Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Күчәре сынган арба

Сигезенче сыйныфка укырга керүем белән шатланганымны хәтерләмим, бик үк игътибар биреп җиткермәгәнмендер. Ә әнием яныннан беренче тапкыр авылдан читкәрәк чыгып китү минем өчен моңсу да, ямансу да булды.

Ул ачлык елларында, төннәрен басуларда эскерт астына коелган бөртекләр җыеп алып кайта да, ярма ташында ярып, безгә аш пешереп куя һәм эшкә китә. Ә син эшкә бармый кара! Без иртән, мәктәпкә барыр алдыннан, тамакны «туйдырып», белем тупларга китәбез. Кечерәк вакытымда башымнан узган кайгылы да, куркыныч та хәлләрне бүгенге аналар игътибарына язып калдырырга уйладым.
Ул вакытларда өскә-башка кияргә дә чамалы, кыскасы, тула оек белән чабата киеп йөрдек. Әнием туланы һәм киндер тукымаларны төннәрен йокламыйча үзе суга, шуннан өскә-башка киемнәр юнәтә. Хәллерәк кешеләргә ялланып эшләп, алардан безгә ярак­лы киемнәр алып кидерә иде. Күршебездәге «мулла җиңгәчәй»­нең авыл гармунчысы Фәнгыйль исемле малаеннан калган тире тун алып кайтып кидергәч, төнлә торып шул тунның җылылыгын тышта утырып «сынап» карадым. Күрсәгез иде, шул вакытларда шатлануымны, чөнки мин иптәшләрем белән бергә рәхәтләнеп, теләгәнчә уйнаячакмын һәм хәзер мәктәпкә дә укуымны калдырмыйча йөриячәкмен. Мин ул тунымны киеп озак еллар йөрдем әле. Аннары ул заманнарда тегүчеләр, һөнәрчеләр авылдан-авылга йөри иде. Алар, өйләрдә яшәп, кием-салым: сырма, сыр­ган фуфайка, тула оегы һәм башка кирәкле киемнәр тегәләр. Ниһаять, безнең өйдә дә тегүче миңа мамык сырып, кара сатиннан кыска сырма тегеп бирде. Бу кием минем тәнемдәге җылылыкны тотып торучы - туннан кала икенче кышкы киемем иде. Бу киемнәремнең кыяфәте, төсе хәзер дә күз алдымда ачык саклана. Мин аларны шатланып, куанып киеп йөрдем. Алар туза барды, ә мин буйга да, акылга да үсә тордым. Шатлыклы, кайгылы хәлләребезне дә үз дәрәҗәсендә аңларлык «зур кыз» - әниемнең ярдәмчесе була башладым.
Яз якынлашып, бозлар аккан чакның шомлы иртәсендә әнием безне уятты да, ашатып-эчергәч:
- Без чәчү орлыгына ерак юлга чыгабыз, сез үзегезне-үзегез хәстәрләп торыгыз, өйдә тәртип булсын, олы апагызның кушканнарын тыңлагыз, үтәгез, - дигән киңәшләрен биреп, атлы арбага утырып, чыгып та китте. Әнием­не озатканга шактый көн­нәр узса да, ә аның өйгә кайтып керә алганы юк. Безнең елашып борчылуларыбыз еш кабатлана башлады. Бик куркыныч ел фасылы бит, курыкмаслыкмы соң!? Юл өстендә Ык елгасын кичеп, бу як ярга чәчү орлыгын көймәдә чыгаргач, әниләр аны арбаларына төяп авылга кайтырга тиеш. Ләкин орлыкны ярның бу ягына чыгаручыларның көймәсе әйләнеп, хатын-кызлар су астына киткән, гомерләре шунда өзелгән. Күпме фаҗига, күпме күз яшьләре!?! Әниләремә яңадан орлык төяп килүчеләрне көткәнгә күрә озак торырга туры килгән. Бу орлыклар, Әгерҗе якларыннан ук атларга төяп, Ык ярына кадәр китерелгән. Көймәдә чыгарылган орлык­ларны олаулар белән алып кайтканда, әниемнең аты бик арыганга күрә, арба артыннан үзе этеп, атка ярдәм иткән. Ул башка йөкле атларны ашатып авылга кайтырга рөхсәт биргән. Үз атына ашатырга дигән азыкларын аларга биреп, кайтып җитү белән хәллерәк ат җигеп, каршы килергә кушкан.
Ул да түгел, хәлсезләнгән ат янына бүреләр килеп һөҗүм иткән чакта, арбаның күчәре сына һәм ат егыла. Әнием, кулындагы чыбыркысын шартлатып ач бүреләрне куркыта, әмма алар качарга бик ашыкмый. Шул вакыт атка дигән бер учма саламга ут төрткәч кенә бүреләрдән котыла. Ә менә сынган күчәр, күтәрәмгә калган атны, чәчү орлыгы төялгән йөкне нишләтергә? Кайтып киткән атларга да көн ярым вакыт кирәк. Аларны көтеп алырга да ышаныч юк диярлек. Чәчү орлыгына зыян салмыйча, аз гына булса да алга атларга кирәк, монда көтеп утыру үлем белән тиң. Атка ашатырга салам эскерты юлдан ерак, ә әниемә ашарга берни дә юк. Бу хәлдән ничек чыгарга? Чәчү орлыгының бөртегенә дә тияргә ярамый, граммы җитми икән, башың белән җавап бирәсең. Ә өйдә биш бала! Үзенеке өч һәм дүрәтәйнең ятимнәре - икәү! Шулай булгач, бар көчен җыеп күчәрне рәтләп арбага кидерергә тырышканда, күчәр әниемнең эч тиресен ертып җибәрә, эчәкләре күренеп ятканда, каршы яктан атлы ир белән хатын күренә.
Клара Филиппова.
Яшел Үзән
Тулырак - газетабызның 90нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X