Яшел Үзән

Ключи авылының тарихы бай

Күп милләт халкы яшәгән Ключи авылы җирлегенең тарихы бай һәм аның үзенең традицияләре дә бар. 2010 елда авылның 330 еллыгы билгеләнгән. Бу җирлектә элек-электән аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Зур Ключи авылын 1562 елда патша Иван IV сөргән Мәскәү бояры Федор Поляков нигезләп, аучылыкны хәтта патшадан да арттырыбрак җәелдергән. XIX гасырның 70нче...

Күп милләт халкы яшәгән Ключи авылы җирлегенең тарихы бай һәм аның үзенең традицияләре дә бар. 2010 елда авылның 330 еллыгы билгеләнгән. Бу җирлектә элек-электән аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Зур Ключи авылын 1562 елда патша Иван IV сөргән Мәскәү бояры Федор Поляков нигезләп, аучылыкны хәтта патшадан да арттырыбрак җәелдергән. XIX гасырның 70нче елларында монда бөек җырчы Федор Шаляпин гаиләсе дә яшәгән. Болар һәм Зур Ключи җирле үзидарәсе эшчәнлеге турында, Яшел Үзән предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә, җирле үзидарә башлыгы Валентина Когогина сөйләп узды.

Бу җирлек 4 авылны берләштереп, анда ике меңнән артык кеше яши. Былтыр 12 кеше туып, 24 кеше үлгән, 5 никах теркәлгән. Җирлектәге ветераннар советының актив эшчәнлеген аерым билгеләргә кирәк. Җирлекнең урта мәктәбе булып, анда 200гә якын бала белем ала, әмма мәктәп бинасына капиталь ремонт таләп ителә. Бигрәк тә авыл яшьләре яратып шөгыльләнә торган спорт залына ремонт бик кирәк. Амбулатория эшен тотрыклы алып бара. Үзәк район хастаханәсеннән, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен, яңа «УАЗ» автомобиле бирелү уңаеннан алар бик рәхмәтле булып калалар. 240 урынлы мәдәният йорты эшли, китапханәсенең 10 меңлек китап фонды бар. Мәдәният йорты берләштерелгән булгач, монда биш авыл җирлегенең зур чаралары уздырыла. Әмма 1977 елда төзелгән бу мәдәният учагына да капиталь ремонт таләп ителә. Җирлектә гаилә фермаларын һәм фермер хуҗалыкларын җәелдерүгә игътибар зур. 77 ЛПХ кредиты алынып, кешеләргә үз бизнесларын үстерүгә мөмкинлек бирелгән. Аеруча терлекчелек, умартачылык, үсемлекчелек, техника сатып алу үсеш алган. В.Когогина сүзләренә караганда, территорияне чүп-чардан арындыру буенча 18 тоннадан артык чүп-чар җыелып түгелгән. Кайбер урамнарда юлларга вак таш салынган, 1 күперне ремонтлаганнар, 1 балалар мәйданчыгы ясалган. Болар белән бергә җирлекне үстерү өчен халык белән тыгыз элемтәдә торып, төзекләндерү эшләре белән тагын да ныграк шөгыльләнергә, авылның су белән тәэмин ителешен яхшыртырга, фермер һәм гаилә хуҗалыкларын арттырырга, юлларны ремонтларга кирәк.
Киңәшмәдә Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина «Чын йөрәктән» дигән хәйриячелек акциясе турында информация бирде. «Гаилә» инициатива төркеме Яшел Үзәннең «Гнездышко» балалар приютында яшәүче ятим балаларга ярдәм итү инициативасы белән чыккан.
Бу хәйриячелек акциясе балалар тормышын яхшыртуга һәм аларга яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән. Ә бу бурычны үтәү өчен ярдәм таләп ителә. Акча җыйнар өчен алар хәйрия концерты оештырмакчылар. Билетлар 250 сум торып, концерт 25 майда Горький исемендәге мәдәният сараенда 18 сәгать 30 минутта башлана. Акча күчерү буенча «Гнездышко» приютының реквизитлары да бар.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: