Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җилкәннәр җилдә тирбәлгәндә

«Дельфин» Яхт-клуб» АНОның (АНО - коммерциячел булмаган мөстәкыйль оешма) яр буе базасы территориясендә ошбу клубта шөгыльләнүчеләр арасында җилкәнле көймәдә ярышлар булып узды. Ярышларда 32 яшүсмер катнашты һәм алар, төрле яшь группаларында I, II һәм III урыннар өчен ярышып, үзенең осталыгын күрсәтте. 9-13 яшьлекләр арасында мактаулы урыннарны, шуңа ярашлы рәвештә, Редько...

«Дельфин» Яхт-клуб» АНОның (АНО - коммерциячел булмаган мөстәкыйль оешма) яр буе базасы территориясендә ошбу клубта шөгыльләнүчеләр арасында җилкәнле көймәдә ярышлар булып узды.

Ярышларда 32 яшүсмер катнашты һәм алар, төрле яшь группаларында I, II һәм III урыннар өчен ярышып, үзенең осталыгын күрсәтте.
9-13 яшьлекләр арасында мактаулы урыннарны, шуңа ярашлы рәвештә, Редько Михаил (11нче мәктәп), Спиридонов Владимир (9нчы лицей) һәм Новиков Владислав (11нче мәктәп) яулады. 14-16 яшьлекләр арасында беренче өч урынны Быков Рудольф (суднолар төзү колледжы), Җиһаншин Илсур һәм Сабитов Тимур (икесе дә 11нче мәктәптән) бүлеште.
Ярышта җиңүчеләрнең һәркайсын Горький исемендәге заводның генераль директоры Р.Мистахов бүләкләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ярышларда бердәнбер кыз бала - 9нчы лицей укучысы Спиридонова Ангелинаның һәм нәни Сысоев Ильяның (1нче лицей) катнашуы да ярышучыларга көч-дәрт өстәде. Алар клубка күптән түгел генә йөри башласа да, куркып калмыйча, бөтен дистанцияне дә шартларны төгәл үтәп узды. Клубның иң актив 13 әгъзасы да игътибардан читтә калмады, һәркайсы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X