Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җил-давыл нәтиҗәләре

17 июльдә кич белән шәһәр һәм район территориясендә җил-давыл, яңгыр булып узды: җилнең тизлеге секундына 28 метрга җитте. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туган иде. Әлифел Таразова Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә табигать китергән бәла-казага йомгак ясалды. МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов хәбәр итүенчә, көчле...


17 июльдә кич белән шәһәр һәм район территориясендә җил-давыл, яңгыр булып узды: җилнең тизлеге секундына 28 метрга җитте. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туган иде.


Әлифел Таразова

Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә табигать китергән бәла-казага йомгак ясалды. МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов хәбәр итүенчә, көчле җил-давыл нәтиҗәсендә кайбер торак йортлар сусыз һәм утсыз кала. Аерым алганда, агачлар авып, К.Маркс, Бауман, Гайдар, Зеленая, Гоголь, Фрунзе, Крылов, Толстой, Мир, Туктаров урамнарында торак йортларның бер өлешендә, психоневрология интернатында, туберкулез диспансерында, «Чебурашка» балалар бакчасында (ишегалдында) ут сүнә. Гайдар, Жуковский, Лиственная, Ленин, Фрунзе, Норкин, Паратская, Степная урамнары да, ут сүнеп, зыян күрә. Шәһәрдә барысы 28 агач ава.
Васильево тимер юл вокзалы тирәсендә берара хәл катлаулана: көчле җил, агачны аударып, югары вольтлы линиягә китереп сала һәм ул ягулык салынган цистерналар торган тимер юл полотнасыннан нибары 5 метр ераклыкта ут чыгара. Васильево янгын сүндерүчеләренең осталыгы һәм эшне тиз арада оештыруы аркасында гына бәла-каза булмый. «Васильево» шифаханәсе, бистәнең бер өлеше күпмедер вакыт утсыз утыра. Бистәдә 31 төп агач ава, тагын 12се, менә-менә авам дип, тирә-юньгә куркыныч тудыра. Шифаханә территориясендә 50дән артык агач җиргә егыла. Шулай ук Олы Яке, Садовый, Раифа, Зур Ключи, Кызыл Яр, Бело-Безводный авылларындагы кайбер йортлар утсыз кала. Уразлыда кайбер корылмаларның түбәсен очырып алып китә. Ураган нәтиҗәсендә җәмгысе 41 чакрым озынлыгындагы электр линиясенә зыян килә, 4 электр баганасы ава, электр үткәргечләр, барысы 99 урында ут өзелә. Бәхеткә, газ, телефон элемтәсе, проблемалы урыннар килеп чыкса да, әлеге хезмәттә эшләүчеләрнең оператив эш йөртүе нәтиҗәсендә, өзеклексез эшли, кешеләргә зыян килми.
Горький исемендәге завод территориясендә кабель башта агач ботагына, аннары, яна башлагач, су кудырту станциясе түбәсенә төшә һәм түбә яна башлый. Утны заводның янгын сүндерү часте 10 минут эчендә сүндерә. Көчле җил нәтиҗәсендә төзелеп ята торган судно тишелә һәм эшчеләргә, тишекне табып, тиз арада ямау салырга туры килә.
Җил-давыл китереп чыгарган күңелсез хәлләрне бетерүдә янгын сүндерү (җитәкчесе З.Хәлиуллин), электр белән тәэмин итү (Р.Гобәйдуллин), «ЖКХ» департаменты (О.Анисимов), «Зеленодольскгаз» (директор вазыйфасын башкаручы И.Мортазин), Жилэнергосервис (В.Савинов) хезмәте, шулай ук Васильево бистәсе һәм Олы Яке авыл башлыгы күп эш башкарган.
Электр энергиясен бирүне җайга салу өчен, Васильевога Идел буе электр челтәреннән өстәмә бригада чакыртырга туры килгән. Биектаудан һәм Лаештан вакытында килеп җиткән бригадалар һәм үзебезнекеләр көче белән Васильевода яшәүчеләрнең торак йортларына электр энергиясе 18 июльдә төнге уникенче яртыда бирелә. Шәһәрдә ауган агачларны җыюда «Экоресурс» МУП эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X