Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Китап яратучылар

Җәйге каникул вакытларында китап укучы, шәһәр китапханәләренә даими йөрүче укучы балалар бар. Шундый балаларның берсен шәһәрнең Тургенев урамындагы татар китапханәсендә очраттым. Альбинур Каюмова 5нче гимназиянең IX сыйныфында укый һәм китапханәнең даими укучысы. - Мин китапханәгә һәр көнне диярлек киләм. Газеталар караштырам, «Ялкын», «Сөембикә», «Казан утлары» кебек журналларны укыйм. Өйдә зур...

Җәйге каникул вакытларында китап укучы, шәһәр китапханәләренә даими йөрүче укучы балалар бар. Шундый балаларның берсен шәһәрнең Тургенев урамындагы татар китапханәсендә очраттым. Альбинур Каюмова 5нче гимназиянең IX сыйныфында укый һәм китапханәнең даими укучысы.
- Мин китапханәгә һәр көнне диярлек киләм. Газеталар караштырам, «Ялкын», «Сөембикә», «Казан утлары» кебек журналларны укыйм. Өйдә зур булмаган китапханәбез булса да, китапханәдән дә китаплар алып укырга яратам. Китап - белем чишмәсе, дигән бабайларыбыз бик хаклы булган. Күбрәк укыган саен, күбрәк беләсең һәм тагын да тырышыбрак укыйсы килә.
- Нинди китаплар укыйсың, кайсы авторларга өстенлек бирәсең соң?
- Мине тарихи, дини китаплар кызыксындыра. Мәктәп программасы буенча Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Гаяз Исхакыйны алам. Хәзерге чор әдипләреннән Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Фәнис Яруллин шигырьләрен һәм повестьларын яратып укыйм. Кояш җирне ничек матур яктыртса, китап кеше күңелен дә шулкадәр матур яктырта дип, әнием дә гел кабатлап, укырга үсендереп тора. Өйдәгеләр - апам Роза да, абыйларым Миршат белән Ришат та, әти белән әни дә укырга бик ярата.
- Баш күтәрмичә китап укып утырып, урамда һава суларга, дуслар белән очрашырга вакыт каламы?
- Дусларым да китап укырга ярата торганнардан. Алар күп. Иң якыннары Зөһрә белән Камилә. Шәһәр урамнары, истәлекле урыннар буйлап йөрергә яратабыз. Быел дусларым белән бергә 2 атна мәдрәсә каршында оештырылган мөселман лагерында ял иттем. Анда өченче җәй рәттән баруым. Бик күңелле булды. Лагерьда чакта автобус белән Казанның истәлекләре урыннарына сәяхәт кылуыбыз аеруча хәтердә калган. Бөтен мәчетләрдә булып, экскурсоводлар ярдәмендә аларның тарихы, эшчәнлеге белән таныштык. Бигрәк тә безне халык теленнән төшми торган Кол Шәриф мәчете сокландырды. Шулай ук бер көнебезне Идел-Кама дәүләт тыюлыгы белән танышуга багышлаган идек. Икесе дә озак вакыт хәтердә сакланырлык вакыйга һәм, мөмкинлек булса, мин аларны тагын бер карар идем.
- Китап белән дуслык укуга комачауламыймы?
- Киресенчә, булыша дияр идем. Гимназиядә рус, татар, инглиз дәресләрен бик тә яратам, бу фәннәрдән гел «5»ле алам. Математика белән генә дуслык шәптән түгел, физикадан «5»ле булса да, математикадан - «4».
- Дин белән кызыксына башлавың, намазга басуың ничегрәк булды?
- Әни мәдрәсәгә йөри иде, аңа ияреп барып, мин дә догалар өйрәнүемне, намазга басуымны сизми дә калдым. Шимбә көннәрендә, мәдрәсәгә йөреп, дәресләр алабыз. Апам Россия Ислам университетына укырга керде. Киләчәктә кем булуым, нинди һөнәр сайлавым әлегә билгесез, әмма яшәү рәвешемне билгели торган юлны таптым дип уйлыйм.

Мирныйның маршал Жуков урамына урашкан китапханәсеннән дә, җәй көне булуга карамастан, балалар өзелеп тормаган. Апа-абыйлары белән бергә мәктәп бусагасын атлап керергә җыенучылар да, балалар бакчасына йөрүчеләр дә килә бирегә. Хәбәрчебез шундый «китап кортлары»н ягъни китап сөюче балаларны - 9нчы лицейның I сыйныфы укучылары Фәүзетдинова Рената, Галкина Лиза, 16нчы мәктәпнең II сыйныфы укучысы Коварина Эвелина, 7нче мәктәпнең II сыйныфы укучысы Сергеева Ксюша, балалар бакчасына йөрүче Флегонтов Сергей белән Пронин Диманы рәсемгә төшереп алды. Малайлар, 5 яшьтә генә булса да, китап укыйлар.
Әлифел таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев