Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Хокукыңнан файдалана бел!

Узган атнада 3нче поликлиникада яшел үзәнлеләр белән «Түгәрәк өстәл» артында уздырылган очрашуда «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе» ширкәтенең генераль директоры урынбасары Вячеслав Коваль: «Безнең максат - күрсәтелүче медицина хезмәтен яхшырту һәм сезнең белән партнерлар булу, - диде. - Сезнең тәкъдимнәр, мөрәҗәгать һәм шалтыратуларга нигезләнеп, аларны системага салабыз». Бу компания хәзер халык...


Узган атнада 3нче поликлиникада яшел үзәнлеләр белән «Түгәрәк өстәл» артында уздырылган очрашуда «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе» ширкәтенең генераль директоры урынбасары Вячеслав Коваль: «Безнең максат - күрсәтелүче медицина хезмәтен яхшырту һәм сезнең белән партнерлар булу, - диде. - Сезнең тәкъдимнәр, мөрәҗәгать һәм шалтыратуларга нигезләнеп, аларны системага салабыз». Бу компания хәзер халык белән шундый күчмә формада очрашулар уздыра. Димәк, нәтиҗәсе бар һәм булачак.

Әлеге чарада иминият компаниясенең Яшел Үзән филиалы хезмәткәрләре, Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов, поликлиникаларның баш табиблары һәм шулай ук Яшел Үзән һәм республика дәваханәләрендә дәваланып та, тиешле дәрәҗәдә хезмәт ала алмаган пациентлар катнашты.
И.Һидиятов бу чараның мөһимлеген билгеләп, субъектлар белән мөнәсәбәтләрне көйләргә, иминият компаниясе белән партнерлык элемтәсен урнаштырырга мөмкин булыр диде. Райондагы медицина торышына кыскача тукталып, Яшел Үзән сәламәтлек саклау системасына республика ягыннан игътибар зур булуын билгеләде. Быелгы төп үзгәрешләргә килгәндә, авыл җирлекләрендә ФАПлар төзекләндерелгән. 13 ФАПны торгызуга республикадан -130ар, ә җирле бюджеттан 50шәр мең сум акча бүленгән. Зур сумма булмаса да, тузган түбәләрне ремонтларга мөмкин булган. Берничә амбулаториядә җитди ремонт ясалган. Олы Карагуҗада яңа ФАП эшли башлаган. Быел 15 табиб эшкә кабул ителгән. Шуларның 8е авыл амбулаторияләрендә махсус программа нигезендә эшли. Әмма белгечләр җитешми, шул сәбәпле киеренкелек тә үзен сиздерә. «Аңлашылмаган сораулар буенча, дәгъвалар белән миңа теләсә-кайсы вакытта шалтыратырга, мөрәҗәгать итәргә була, - диде баш табиб. - Мин һәр сорауга җавап бирергә әзер».
«Ак Барс-Мед» иминият компаниясе» ширкәте халыкка медицина хезмәте күрсәтүне объектив бәяләү максатыннан халык арасында анкеталау уздырган. Анда 1237 кеше катнашып, поликлиникаларда табибларның эш графигы белән сез канәгатьме дигән сорауга 84 проценты «әйе» дип җавап биргән, 15 проценты канәгать булмавын белдергән. Регистратура эшеннән 71 процент респондент канәгать, 28 проценты - юк. УЗИ, рентген һәм башка тикшеренүләрдән 69 процент канәгать булса, 26 процентының дәгъвасы күп. Табибларның пациентларга мөнәсәбәтеннән 58 процент респондент канәгать, 31 проценты - «юк», хезмәтләр өчен түләү тәкъдим ителдеме-юкмы дигән сорауга 13 проценты - «әйе», 85 проценты «юк» дип җавап кайтарган.
В.Коваль белдерүенчә, поликлиникаларда проблемалар күп. Менә шулай 1230 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесен табибларга чиратлар күп булу, рецепт бланклары тутырылуның озакка сузылуы, медикларның тупас мөнәсәбәте борчый.
Очрашуда катнашкан пациентларның да сораулары күп. Мәсәлән, ашказанындагы җәрәхәт белән дәваханәгә кергәнче бер пациентны «футбол тубы» кебек йөрткәннәр, тикшеренүләр өчен дә аңа шактый суммада акча түләргә туры килгән. В.Коваль мондый очракта иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Әгәр дә медицина хезмәте начар күрсәтелсә, яисә хезмәтләр өчен түләргә туры килсә, иминият компаниясенә шалтыратып, консультация алырга була. Әмма пациент дәваханәгә дәваланырга кергәч, даруны үзе сатып алырга ризалык биреп имзасын куйганчы, башта җиде кат уйласын иде. Әгәр дә ул, риза булып, имзасын имзаласа, дару бәясен компания берничек тә каплый алмый. Һәр шалтырату, яисә язма гариза буенча иминият компаниясе белгечләре экспертиза ясый. «АК Барс-Мед» иминият компаниясе» ширкәтенең контакт-үзәге телефоны 8 800 100 03 30. Бу телефон номерына тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, теләсә-кайсы телефоннан бушлай шалтыратып була. «Һәр кешенең актив позициясе булырга тиеш. Шул вакытта гына хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртып була, - диде В.Коваль. - Ниндидер хезмәт өчен, яисә даруга түләп тә, эндәшмичә калсак, үзгәрешләр көтеп булмый».
Сорау бирүчеләр арасында табибларның ваемсыз мөнәсәбәтенә, тар белгечләр, аеруча невролог, ЛОР табиблары, диагностика аппаратларының җитешмәвенә, аеруча рентген һәм МРТ ясаучы җиһазларның булмавына дәгъва белдерүчеләр булды. Мондый очракта, әйтик, аппаратура сорап, имзалар җыеп, иминият компаниясе белән берлектә ТР Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Бу очрашуда кузгатылган һәр проблема иминият компаниясенең чаралар планына кертеләчәк, һәр конкрет очрак җентекләп тикшереләчәк. Күпмедер вакыттан соң, болар буенча иминият компаниясе хисап тотарга да әзер. Һәр кешенең үз хокукын дауларга хакы бар. Әмма һәркайсыбызга аннан файдалана белергә һәм актив булырга гына кирәк.

Ә.Асылгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев