Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Машина номерларына чип куелачак

2012 елда балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре 2011 ел белән чагыштырганда 1 очракка кимрәк, 1 үлем очрагына күбрәк. Күптән түгел юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча кабул ителгән җидееллык максатчан программага йомгак ясалды. Әлеге программаның үтәлеше турында Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Р.Галиев түбәндәгечә сөйли: - Бу программа буенча юл-транспорт...

2012 елда балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре 2011 ел белән чагыштырганда
1 очракка кимрәк, 1 үлем очрагына күбрәк.


Күптән түгел юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча кабул ителгән җидееллык максатчан программага йомгак ясалды. Әлеге программаның үтәлеше турында Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Р.Галиев түбәндәгечә сөйли:
- Бу программа буенча юл-транспорт фаҗигаләрен 2004 ел белән чагыштырганда бер ярым мәртәбә киметү максат итеп куелган иде. Аварияләрне планлы киметү барышында меңнән артык кеше гомере саклап калынса да, фаразланган нәтиҗәгә - юл корбаннарын 588 кешегә киметү мөмкин булмады. Чынбарлыкта бу сан - 647 кеше. ЮХИДИ шәхси составының 20 процентка кимүе һәм автомобильләрнең кискен артуы да үз ролен уйнамый калмады (Яшел Үзәндә бер ел эчендә транспорт чарасы 1291 берәмлеккә арткан). ДТПлар бигрәк тә Столичная, Ленин һәм Гоголь урамнарында, Казан трассасының Васильево - Ильинка, Яңа Тура участокларында күп чыга. Яңа Турага килгәндә, бу урында тизлекне 70км/сәгатькә киметү билгесе куелачак. Гоголь - Заикин урамнары чатында светофор кую планлаштырыла. Загородная урамында, кеше үлеменә китергән очраклар булганнан соң, кисәтүче яңа юл билгеләре куелды инде.
- Рәүф Хәмисович, юл-транспорт фаҗигаләре чыгуның сәбәбен ничек аңлатасыз. Юл кагыйдәләрен күбрәк кемнәр үтәми: машина йөртүчеләрме, әллә җәяүлеләрме?
- Машина йөртүчеләр гаебе белән чыккан фаҗигаләрнең дүрттән бер өлеше юл тизлеген арттырудан чыга. Әйтик, былтыр шундый 42 ДТП теркәлде. 7 очракта машина йөртүчеләр әйләнеп узу кагыйдәсен бозган. Сиксәннән артык очрак автомобильләр бәрелешүдән чыкты. Җәяүлеләр, велосипедчылар, скутерчылар да юл йөрү кагыйдәсен еш боза. Алар гаебе белән чыккан 52 ДТПда 8 кешенең гомере өзелеп, 45е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар ителде. Аварияле очраклар атнаның күбрәк җомга көннәргә туры килүе сыналган факт. Аннан соң чәршәмбе һәм шимбә көннәре бара. Бер көндә унга якын ДТП чыгарга мөмкин. Ким булганы юк, артык булмаса. Декабрьдә рекорд куелды, кар күп явып матди зыян китергән 43 ДТП теркәлде.
- Былтыр балалар катнашында ничә фаҗига теркәлде?
- 2012 елда балалар катнашында 24 ДТП булып, аларда
1 баланың гомере өзелде һәм 25е җәрәхәтләнде. 2011 ел белән чагыштырганда балалар катнашындагы ДТПлар 1 очракка кимрәк, әмма 1 үлем очрагына күбрәк. Ә җәрәхәтләнүчеләр 2011 ел белән бер дәрәҗәдә калды. Балаларга бәйле фаҗигаләрне булдырмау максатыннан чыгып, акцияләр оештырыла. Хәзер төп игътибарны автомобильләрдә балаларны автокреслода йөртүгә юнәлтәбез. Балалар бакчалары янында иртәнге якта кизү торулар оештырыла. Кызганычка, икешәр тапкыр эләгүче ата-аналар бар. Кресло сатып алуга караганда, штраф түләүләре күбрәк булганнар да юк түгел. Автокресло бәла-каза килеп чыкканда бала өчен төп саклану чарасы булуын онытмаска иде. Мәсәлән, соңгы чыккан фаҗигаләрнең берсендә өлкәннәр имгәнсә дә, автокреслодагы балага зыян килмәгән.
- Видеорегистраторлар куелган урыннарда кагыйдә бозу очраклары кимемәдеме?
- Ел әйләнәсендә юлларда 2023374 тапкыр кагыйдә бозу очрагы теркәлеп, ул 2011 елдан 120137гә күбрәк булды. Шушы очракларның 179022сен автомат режимда эшләүче махсус техник җиһазлар теркәде. Әмма автомат фиксация системасын кертүнең кайбер җитешсезлекләре дә бар. Һава шартлары бозылганда автомобиль номерлары пычранып, видеофиксатор аларны таный алмый. Шул сәбәпле, хәзер RFID технологиясен кертү күздә тотыла. Ул радиосыешлы идентификация ысулы кулланып эшләячәк. Автомобиль номерына куелган актив радиометка пычрак, томан, пластмасса аша транспорт турындагы бөтен мәгълүматны күрсәтә. Әлеге технология хәзер Татарстанда беренчеләрдән булып үзләштереләчәк.
- Яшел Үзәндә былтыр эвакуатор да эшли башлады.
- Эвакуатор йөри башлагач,
ЮХИДИ хезмәткәрләре административ хокук бозу турында 700 беркетмә төзеде. Исегезгә төшерәбез: эвакуатор чакырткан өчен 1200 сум түләргә кирәк. Штраф - 2500 сум һәм транспорт чарасы штраф тукталышта торган өчен сәгатенә 61 сум түләргә кирәк. Әгәр дә машина йөртүче автомобилен эвакуаторга төягән вакытта күреп алса, ул 400 сум акча түләп, машинасын шул урында ук алып кала ала.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев