Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

«Маяк»ның исеменә җисеме тәңгәл

Эшчәнлеген 40 елдан артык алып барган, төрле җыелма командалар осталыгын арттыра алган «Маяк» спорт комплексы кебек зур заллар республиканың берничә үзәгендә генә бар. - Алары да Казанда, - дип сөйли әлеге комплекс директоры Анатолий Березинский Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә. - Учреждение дәүләт куйган...

Эшчәнлеген 40 елдан артык алып барган, төрле җыелма командалар осталыгын арттыра алган «Маяк» спорт комплексы кебек зур заллар республиканың берничә үзәгендә генә бар.
- Алары да Казанда, - дип сөйли әлеге комплекс директоры Анатолий Березинский Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә. - Учреждение дәүләт куйган задание нигезендә эшли. Ул спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм өлкәсендә эшчәнлек алып баруга юнәлтелгән коммерцияләшмәгән оешма булып тора. Монда Татарстан һәм Россия дәрәҗәсендәге теннис, авыр атлетика буенча зур күләмле ярышлар һәм чаңгы узышлары үткәрелә.
Бу комплекста төрле спорт төрләре буенча укыту-шөгыльләндерү сборлары да була. Спорт корпусында өч теннис корты, өч волейбол мәйданчыгы, футбол һәм мини футбол, гандбол кыры һәм баскетбол мәйданчыгы кергән ябык зал һәм шулай ук гимнастика һәм фитнес заллары да бар.
Чаңгы буенча җәйге шөгыльләнүләр өчен наратлыкта 3 чакрымнан артып киткән роллер трассасы булдырылган. Ә кышын монда дәрәҗәле чаңгы ярышлары уза. Спортчыларны һәм ял итүчеләрне сыйдырган 62 урынлы кунакханә, люкс номерлары һәм ашханә дә бар монда. 24 урынлы чәй йорты, 50 урынлы конференцияләр залы заманча җиһазландырылган.
А.Березинский сүзләренә караганда, бу үзәктә массакүләм спорт чаралары һәм бәйрәмнәр дә еш оештырыла икән. Әйтик, традицион республика чаңгы спорт бәйрәме, предприятие һәм оешмалар арасында муниципаль ярышлар, студентларның «Сәламәтлек поезды» чарасы, «Алтын чана» эт җигеп узышу буенча Россия кинологлары чемпионаты, «Татарстан ышанычы», «Татарстан чаңгы юлы» республика беренчелекләре һәм башка бик күп вакыйгалар шушы комплекста үз дәрәҗәсендә уздырылган.
Спорт җиһазлары биреп тору прокаты оештырылгач, бу хезмәттән бер елда гына да 5 меңнән артык кеше файдаланган.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев