Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Кама диңгезе-2013

Июль ахырында Лаешта яшь матросларның «Кама диңгезе-2013» дигән исем астында Россия күләмендәге ярышлары булып узды. Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Тольятти, Уфа командалары катнашты. Яшел Үзән данын Горький исемендәге заводның «Дельфин» яхта клубында шөгыльләнүче 9 яшүсмер яклады. Регата, исеменә туры килгәнчә, җилле һәм дулкынлы көндә узуын әйтергә кирәк. Лаешның су...


Июль ахырында Лаешта яшь матросларның «Кама диңгезе-2013» дигән исем астында Россия күләмендәге ярышлары булып узды.

Ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чаллы, Тольятти, Уфа командалары катнашты. Яшел Үзән данын Горький исемендәге заводның «Дельфин» яхта клубында шөгыльләнүче 9 яшүсмер яклады.
Регата, исеменә туры килгәнчә, җилле һәм дулкынлы көндә узуын әйтергә кирәк. Лаешның су спортын яратучылар һәм ялын файдалы үткәрергә теләгәннәр өчен чын бәйрәм булуы белән истә калыр ул көн. Лаеш район башлыгының, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләренең ярышларны тантаналы ачуда катнашуы ямь өстенә ямь иде.
Киеренке ярышта яшь спортчыларыбызның уңышлы чыгыш ясауларын билгеләргә кирәк. Ярыш нәтиҗәләре буенча Вахрамеев Сергей, Спиридонова Ангелина, Спиридонов Владимир, Сөнгатуллин Азат, Саәитов Тимур, Сивков Кирилл, I, II, III урыннарны яулап, тренерларын сөендерде.
«Дельфин» яхта клубының 4 спортчысы, болар - Спиридонов Владимир, Мосунова Анастасия, Спиридонова Ангелина, Вахрамеев Сергей паруслы көймәдә узышу буенча Татарстан командасы составында Россия беренчелегендә катнашты. Әлеге ярышлар 11-19 августта Санкт-Петербург шәһәрендә булып узды.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев