Яшел Үзән

КАПРЕМОНТНЫ НИЧЕК ЯСАДЫЛАР?

Капремонт хакында матбугатта да, телевидениедә дә күп «чәйнәделәр» инде. Авылдагылар өчен бу кызык түгел, билгеле. Ә шәһәрдә яшәүчеләр өчен бик тә актуаль тема. Чөнки юктан гына синең фатирыңа килеп, берәү дә баштан аяк ремонт ясамый. Моның өчен еллар дәвамында фатирның 1 квадрат метры өчен 5 сум 40 тиен түләргә кирәк....

Капремонт хакында матбугатта да, телевидениедә дә күп «чәйнәделәр» инде. Авылдагылар өчен бу кызык түгел, билгеле. Ә шәһәрдә яшәүчеләр өчен бик тә актуаль тема. Чөнки юктан гына синең фатирыңа килеп, берәү дә баштан аяк ремонт ясамый. Моның өчен еллар дәвамында фатирның 1 квадрат метры өчен 5 сум 40 тиен түләргә кирәк. Бер бүлмәле фатир өчен, мәсәлән, бу сумма якынча 190 сум тирәсе, ә елына 2100 сум туры килә. Әлбәттә, өч бүлмә­ледә яшәүчеләр күбрәк түли. Кайберәүләр, бу бәяне күпсенеп, бөтенләй түләп бармый.

Башланды

Ремонт дигәннәре озак көт­тер­мәде. 12 апрельдән 8дән 17 сәгатькә кадәр өйдә булуыгыз сорала дигән сәлам хатын ишеккә кыстырып та киткәннәр иде. Ай-һай, эш кешесенә бу очракта нишләргә соң? Кирәк булгач, беренче көнне бала көне сорарга туры килде. Үзем­чә әзер­ләнеп, бәдрәф белән юыну бүлмәсен чистартып, идәнгә кә­газьләр җәеп, кунакларымны кө­тә дә башладым. Озак көттер­мәделәр, дәү ди галош, резин итек кигән абыйларың кереп тә җитте. Иң әүвәл, унитазны салдырып, суны өзеп чыктылар. Аннан өске катта дөбер-шатыр килгән тавышлар ишетелә башлады. Канализация һәм башка торбаларны алыштыру өчен стенаны җимерүләре икән. Егетләр безгә дә төшеп җитте. Алар дырылдаткан тавышка түзәрлек түгел. Тавышы чүп кенә булган икән. Таш, кирпеч, цемент, тагын әллә нинди чүпрәк-чапрак белән бөтен юыну бүлмәсе тулды, болыт кадәр тузан хакында әйтмим дә. Андагы пычракны җыеп бетерә торган түгел, юарга су да юк. Әле ярый, мин әйтәм, ванна белән бәдрәф бүлмәсендә евро- ремонт ясалмаган, барыбер җи­ме­реп бетергән булырлар иде икән. Аларның бит синең ремонтыңа исе китми. Алдын-артын ка­рамый, тизрәк эшләп чыгарга гына булсын. Бер каттан икенче катка коелган ташлар турында әйтеп бетерерлек түгел, йорт җимерелә диярсең.

Ярар, азрак хәл алырга вакыт булды. Инде, канализация торбасын җимереп, аскы каттан яңасын да куеп менә башладылар. Акрын эшлиләр дип әйтмәс идем, йортыбыз 9 катлы бит! Безгә килеп җиткәч кенә эш көне тәмам булып чыкты. Шулай итеп, без төнгә сусыз һәм бәдрәфсез калдык.

Яшәсен туганнар

Әле дә ярый шушы йортта туганнарыбыз яши, икенче көнне, ачкычны аларга тапшырып, эшкә киттем. Бу көндә алар салкын су торбасын алыштырган иде. Ниһаять, кичкә салкын су бирделәр һәм вакытлыча унитаз куйдылар. Болай булгач, яшәргә була! Су булгач рәхәт, азрак булса да өйне җыештырып, рәткә керттем. Ә подъезддагы пычраклык турында әйтеп тормыйм, ремонт беткәнче шулай булыр инде бу дип кенә үземне тынычландырдым.

Икенче көнне исә тагын туганнарыма фатирны тапшырып, эшкә юл алдым. Кайткан төше­мә яңа торбалар куйганнар иде. Аеруча кайнар су торбасын кую озакка сузылды. Иң мөһиме, ке­ше сыярлык тишекне генә томаласыннар, бер каттан икенчесенә торбалар үтә торган урынны әйтүем. Алайса кайберәләр тәмәкене бәдрәф бүлмәсендә генә пыскыта, ә «хуш исе» безгә күтәрелә.

Шулай ук иске лифтны яңа­сы­на алыштыру эшенә дә керештеләр. Яңа лифт кую 5 айга сузылачак дигән белдерү язып эленгән иде. Әлбәттә, алыштыру аның кадәр озакка сузылмады, тик 5 ай узмыйча яңа лифтны хутка җибәрергә ашыкмадылар. Ярар, җәяү йөрүнең зыяны булмас анысы, ничек тә түзәрбез.

Ремонт башланганга 8 көн узды дигәндә, кайнар су бирделәр һәм эшне ахырынача төгәлләп тә куйдылар. Бөтен пычракны юып чыгаргач, җиңел сулап куйдым. Инде икенче этапны - җылылык торбаларын алыштыруны көтәсе калды. Монысына инде ягу сезоны төгәл­ләнгәч керешерләр дип торабыз.

Менә сиңа мә...

Җылылык торбаларын алыш­­­тыру озак көттермәде анысы. Май аенда җылылыкны сүндерүгә, «кунакларыбыз» киләбез дигән хәбәр салды. Әлеге дә баягы, эштән көн алып, көтә башладым мин боларны. Тәрә­зә челтәрләрен алгач, идән келәмнәрен җыеп куйгач, өй «матурланып» китте. Ярар, моны­сы­на гына чыдарсың, тизрәк алыштырсыннар гына, дим үз-үземә. Тик син дигәнчә генә булса икән ул. Егетләр озак маташып тормады. Торбаларны кистеләр дә, алыштырырга килү хакында подъездга белдерү язылыр, дип чыгып та киттеләр. Кайчан киләләр, ни өчен берьюлы эшне ахырынача төгәл­ләмәделәр? Менә киләләр дип, тәрәзә чел­тәр­­ләрен элмичә көтеп ятабыз шулай. Көтә-көтә ике айдан артык вакыт узып та китте. Торба алыштыручылар бары август башында гына килде. Килде дию­ләре ялган булыр, беренче көнне бары яңа торба кертеп чыктылар да, шуның белән вәссәлам. Син эштән көн алып кайтканмы, анысында аларның эше юк. Әйтерсең лә, бөтен фатирда да өлкәннәр генә яшәп ята. Инде икенче көнне дә отгул сорарга туры килде. Ир­тән сигездә киләбез дигән кешеләр унбер тулганда керделәр дә, азрак селкенеп алгач, төшке аш җитә дип, китеп тә бардылар. Менә шундый «кызу темплар» белән нәкъ ике атна булды дигәндә, ниһаять, торба куелып бетте.

Ә бу вакытта...

Йортта эш бөтен хутка гөр­ләде. Подъездда иске тәрәзә­ләр плас­тикка алыштырылды. Электр чыбыгының яңасы куелды, һәр катта икешәр ут лампасы урнаштырылды, йортның фасадын чистартып, матур итеп буядылар. Подъезд да ачык яшел төскә буялды. Бикләнә торган почта әрҗәләре дә пәйда булды. Иң сөендергәне - яңа, тавышсыз лифтыбыз йөри башлады. Әле без күрмәгән, белмәгән эшләр күпме.

Әйе, үтәлгән хезмәт бихисап, йорт өр-яңага әйләнде дисәң дә, һич арттыру булмас. Иң мөһиме, яши-яши, кимчелекләр генә килеп чыкмасын. Ә чисталыкны, тәртипне саклау биредә яшәүчеләрнең үзләреннән, ягъни бездән тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: