Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Мәктәпләр ясана, бизәнә – яңа уку елына әзерләнә

Мәгариф учреждениеләрен яңа 2012-2013нче уку елына әзерләү кысасында Яшел Үзән муниципаль районда 30 елдан күбрәк эшләгән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа 2015 елга кадәр дәвам итәчәк. Аңа ЯҮМРда 15 мәгариф учреждениесе кертелгән. Шуларның 4сендә ( 3нче гимназия, 5нче гимназия, Свияжск урта мәктәбе, Ходяш башлангыч...


Мәгариф учреждениеләрен яңа 2012-2013нче уку елына әзерләү кысасында Яшел Үзән муниципаль районда 30 елдан күбрәк эшләгән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

Бу программа 2015 елга кадәр дәвам итәчәк. Аңа ЯҮМРда 15 мәгариф учреждениесе кертелгән. Шуларның 4сендә ( 3нче гимназия, 5нче гимназия, Свияжск урта мәктәбе, Ходяш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы) ремонт быел ук ясала. Уку йортларының яңа уку елына әзерлеге турында муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Купоросова җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләп узды.
О.Купоросова сүзләренә караганда, әлеге учреждениеләрне ремонтлауга 25 миллион сумнан артык акча бирелеп, өстәмә рәвештә муниципаль бюджеттан 8629,495 сум бүленгән. Быел муниципаль бюджет хисабына 26 учреждениене ремонтлау планлаштырылган. Моның өчен 87 миллион сумнан артык акча тотылачак.
Ягу чорына әзерлек барышында Карагуҗа урта мәктәбендә, мәсәлән, котеллар һәм циркуляция насослары алмаштырыла. Ә Обсерватория урта мәктәбендә, Карамалы Тауның 51нче, Васильевоның 38нче балалар бакчасында автоном җылыту системасы куела. Бу эшләргә җирле бюджеттан 9 миллион сумнан артык акча каралган булган.
Ягу чорына әзерлекне - 15 августка, әзерлек паспортларын тапшыруны 1 сентябрьгә тәмамлау күздә тотыла.
Болар белән бергә бу учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысасында җирле бюджеттан 350 мең сумнан артык акча күчерелеп, шактый гына күләмле чаралар күрелә. Бу көнгә 19 гомуми белем бирү учреждениесендә һәм 30 балалар бакчасында сигнализация төймәсе куелган инде.
Мәгариф идарәсендә мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча чаралар планы алдан эшләнеп, аларны контрольдә тоту өчен махсус штаб та төзелгән.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев