Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Казан – Мәскәү арасы безнең аша кыскара

Казан белән Мәскәү арасында төзеләчәк яңа тимер юл безнең район аша узачак. Казаннан соң ул, Алабуга аша үтеп, Екатеринбург каласына ук барып җитәчәк. Яңа юл зур тизлек белән йөрүче яңа төр поездлар өчен салына. Ул юлда поездлар сәгатенә 300 чакрым тизлектә йөриячәк. Шулай итеп Казаннан Мәскәүгә сәфәр нибары 3,5 сәгать...


Казан белән Мәскәү арасында төзеләчәк яңа тимер юл безнең район аша узачак. Казаннан соң ул, Алабуга аша үтеп, Екатеринбург каласына ук барып җитәчәк.

Яңа юл зур тизлек белән йөрүче яңа төр поездлар өчен салына. Ул юлда поездлар сәгатенә 300 чакрым тизлектә йөриячәк. Шулай итеп Казаннан Мәскәүгә сәфәр нибары 3,5 сәгать тәшкил итәчәк. 2018 елда тормышка ашачак бу проект кешегә вакыт отарга җай бирүе белән уңайлы. Андый җитез поездлар Мәскәү - Петербург һәм Петербург - Хельсинки юнәлешләрендә йөри инде. Билгеле, проект үтә кыйммәт - аның бер чакрымы 1 миллиард сумга төшә. Дөрес, акча федерация бюджетыннан һәм «Россия тимер юллары» акционерлык җәмгыяте бюджетыннан чыгачак. Татарстанга исә тимер юл уза торган җирләрне тиз арада бүлеп бирү бурычы куела. Яңа проектның безнең өчен күзгә күренеп торган тагын бер отышлы ягын әйтик. Тимер юл төзелешендә һәм, ул төзелгәч, шул юлда эшләргә хезмәткәрләр кирәк булачак. Киләчәктә яшьләргә менә дигән мөмкинлек ачыла дигән сүз бу.
Яңа тимер юл Яшел Үзән районына, Марий Эл республикасының Помар бистәсеннән үтеп, Әйшә авылы янында килеп керә. Аннары юл, Новополька, Новочувашский, Яңа Тура авыллары яныннан үтеп, Осиново бистәсенә җитә. Осиноводан соң ул Казанның Төньяк вокзалына барып керә.
Тиз йөрешле поезд юлы проектын ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы минстрлыгында күрергә мөмкин булды. Сишәмбе көнне министрлыкта җәмәгатьчелекне яңа проект белән таныштыру көне үткәрелде. Җәмгыяви оешма вәкилләренә әлеге проектка карата үзләренең фикерләрен җиткерергә мөмкин булды ул көнне. Билгеле, яңалыкка каршы килүчеләр дә табылды. Бигрәк тә Казан экология белгечләрен борчый яңа тимер юл проекты. Юл Осиново бистәсеннән Казанга кадәр урманны ярып узачак бит. Дөрес, закон буенча, мондый очракта урман никадәр киселсә, шул кадәрле үк җирдә яңасы утыртылырга тиеш. Ягъни югалту булмаячак. Казан экологиясен кайгыртучыларны башка дәлилләр белән дә тынычландырырга мөмкин иде. Әйтик, безнең яндагы Идел күпере аша юл тутырып Мәскәүгә ашыгучы машиналар чыгарган төтеннең һавага нинди зур зыян салуын аңлавы кыен түгел. Һичшиксез, тиз йөрешле поезд шул машиналар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Инде килеп андый поезд Финляндия башкаласына йөрүен дә искә төшерик. Үзенең экологиясенә зыян китерә торган юлны Финляндия салдырмас иде. Белгәнебезчә, Европа халкы бу мәсьәләдә аеруча таләпчән. Безгә дә алардан үрнәк алу комачауламас, әлбәттә.

Куандыра да, уйландыра да
Тиз йөрешле поезд безнең район җирләреннән уза һәм шул ук вакытта, Казанда урнашачак тимер юл вокзалы якын булгач, яшел үзәнлеләргә Мәскәүгә барып кайтуы да уңайлы булачак. Кем ничек карый икән соң бу яңалыкка?

Гөлзадә Сафина (эшмәкәр):
- Мин үзем күп еллар заводта эшләдем, шуңа күрә андый үтә тиз йөрүче техниканың ни икәнен чамалыйм. Кирәк дип саныйм мин аны, алга китү бит бу.

Миңнегөл Хәйруллина (хуҗабикә):
- Мәскәү белән ике арада тиз йөрешле поезд йөриячәк дигән хәбәрне ишеткәч, сөенеп куйдым әле. Балаларым шунда бит. Кызым укый, ә улым укып бетереп эшли инде. Машина белән кайтып-китеп йөриләр үзләре. Алар киткәч, ут йотып торабыз инде: юлда ни булмас. Язын-көзен бозлавык та бит әле. Болай ичмасам ышанычлырак кебек.

Рәшит Фәйрушин (Казан заводында эшләүче):
- Һәр яңалык уңайлык өчен эшләнелә кебек инде. Әмма аның нинди дә булса кыенлык тудыруы да бар, анысын хәзер әйтә алмасак та, тора-бара беленә ул. Нишләмәк кирәк, акчага кем хуҗа - шул бора рульне. Акча дигәннән, шул кадәрле күп акчаны башкага да тотарга була иде: авиация заводларын торгызуга, мәсәлән. Шул Мәскәү белән Казан арасында оча торган очкычлар җитештерүне җайга салсалар, күпме завод аякка басар иде дә, күпме кеше эшле булыр иде. Менә нинди файда бирер иде ул. Аны алданрак халык белән киңәшләшсәләр, бәлки, шушы фикер җиңәр иде...

Сәлимә Хәбирова (Яшел Үзән):
- Ике кызым да Мәскәүдә эшли. Анда яшәү авыррак булса да, акча эшләргә җиңелрәк дип, шунда төпләнеп калырга уйлыйлар. Әмма барлык туганнар биредә булгач, еш кайталар. Алар өчен Аллаһ биргән уңайлык инде. Билет бәясе дә 3 мең сумнан артмас дип торалар әнә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев