булган тарихында беренче тапкыр РФ Оброна министрлыгы белән 3 елга исәпләнгән контракт төзелеп, аны 2017 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырылган.

-2014 елда дәүләт заказы 2013 ел белән чагыштырганда 173,9 процентка артачак, -дип сөйли дүшәмбе киңәшмәсе барышында предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов. -Шуңа бәйле рәвештә җитештерү күләме 2017 елда 6,8 млрд сумга җитәр дип фаразлана.

Белгәнебезчә, бу заводта "2011-2020 елларда Россия Федерациясенең оборона-сәнәгать комплексы үсеше" федераль программасы гамәлгә ашырыла. Шуның кысасында хәзер анда "Корпуслар һәм гильзалар җитештерүне техник яктан реконструкцияләү" проекты буенча эш алып барыла.

-Аның бәясе 3,6 млрд сум белән бәяләнгән, -ди генераль директор. -2011 елдан башлап без 1,1 млрд сум инвестиция үзләштердек. Объект 2016 елда файдалануга тапшырылырга тиеш. Проект гамәлгә ашырылган очракта 115 югары җитештерүчән эш урыны булачак, корпус детальләр җитештергәндә технологик хезмәт күләме - 2, ә контроль операцияләр - 3 тапкыр кимергә тиеш. Махсус продукция җитештерү темпы чагыштырмача артачак.

Җитәкче белдерүенчә, бу проект нәтиҗәсендә, инновацион материаллар кулланылу сәбәпле энергиягә дә экономия зур булырга тиеш. Сугыш кирәк-яраклары җитештерүдә яңа технологияләр кулланып, кадрлар потенциалын саклап калу мөмкин булачак.

-Хезмәт шартлары уңайлы, җиһазлары яңа булган махсус машина төзелеше үзәген төзүне дә күздә тотабыз, -дип сүзен дәвам итә Радик Хәсәнов. -Бу үзәк кече калибрлы артиллерия кораллары өчен перспективалы сугыш кирәк-яраклары җитештерү мөмкинлеге бирер дип уйлыйбыз. Диверсификация сәясәте уздырып без, хәрби продукцияне генә түгел, ә гражданлык продукциясе җитештерүне арттыруны да күздә тотабыз.

Россия суыткыч техникасы базарының 5 процентын тотып торган завод ел саен 60 төрдәге 300 мең берәмлек суыткыч техникасы җитештерә. Шуларның 11 проценты БДИ илләренә җибәрелә.

-Әлеге производствоны да без модернизацияләп, экологик компонентлы суыткычлар җитештерүгә күчә алабыз, - ди директор. - Проектның бәясе 474,1 млн.сум белән бәяләнгән. Әлеге сумманың яртысы үзләштерелде инде. Нәтиҗәдә без Европа җитештерүчеләреннән яңа җиһазлар сатып алдык һәм алар суыткыч приборларын халыкара стандартлар буенча җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.

"Производство системасы - POZIS" программасын гамәлгә ашырудан бер елда икътисадый эффект 20,0 млн. сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев