Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Мулла Иле белән Бакырчыда фельдшерлар авырулар янына велосипедта минут эчендә килеп җитәчәк (+фотолар)

Норлат ягы зонасындагы авылларда медицина ярдәме күрсәтү тиешле югарылыкта куелган булса да, фельдшер-акушерлык пунктлары биналарының күбесе иске иде. Узган атнада Бакырчы һәм Мулла Илендә яңа модульле пунктлар ачылу медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатын тагын да яхшыртачак. Гүзәл Минһаҗева "Мулла иллеләр, сезгә һәрвакыт күбрәге, зуррагы эләгә!" - дип шаярта район башлыгы Александр...

Норлат ягы зонасындагы авылларда медицина ярдәме күрсәтү тиешле югарылыкта куелган булса да, фельдшер-акушерлык пунктлары биналарының күбесе иске иде. Узган атнада Бакырчы һәм Мулла Илендә яңа модульле пунктлар ачылу медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатын тагын да яхшыртачак.

Гүзәл Минһаҗева

"Мулла иллеләр, сезгә һәрвакыт күбрәге, зуррагы эләгә!" - дип шаярта район башлыгы Александр Тыгин тантанада, сырхауханәнең зурлыгына ишарәләп. Дөрестән дә, Бакырчыныкына караганда зуррак мәйданлы пункт биредә. Әмма икесендә дә шартлар бер үк, икесендә дә үз эшен биш бармагы кебек белгән, ә иң мөһиме халык арасында зур абруй казанган, тәҗрибәле белгечләр эшли.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та килгән һәм ул авылда халыкның сәламәтлеген кайгырту республика җитәкчелегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын ассызыклады. Мондый халык сәламәтлеге сагында торучы беренчел звено учреждениеләр республикада күпләп төзеләчәк икән.

Хәзер авылларда лаеклы ялдагылар яши, авыл олыгая, картая, дигән сүзләр еш ишетелә. Бүгенге тыныч мул табынлы тормышыбыз өчен нәкъ менә шул бүгенге пенсионерларга бурычлы да инде без. Сәламәтлекләрен кайгыртып, яшьләребезгә үрнәк күрсәтеп, авырмыйча яшәсеннәр дә яшәсеннәр.

Авыл халкын яңа ФАПлар капка төбендә елкылдап торучы велосипедлар кызыксындырды. Кайсы малай нинди бәйгедә җиңеп чыккан икән, бүләкләрләр инде...

Яшь-җилкенчәккә түгел, медицина хезмәткәрләренә булып чыкты алар. Велосипедларны авыл ФАПларына "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" җәмгыятенең генераль директоры Ренат Мистахов тапшырды. " Авыл хәлләре бик яхшы таныш миңа, үзем дә чыгышым белән авылдан бит мин. Рәхәтләнеп йөрегез, авыруларга вакытында барып җитегез. Юлларыгыз гел уң булсын!" - диде ул. Велосипедта йөреп, медицина хезмәткәрләренең үзләре дә сәламәтлеген кайгыртсын, дигән изге уй белән дә бирелде бу бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X