Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында күп язылды һәм языла. Кемдер үлгәннән соң тормыш барлыгына ышана, кемдер үлдең дә беттең, дигән фикердә. Ләкин каберстанга барып эләгәсенә беркем дә шикләнми. Яшел Үзән шәһәрендә зиратлар турында сүз күптәннән бара. Бигрәк тә өлкән буын ветераннарыбыз, бакый дөньяга...
Фани дөньяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында күп язылды һәм языла. Кемдер үлгәннән соң тормыш барлыгына ышана, кемдер үлдең дә беттең, дигән фикердә.
Ләкин каберстанга барып эләгәсенә беркем дә шикләнми.
Яшел Үзән шәһәрендә зиратлар турында сүз күптәннән бара. Бигрәк тә өлкән буын ветераннарыбыз, бакый дөньяга күчкән туганнарыбызны гүргә иңдерергә урын калмады дип, чаң суга.
Җәмәгать советы утырышларның берсендә Габделхәмит хәзрәт тәкъдиме белән шәһәрдәшләребез яткан зиратларны карап кайтырга кирәк дигән карар кабул ителде һәм Яшел Үзән шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе И.Штин бүлмәсендә җыелышып, сөйләшкәннән соң, шәһәребезнең зиратларын зиярәт кылырга чыгып киттек. Җәмәгать советы вәкилләре: Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Святаслав атакай, Михаил Подгорный, Илдар Габидуллин, «Ритуал» оешмасы җитәкчесе Радик Мостафин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирек Хәмитов Подстанция ягындагы зиратларны әйләнеп чыктык.
Кыскача белешмә:
Безнең шәһәрдә ритуал хезмәтләр күрсәтү, зиратларның территориясе карап, тәртиптә тоту белән «Ритуал» оешмасы шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Радик Равил улы Мостафин, элеккеге хәрби кеше, ракета гаскәрләре сафында хезмәт иткән.
Р.Мостафин: Минем әле монда эшли башлавыма өч ел да тулмаган. Шулай да инде хәзер үк кайбер нәтиҗәләр ясый алам. Безнең халыкта зиратта үз-үзеңне тоту культурасын күтәрергә кирәк. Шушы берничә ел эчендә генә дә тәртипсезлек фактларын күп күрергә туры килде. Бигрәк тә бакый дөньяга күчкән туганнарын зиярәт кылырга килгән кешеләрнең әйләнә тирәдәге каберләргә битарафлыгы күңелне рәнҗетә. Артларыннан калган чүпне җыеп бетереп булмый. Яки туганнары каберен чистартып чүп-чарны шунда ук ташлап калдыралар.
«Овощевод» совхозы ягында яңа зиратка җир бүленеп бирелде, хәзерге вакытта документларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнәбез. Анда, ышандырып әйтә алам, тәртип бөтенләй икенче төрле булачак. Ә бу зиратта әлегә тәртипкә китерү өстендә эшлисе дә эшлисе. Инде иске зиратның бер өлешен тәртипкә салып киләбез, агачлардан чистартабыз, чүп-чардан арындырабыз.
Габделхәмит хәзрәт: Зират - үлгәннәрне җирләү урыны гына түгел, ул әле безнең кешелеклелегебезне билгели торган, изге урын да. Монда кеше үзен әрвахларга карата хөрмәт белән тотарга тиеш. Эчеп килү, яки тиешенчә киенмәү, тәртипсезлек очраклары булырга, оятсыз сүзләр әйтелергә тиеш түгел.
Мөселманнар янына христиан динендәгеләрне дә күмәләр дигән сүзләр ишетелгәли, бу өлкәдә дә тәртип булдыру зарур, моны каршылыклар килеп чыкмаслык итеп эшләргә кирәк. Аннан үз-үзенә кул салучыларны элек икенче төрлерәк күмгәннәр, гомере бетеп фани дөньяга күчүчеләр белән рәттән салмаганнар. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы булган, кеше бер вакытта да Ходай биргән гомерен өзәргә тиеш түгел. Мин андый чиккә кадәр барып җитәргә дип әйтмим, шулай да ниндидер чикләүләр турында сүз алып бару кирәк түгел микән дигән уем бар.
Всеволод атакай: Хәзрәт зур проблема күтәрә, бу мәсьәләләрдә без прихожаннар каршында да хисап тотарга тиеш, димәк, безгә рәсми җавап бик кирәк.
Р.Мостафин: Үзегез дә күреп торасыз зиратның менә без басып торган өлешен (иске зират) чистартып бетереп киләбез. Дөрестән дә, монда мөселманнан ерак түгел христианнар да күмелгән. Федераль законга ярашлы рәвештә, урын булган очракта туганнары мәетне үз туганнары яткан кабер янында җирлисе килсә, без аңарга каршы килә алмыйбыз. Менә шуннан бер мөселман кабере янына икенчесе өстәлә, христиан динендә булучылар каберләре янында да шундый ук хәл. Аннан катнаш никахларны да исәпкә алмыйча булмый. Хатыны - ире янына, яки ире хатыны янына ятарга тели. Менә шуннан мондый буталыш килеп чыга да инде. Хәзер без бу юнәлештә эш алып барабыз, мөселманнар аллеясы, яки христиан динендәгеләр аллеясын сакларга тырышабыз.
Аннан, берара, үзләре казып күмүчеләр дә булды. Бу шулай ук тәртипсезлеккә китерде. Төп тамырны кисү аркасында, агачлар ауды, күп каберлекләрнең киртәләре җимерелде. Хәзер каберне безнең хезмәткәрләр казый, ышандырып әйтә алам: алар арасында аракы эчүчеләр юк. Эчкечеләр белән безнең сүз кыска.
Ә үз-үзенә кул салучыларга килгәндә, законда аларга бернинди чикләүләр дә каралмаган. Ул - дөньялыкта калганнар өчен бик якын әрвах. Димәк, туганнары, законга ярашлы рәвештә, кайда теләсә шунда Ислам яки Христиан законнары белән җирли.
М.Подгорный: Монда күбрәк гаммәви мәгълүмат чараларында бу юнәлештә эшне җәелдерү зарур, шәһәр телевидениесен дә читтә калдырырга ярамый. Кешеләр үзләренең бакыйлыкка күчкән туганнарының каберләрен белергә тиеш. Чистартылган кабер янәшәсендә чүп-чар үскән каберләр нәүмиз булып утыралар. Алар да кемнеңдер туганнары бит.
Р.Мостафин: Соңгы вакытта, башка каберләрне күреп, оялып, туганнарының каберләрен чистартучылар күбәя. Аларның кайберләре чардуганнарын яңадан ясый, ташларын яңарта. Агачлардан арындыруны, чүп-чардан чистартуны дәвам итәчәкбез. Соңгы вакытта күмәргә җир юк дип йөрүчеләр күп. Ә мин күмәргә җир бар, дим. Бары тик тәртип кенә кирәк. Бигрәк тә менә бу әйләндереп алынган чардуганнар җирне экономияле файдаланырга мөмкинлек бирми. Аннан туганы янәшәсендә урын алып калучылар күп. Ләкин бу җир дәүләтнеке, аны беркем дә, үлгәч күмелергә дип, приватизацияләмәгән. Шуңа күрә, әгәр дә, кирәк була икән, без ул җирләрне алачакбыз. Шәһәрдәшләребез үпкәләмәсен.
Всеволод атакай: Туганнары баш тарткан, яки танып булмаган мәетләр дә бар бит әле, аларны да җир куенына иңдерергә кирәк.
Р.Мостафин: Без аларны үз хисабыбызга җирлибез, бәлки, алга таба, кремацияләргә мөмкинлекләр булыр. Чөнки ТР Президенты Р.Миңнеханов шактый гына өметле сүзләр әйтте. Әгәр дә була калса, бу безнең өчен тагын бер плюс булачак. Аннан менә бик озак яткан каберлекләр бар. Туганнары килмәсә, ташландык хәлендә булса, без аларның туганнарын эзләп табарга тырышабыз. Инде бернинди дә информация таба алмасак төп аллеядагы урынын бушатып стелага исем-фамилиясен язып, компьютерга кертеп күчереп җирлибез һәм тәрбияләп торабыз.
Зиратның урман ягындагы өлешеннән бөтен коймаларны салдырып киткәннәр. Авыл зиратында мондый ук башбаштаклыклар күзәтелми. Ә менә шәһәрдә бер нәрсәдән дә чирканмаучы, кешелеклелек сыйфатларын югалткан адәм актыклары очраштыргалап тора. Әтисе-әнисе яткан, үзе дә бүген булмаса иртәгә шушы төп йортка киләсе ике аяклы җан иясен кеше дип атарга тел әйләнми.
Шәһәрнең һәм районның мактаулы кешеләре яткан аллеяда да урыннар аз калган. Шулай да чардуганнарны кысып, күчереп буш урыннар чыгара торалар. Яңа машина, катафалк сатып алганнар. Шунда ук каберлекләр өстенә куярга истәлек такталары, ташлар әзерлиләр, венокларга матәм тасмалары язалар.
Зират - безнең тормышыбызның бер өлеше. Анда безнең туганнарыбыз, дусларыбыз ята. Шунда ук тәртипкә китерелгәне, аның янында ук, тәрбияләнмәгән, чардуганнары кыйшайган, нәүмизләнеп, туганнарын көтеп ятучы каберлекләр җитәрлек. Җырдагыча, исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белү кирәк. Бу дөньялыкта калганнарның изге бурычы. Аларны догаларыбыздан ташламыйк, мәңгелек йортларны карап, тәрбияләп торыйк.
И.Илгиз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев