Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Халык эшне югары бәяләгән

(Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батинның 2011 ел өчен отчет доклады) Бүген без 2011 елга йомгак ясыйбыз. Җиңел ел түгел иде, әмма вакыйгаларга һәм казанышларга бай булуы белән хәтердә калыр ул. Россия Дәүләт Думасына сайлаулар елның үзенчәлекле йомгагы булды. 4 декабрьдә Яшел Үзән халкы эшебезгә бәя бирде. Без халык...

(Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батинның 2011 ел өчен отчет доклады)
Бүген без 2011 елга йомгак ясыйбыз. Җиңел ел түгел иде, әмма вакыйгаларга һәм казанышларга бай булуы белән хәтердә калыр ул. Россия Дәүләт Думасына сайлаулар елның үзенчәлекле йомгагы булды. 4 декабрьдә Яшел Үзән халкы эшебезгә бәя бирде.


Без халык белән эшләүгә турыдан-туры игътибар бирдек, алар белән еш очраштык. Халык сораулар биреп, үзләрен бимазалап торган проблемалар турында гына сөйләп калмады, шәһәрдә һәм районда барган позитив үзгәрешләрне дә билгеләде. Бер ел эчендә гражданнарның 4 меңгә якын мөрәҗәгате каралды. 2011 елда Интернет аша мөрәҗәгатьләр элекке ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк керде. Элемтәнең мондый төре якын елларда үзара бәйләнешләребезнең төп каналы булырга тиеш.
Җәмгыять белән диалог, районда яшәүчеләр белән турыдан-туры тыгыз элемтә эшебезнең нигезен тәшкил итә.
Депутатларыбыз да халык белән эшләгәндә бәйләүче звено булып тора, алар опрослар үткәрүдә, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, икътисад тармагында проблемаларны өйрәнүдә актив катнашты һәм аны оештыруның инициаторы булды. 2011 ел дәвамында барган конструктив эш тикшерелә торган барлык мәсьәләләр буенча төпле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде.Районыбызның социаль-икътисадый үсеше буенча ясалган анализ икътисадның динамик рәвештә үсә баруын, ә кайбер күрсәткечләр буенча сизелерлек уңышка ирешүебезне күрсәтә. Бу - предприятиеләрнең эчке резервларын файдалану, шулай ук районыбызның эшлекле имиджын яңарту буенча планлы эш, уңайлы инвестиция климаты төзү нәтиҗәсе.
2011 елда районда, бәяләүләр буенча, 23 миллиард сумлык тулаем территориаль продукт җитештерелде, бу 2010 елдагыдан өч мәртәбә күбрәк. Тулаем продуктның 22 проценттан күбрәген кече бизнес субъектлары җитештерде.
Республика һәм федераль хөкүмәтнең җитди ярдәме нәтиҗәсендә финанс-икътисад кризисын җиңеп чыгарга мөмкин булды, ул беренче чиратта производство тармагына йогынты ясады. Соңгы ике елда сәнәгать үсеше тотрыклы. Бу күрсәткеч буенча безнең район 2008 елдагы кризиска кадәрге дәрәҗәне 7,9 процентка узды. 2011 елда сәнәгать җитештерүе индексы 106,9 процент тәшкил итте.
2011 елда район предприятиеләре 20,5 миллиард сумлык сәнәгать товарлары җитештереп озатты, бу 2010 елдагы күрсәткечтән 18 процентка диярлек күбрәк. Соңгы өч елда бу күрсәткеч 1,7 мәртәбәгә артты. Производство тармагында эшләүче бер кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге хисап чорында 1,3 миллион сум тәшкил итте, 2010 елга карата үсеш темпы - 123 процент, кризиска кадәрге чор күрсәткеченнән 2 мәртәбәгә артты.
Икътисадның үсеш фонында халыкның яшәү сыйфаты дәрәҗәсен характерлаучы күрсәткечнең дә артуы күзәтелә. 2011 елда җан башына акча кереме, алдан исәпләүләр буенча, 10330 сум тәшкил итә.
Зур һәм зур булмаган предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 2011 елда 14209 сум тәшкил итте, үсеш темпы 2010 елдагыга карата - 115,1 процент.
Яшәү дәрәҗәсенең күтәрелүе турында шул факт та сөйли: соңгы өч елда халыкның вкладлары 1,7 мәртәбә арткан - 16780 сумнан 29280 сумга кадәр.
2012 елның 1 гыйнварына бездә 159232 кеше яшәде, шуларның 45 проценты экономик яктан актив халык.
Кризиска каршы үткәрелгән чаралар хезмәт базарында ситуацияне тотрыкландырырга мөмкинлек бирде, шуның нәтиҗәсендә предприятие һәм оешмалардан күпләп кыскартуга юл куелмады.
Халыкны эшкә урнаштыру үзәгендә 2012 елның 1 гыйнварына 1637 эшсез кеше исәптә торды. Шул ук вакытта эшкә урнаштыру үзәге эшче һөнәрләре буенча 780 вакансия тәкъдим итә, аларның хезмәт хакы 25 мең сумга кадәр (ПФМК, ЗГАТП, сөт комбинаты, ЗФЗ, Горький исемендәге завод, төзү компанияләре, урта коммерция структураларына шоферлар, слесарьлар, операторлар, инженер-технологлар, мастерлар, балта осталары, программистлар кирәк).
Халыкның яшәү сыйфаты беренче чиратта зур предприятиеләрдәге эшнең торышыннан бәйле.
Горький исемендәге заводның грамоталы менеджменты һәм республика җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә предприятиедә производство күләме сизелерлек артты. Икътисад өчен җиңел булмаган чорда предприятие тотрыклы эшләвен дәвам итте һәм җитештерү күләмен өч тапкырга диярлек арттырды, шуның нәтиҗәсендә хезмәт хакын арттырырга мөмкин булды. Быелның гыйнварыннан төп эштә эшләүчеләрнең хезмәт хакы тагын 10 процентка күтәрелде һәм предприятие бу юнәлештә алга таба да шулай эшләргә планлаштыра.
Серго исемендәге завод - шәһәрдә икенче зур предприятие: анда хәзергә җиңел түгел. Оборона заказы буенча җитештерү күләме кимү, аның вакытында финансланмавы 2011 елда оборона производствосында эшләүчеләрнең чиреген кыскартуга китерде.
Объектив авырлыкларга карамастан, предприятие яңа суыту продукциясе җитештерүне үзләштерде һәм бу эш башланды, инновацион продукция күләме 2 мәртәбәгә артты.
Яшел Үзән сөт комбинаты республика ярдәме белән балалар продукциясен бөтен Татарстан Республикасы буенча тарата, шуның нәтиҗәсендә производство линияләренең загрузкасы 15тән 80 процентка кадәр артты. Былтыр «Бәләкәч» программасы буенча 4,7 мең тонна сөт продукция җитештереп озатылды, бу элекке ел дәрәҗәсеннән 2,7 мәртәбә югары. Барысы 24 мең тонна сөт продукциясен озаттылар, бу 2010 ел күрсәткеченнән 81 процентка күбрәк.
Васильево пыяла заводы - БДБ территориясендә боросиликат пыяладан савыт-саба җитештерүче бердәнбер предприятие. Ул «Хелпина» маркасы астында продукция җитештерә. 2011 елның май аеннан бирле ТР хөкүмәтенең һәм «Спурт» банкының финанс ярдәме белән «БОР-3» проектын тормышка ашыру башланды, ул производство күләмен арттыруга һәм эссегә чыдам пыяла әйберләренең ассортиментын арттыруга юнәлтелде. Быелның 17 гыйнварыннан линия эшләтеп җибәрелде.
Агросәнәгать комплексы эше «2012 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы нигезендә төзелә.
Безнең район сөт җитештерү, кошчылык, үсемлекчелек һәм ябык грунттта яшелчә җитештерү буенча специальләшә. 2011 ел нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән муниципаль район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә һәм сатуда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен дипломга ия булды. 26810 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 9121е - сыер.
1 миллион 382 баш кош та бар. 2011 елда 45 мең тонна сөт, 20 тонна ит, 16,6 миллион данә йомырка, ябык грунтта 23,7 тонна яшелчә җитештерелде. Республика күләменнән 1,6 процент сөрү җире булган Яшел Үзән муниципаль район акчалата керемнең 8,83 процентын ала.
«Красный Восток»-Агро» җәмгыяте - безнең районда төп авыл хуҗалыгы инвесторы. Компаниянең авыл хуҗалыгы мәйданы 41 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән 32 мең гектары - сөрү җире: бу тулаем район буенча җирнең яртысыннан күбрәге. Һава шартларының тискәре йогынтысына карамастан, предприятие тотрыклы производство күрсәткечләренә иреште.
2011 елда халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә кредитлар алу буенча эш активлашты. Авыл башлыкларының күркәм эше нәтиҗәсендә бу күрсәткеч 2010 ел белән чагыштырганда 13 мәртәбә диярлек артты (2010 елда 44 кредит). Шуңа карамастан гаилә фермаларын төзү темпы куандырмый (7 гаилә фермасы эшли, 5се төзелү алдында). Программаның мөмкинлекләрен аңлату максатыннан халык белән очрашулар үткәрелде, гаммәви мәгълүмат чараларында информация бастырылды, авыл башлыклары турыдан-туры индивидуаль эш алып барды, тәҗрибә өйрәнү максатыннан, гаилә фермаларын карадык. Күргәнебезчә, бу гына җитәрлек түгел. Авыл хуҗалыгы идарәсенә, район башкарма комитетына, авыл башлыкларына программаны тормышка ашыру буенча эшне көчәйтергә кирәк, эшнең формасын үзгәртергә кирәктер мөгаен. Бу мөһим эштә без халыкка мөмкин булганча күбрәк ярдәм итәргә тиеш.
«Майский» теплица комбинаты - Россиядә мәйданының 33 процентында ел әйләнәсендә яшелчә җитештерү белән шөгыльләнүче бердәнбер теплица предприятиесе. Бу предприятиедә 2011 елда инвестиция күләме 400 миллион сумнан артык тәшкил итте, шул исәптән 308 миллион сумы - яңа теплицалар төзүгә. Былтыр 1,2 миллиард сумга «Майский» энергоүзәге төзү тәмамланды.
Инвесторлар белән системалы эшләү нәтиҗәсендә район икътисадына инвестиция кертү сизелерлек артты. Төп капиталга 2011 елда, алдан исәпләүләр буенча, 4 миллиард сумга якын инвестиция кертелде, бу 2010 елдагыдан 2 мәртәбә диярлек күбрәк.Соңгы ике елда Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге төзелешендә 3 миллиардтан күбрәккә эш башкарылды. Мультимодаль үзәгенә кадәр «М-7» трассасыннан развязка төзү эшенә керештек. Идел аша Романов күперен реконструкцияләү тәмамланды, анда 5 миллиардтан күбрәккә эш эшләнде.
2011 елда AFI Development компаниясе «Яңа Тура» сәүдә-күргәзмә комплексын презентацияләде. Проектның гомуми бәясе 9 миллиард сумнан күбрәк. 20 мең эш урыны булачак анда.
Энгельгард исемендәге Обсерватория базасында лунопарк белән астропарк проекты тормышка ашырыла, проектның бәясе 450 миллион сум.
Новониколаевка бистәсендә «Инновационно-индустриальный парк М-7» проекты реализацияләнә. Парк территориясендә йөзгә якын кече һәм урта бизнес предприятиесе урнашачак, 5-6 мең кеше эшләр анда. Инвестиция күләме - 20 миллиард сум чамасы. Технопарк территориясендә ике предприятие эшли дә инде. Анда урнашкан «Волжанин» ширкәте - эретеп ябыштыруда кирәкле җайланма, «Мультипласт» ширкәте төзү материалы җитештерә.
Безнең район территориясендә урнашачак берничә перспективалы проект буенча килешүгә ирешелде. «Тандер» компаниясенең («Магнит» кибетләр челтәре) продукцияне тарату үзәге төзелеше - мөһим инвестицион проект булып тора, анда инвестиция күләме - 1,5 миллиард сум. Объектның сафка басу вакыты - 2012 елның дүртенче кварталы. 1000 кеше эшләр дип планлаштырыла.
«Россия почтасы» 400 эш урынына исәпләп продукцияне сортларга бүлү үзәге төзергә ниятли. Инвестиция күләме - 1,5 миллиард сум.
Яшел Үзән фанер заводында зур форматлы фанер эшләп чыгару буенча модернизацияләү проекты дәвам итә, бәясе бер миллиард сумнан күбрәк.
Уртак эшебез Яшел Үзән районының инвестиция кертү буенча игътибарны җәлеп итәрлек территория булуын раслады. Хәзерге икътисадый базар шартларында бу территориянең төп продуктив үсеше булып тора.
Бу мәсьәлә яктылыгында без предприятиеләрнең уңышлы үсешенә ярдәм итүче тагын бер нәрсә турында онытмаска тиеш. Хәзерге производство югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителергә тиеш. Эшче һөнәрләре бигрәк тә кирәк. Бу бурычны хәл итү өчен КАИның Яшел Үзән филиалында күп баскычлы белем бирү стратегиясе эшләнә һәм тормышка ашырыла. Бу - кадрлар әзерләү буенча тулы бер система: егетләр һәм кызларны урта махсус һәм югары уку йортларында укыту өчен махсус сайлап алачакбыз һәм алар соңыннан безнең предприятиеләрдә эшкә урнаша ала.
2011 елда төзелеш эшләре күләме 3,5 млрд. сум тәшкил итте.
110 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды. Халыкның торак белән тәэмин ителеше 24,5 кв.м.008 елдан районыбызда гомуми мәйданы 637,7 мең кв.м. 247 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, бу 27308 гражданга торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Бүгенге көндә 338 күп фатирлы йорт капиталь ремонтка мохтаҗ, бу торак фондының өчтән бере. Республиканың эре районнары арасында безнең муниципалитетта күп фатирлы торак фонды иң начары. Капиталь ремонт 2017 елда төгәлләнүен һәм районыбызда капиталь ремонтка гомуми суммада 5 млрд. сум таләп ителгәнен исәпкә алсак, ел саен без 1 млрд. сумлык капиталь ремонт эшләргә тиеш булабыз. Әмма 2011 елда әлеге программаны тормышка ашыру өчен 343 млн. сум бүлеп бирелгән булса, быел бу сумма 2 тапкыр киметелеп, нибары 187,9 млн. сум тәшкил итә.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Мин Сезгә әлеге мәсьәләдә ярдәм итүегезне сорап мөрәҗәгать итәм. Без көн саен тәүлек әйләнәсе эшләргә әзер, теләсә кайсы күләмдә эш башкару өчен, безнең производство һәм техник мөмкинлекләребез бар һәм без Сезнең ярдәмегезгә исәп тотабыз.
Озак еллар авария хәлендә яшәгән 149 яшел үзәнле гаиләсеннән аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә, 2011 елда алар уңайлы фатирларга күчте. Безнең район авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан 2011 елда 146 млн. сум акча алды һәм үзләштерде. Бу республика буенча иң зур сумма иде. Без алга таба да шушы программа тормышка ашар дип өметләнәбез, чөнки бүгенге көндә 171 йортта яшәүчеләрне күчерәсе бар, ә ул 760 фатир дигән сүз (аларда барлыгы 1943 кеше яши).
Иске торак фондыннан кала, гамәлдәге су торбаларының һәм канализация челтәренең тузган булуы (80 процент) проблемаларның берсе булып кала бирә. Аларның күпчелек өлеше узган гасырның 60-70нче елларда салынган. Яшел Үзән районының 105 торак пунктының 20сендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителеш булмавы да җитди проблема. Моны халык коры 2010 елда үз җилкәсендә шактый татыды. Мондый хәл тагын кабатланмасын өчен 2011 елда районда алты яңа скважина казылды. 2012 елда республика программасы буенча районның тагын ун торак пунктында су скважинасы казылачак, су башнялары куелачак һәм су торбалары салыначак.
Проект документацияләреннән башка инфраструктураны яхшырту һәм программаларда катнашу мөмкин түгел. Бу максатка 2011 елда җирле бюджеттан 3 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Бүгенге көндә Яшел Үзән муниципаль районда 10 торак пунктка (Өтәнгеш, Кири, Бритвино, Соловьевка, Рус Исламы, Селище Говядино авыллары, Ходяш, Гөбенә станцияләре, Якты күл, Луговой бистәләре) газ бөтенләй кермәгән. Еш кына без бу торак пунктларда кеше аз яшәве турында ишетәбез, әмма биредә безнең кешеләр яши һәм алар да уңайлыкларга лаек, һәм бу мәсьәлә шактый күп акчалар таләп итсә дә, бу юнәлештә эш республика белән берлектә алып барыла. 2012 елда газлаштыру республика программасына Бритвино авылы кертелде, Ходяш станциясен газлаштыру проекты эшләнде һәм ул дәүләт экспертизасында.
Суны тимерсезләндерү станциясен файдалануга тапшыру шәһәр өчен, аерым алганда Мирный микрорайонында яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды. Республика бюджетыннан 88 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итүдән алып эшне төгәлләгәнче, шушы вакыт эчендә бик җитди һәм күпьеллык проблема булып торды. Сез безгә һәрдаим ярдәм итеп тордыгыз, Рөстәм Нургалиевич. Без бик рәхмәтле. Бүгенге көндә станция эшли һәм барлык санитар таләпләргә туры килә.
Юл төзелеше мәсьәләсе сан ягыннан да, акчалата санаганда да иң күләмлесе булып кала бирә. Район юлларында федераль һәм республика бюджетлары исәбеннән 1 млрд.
20 млн. сумнан артык суммада эш башкарылды.
11,4 км сузылган «Сафоново - Залесный» участогында «Йошкар-Ола - Яшел Үзән» автоюлы төзелеше тәмамланды. Бу максатларга федераль бюджеттан 1,2 млрд. сум акча бүленеп бирелде. 5 авылга асфальт юл салынып файдалануга тапшырылды. 5 авылның 4сенә бары тик коры җәйдә генә кереп була иде (Татар Танае, Мамадыш-Әкил, Кече Шырдан, Тау Иле, Красницкий). Бу вакыйга чын авыл бәйрәменә әверелде. Гомуми кулланыштагы республика һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына 176 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды. Республика һәм җирле әһәмияттәге юлларда күперләргә 53 млн. сумлык ремонт ясалды.
Әмма бу юнәлештә эш шактый күп әле. Бүгенге көнгә районыбыздан торак пунктларның яртысына керү юллары юк. Бу мәсьәләдә Сезнең ярдәмгә исәп тотабыз, Рөстәм Нургалиевич.
Яшел Үзәндә озак еллар юньле автовокзал булмады. Муниципалитет белән инвесторның бергәләп эшләве генә бу мәсьәләне хәл итте. 2011 елның 24 декабрендә яңа автовокзал ачылды. Автобуслар паркы 2011 елда 85 процент яңартылды. Бу Россия муниципаль берәмлекләре буенча иң югары күрсәткеч.
Район бюджеты. Үз керемнәрне үстерү буенча нәтиҗәле эш белән тәэмин ителеш максатыннан район бюджетының табыш базасын күтәрү чаралары планы эшләнде. 2011 елда районның консолидацияләнгән бюджеты керемнәр буенча 2 104 937 мең сум тәшкил итте.
Табышлар структурасында табышның иң эре чыганагы булып физик затларның табышына салынган салым санала. 2011 елда ул 660858 мең сум кергән.
2011 елда районның консолидацияләнгән бюджетның чыгымнар өлешенең үтәлеше акча тотуны нык контрольдә тоту һәм экономияләү белән характерлана.
2011 елда консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлешенең суммасы 1 995 766 мең сумны тәшкил итә.
Бюджет чыгымнарының гомуми күләменең күпчелек өлеше социаль-мәдәни өлкәсе - 66% яки 1 316 950 мең сум, шуның 51% - мәгарифкә булган чыгымнар. Районыбызда 50 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе эшли, ә аларга 6950 бала йөри.
Яшел Үзән районы «Бәләкәч» республика программасын тормышка ашыруга актив кушылып китте. Республика бюджетыннан - эшли торган балалар бакчаларында өстәмә 5 төркем ачуга - 4 млн. сум, ә районда беренче автоном балалар бакчасын реконструкцияләүгә 19 млн. сум акча бүлеп бирелде. Җирле бюджеттан, өстәмә төркемнәр ачу өчен, 6 млн. сум бүленде.
Шәһәр балалар бакчаларында урыннар саны 240ка артты, ә авыл җирлегендә тагын 32 балага урын булды. Якын киләчәктә бу балалар бакчасында урыннар белән барлык 2 яшь ярымгача балалар тәэмин ителергә тиеш, дигән максат куйдык. Бүген шушы максатларга муниципаль бюджетның өстәмә табышларыннан 2 млн. сум акча бүлеп бирелде.
Районда 50 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең 22сендә 31 милли төркем эшли. Милли традицияләрне һәм туган телне саклау өчен принципиаль мөһим эш дип саныйм моны.
Яшел Үзән муниципаль районында 40 гомуми белем бирү мәктәбе эшли, анда 14 792 бала укый. «Мәгариф» илкүләм проектны тормышка ашырып, 20 мәктәп автобусы 883 укучыны ташый.
Районда милли мәгариф учреждениеләре челтәрен саклауга зур әһәмият бирелә. 2011 елда 5нче гимназиядә мәктәп яны интернаты ачылды. Шушы максатларга республика бюджетыннан - 5 млн. сум, ә җирле бюджеттан 750 мең сум бүлеп бирелде.
Зөя утравы мәктәбе базасында Зөя кала-утравының мәдәни мирасын популярлаштыру буенча культурология үзәге ачу 2011 елның символик вакыйгасы булды.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Инвалид балаларны дистанцион укытуны үстерү» чараларын тормышка ашыру кысаларында физик мөмкинлекләре чикле 25 бала укытылды.
96% мәктәп укучысы кайнар аш белән туклана. Шәһәрнең өч мәктәбендә «Швед өстәле» элементлары кулланыла, милли кухня ризыклары ашатыла. Мәктәп ашханәләрендә производство җиһазлары бик тузу сәбәпле, 1 млн. сумга яңалары сатып алынды. Узган ел беренче тапкыр 4 бала яки аннан да күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балаларны бушлай тукландыру өчен бюджеттан акча бүлеп бирелде.
2011 елда 128 педагог, төрле грантлар отып, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Мәгариф учреждениеләре откан грантларга остаханә һәм шулай ук мультимедия җиһазлары сатып алынды.
Агымдагы елда белем дәрәҗәсен күтәрүгә аерым игътибар бирергә туры киләчәк. 2012 елда мәгариф идарәсе алдына уку барышының бөтен юнәлешләре буенча эшне активлаштыру бурычы куелды. Мәгариф министрлыгы да безгә бу эштә ярдәм итми калмас дип ышанам.
Позитив моментлар күп булса да, мәгариф учреждениеләренең начар хәлен танымыйча мөмкин түгел. Мәктәпләр ремонтлауга муниципаль бюджеттан акча күчерелеп тора. 2011 елда бу максатка 35 миллион сум бүлеп бирелде, әмма ул диңгездәге тамчы гына. 30 ел файдаланган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыра башлау проблемасының кискенлеген аңлаганга республика җитәкчелегенә рәхмәтебез зур. Андый мәктәпләр районда - 15, ә 2012 елда бу программага 4 мәктәп кертелде.
Сәламәтлек саклау. Тормыш дәрәҗәсенең мөһим күрсәткече - ул халыкның сәламәтлеге . Бездә яшәүчеләргә югары сыйфатлы, профессиональ медицина хезмәте күрсәтү бик мөһим. Әгәр 2008 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеген индикатив бәяләү рейтингында безнең район 45нче, 2009 да - 35нче, 2010 елда - 29нчы урында булса, 2011 ел нәтиҗәләре буенча безнең район 8 - 10нчы урынны алды.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен информатизацияләү буенча зур эш алып барыла.
Республика һәм федераль үзәк ярдәмендә соңгы елларда район сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасы торышы сизелерлек әйбәтләнде. Республика безгә 13 санитар автомобиль һәм ике реанимобиль бирде. 2011 елда «2011-2012 елларда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысасында Яшел Үзән район дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге һәм хирургия корпусының операция блогы капиталь ремонтланды. 2011 елда акушер-гинекология корпусы бинасында эш башланды. Аны финанслау 48 миллион сум күләмендә билгеләнде.
Бу эшләрнең барысы да Сезнең ярдәм белән башкарыла, Рөстәм Нургалиевич. Рәхмәт.
2011 елда район бюджетыннан авыл базасындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрен матди-техник яктан яңартуга 18 миллион сум бүлеп бирелде, әмма проблемалар әлегә бик күп. Әлегә кадәр районда газ, су кермәгән ФАПлар бар. Биналарның күбесенә ашыгыч капиталь ремонт таләп ителә. Авыл җирлегендә мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренең социаль мәсьәләләрне хәл итү ноктасы булып торуын исәпкә алганда, бу юнәлешләр аерым игътибар таләп итә.
Кадрлар составын җәлеп итү һәм саклау буенча зур эш башкарылды. 2011 елда тар белгечлектәге 30 табиб эшләргә килде.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә кайгыртабыз. Районда яшәүчеләрнең 10 проценты - инвалидлар. 2011 елда төрле чыганаклардан, шул исәптән район бюджетыннан инвалидларны яклауга 1,4 миллион сум бүленде.
«Уңайлы тирәлек» программасына аерым тукталасым килә. Аның максаты - аз хәрәкәтләнүчеләр өчен шәһәрне уңайлы итү. Озакламый шәһәрнең 5 учреждениесе әлеге гражданнар өчен уңайлы итеп җиһазландырылачак. Яңа төзелүче социаль объектлар да алар өчен уңайлы итеп төзелә. Шуны билгеләргә кирәк, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр - күп очракта актив һәм кызыксынучан. Барыгыз да белә торгандыр инде, Яшел Үзәннең инвалид-колясочниклар командасы 2011 елның октябрендә бочча уены буенча Россия кубогының бронза призеры булган иде. Аларның көчле рухы күпләр өчен үрнәк.
Модернизацияләү процессын төп алга җибәрүчесе яшьләр булырга тиеш. Яшел Үзән районында 30 яшькә кадәрге 30 мең кеше яши. Иҗтимагый яшьләр оешмалары, предприятиеләрдә яшьләр советлары, студент советлары эшли.
Безнең районда 9 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм 22 спорт клубы, 300 спорт корылмасы бар: 128е - районда, 172се - шәһәрдә. Шуны билгеләргә кирәк, узган елда физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнүчеләр сизелерлек артты. Шуның нәтиҗәсендә 523 спортчы спорт разряды алуга иреште, шул исәптән 21 кеше спорт мастерлыгына кандидат һәм спорт мастеры булды. Без якташларыбыз - Анастасия Доценко, Универсиадада Россия җыелма командасының әләмен йөртүче Андрей Ларьков һәм Шеньчженда әләм йөрткән авыр атлет Андрей Деманов белән горурланабыз.
Кызганычка, бассейн төзелеше программасына әлегә эләгә алмыйбыз. 160 мең кеше яшәгән район андый комплекска мохтаҗ булса да.
2011 елда балалар һәм яшьләр ялы, сәламәтләндерү һәм мәшгульлегенә 4800 кеше җәлеп ителде һәм ул узган еллар күрсәткеченнән югарырак булды. Бу өч ел буе эшләмичә торган «Горьковец» лагерен яңарту исәбенә дә булды. Шәһәрдә, ниһаять, аттракционлы балалар паркы эшли башлады.
Яшьләр турында сөйләгәндә ветераннар турында да әйтмичә уза алмыйм. Шундый әйтем бар: «Әйбәт укытучы өйрәтә, ә акыллысы - юнәлтә». Хөрмәтле ветераннар - дөрес юнәлеш, акыллы киңәш бирә алуыгыз өчен мин сезгә бик рәхмәтле. Киләчәктә дә остаз булып калырсыз дип ышанам.
Яшел Үзән һәрвакыт югары мәдәниятле шәһәр булды һәм анда яшәүчеләр барлык массакүләм чараларда актив катнаша.
Республика дәрәҗәсендәге мәдәни вакыйгасы булып 2011 елның 1 гыйнварында беренче музыкаль театр ачылу булды. Ел әйләнәсендә «Красавица и чудовище», «Ромео и Джульетта» мюзикллары премьерасы куелып, аларны меңәрләгән тамашачы карады.
2011 елның 7 апрелендә «Республика балалары - рухи яңарыш» республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Театр коллективы республика шәһәрләре буйлап актив гастроль эшчәнлеген башлап җибәрде. Гастрольләрдә эшләнгән акча - 800 мең сум «Яңарыш» республика фондына тапшырылды.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Музыкаль театрның яшь артистлары һәм бөтен яшел үзәнлеләр исеменнән безнең шәһәрнең 80 еллыгына музыкаль театр бинасын ремонтлауга республика бюджетыннан 98 миллион сум акча бүлеп биргәнегез өчен чын күңелдән сезгә рәхмәт белдерәбез.
Зөя уртау-шәһәрендә «Яңарыш» проектын гамәлгә ашыру кысасында масштаблы эшләр башкарылды. «Аварияле торак фондыннан күчерү» программасы буенча утрауда яшәүче 55 кеше 7 йортка күчерелде. 2012 елда калган 10 гаиләне күчерү планлаштырыла. Музей бинасы, елга вокзалы, купец Каменев йорты, архимандрит корпусы файдалануга тапшырылды. Газ, су һәм электр кертелде.
Хәзер утрауны элеккеге вакыты белән чагыштырып булмый. Утрау күзгә күренеп үзгәрде. Әлеге эштә катнашучылар каршында башымны иям.
Хөрмәтле коллегалар!
Йомгаклау күрсәткечләре - безнең хөкүмәтнең, бу залда катнашкан җитәкчеләрнең, хезмәт коллективларының, депутат корпусының зур эш нәтиҗәсе. Практика күрсәтүенчә, безнең эштә, бигрәк тә халык белән эшләгәндә вак-төякләр юк.
Безнең районның төп бурычы икътисадның һәм бөтен секторларның конкурентлы үсеше, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү булып тора.
Тормыш дәрәҗәсен күтәрү, ә аңа лаеклы белем бирү, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешен булдыру, милли традицияләрне саклау һәм башкалар керә. Бер генә мәсьәлә дә галочка өчен эшләнергә тиеш түгел.
Хөрмәтле депутатлар һәм кунаклар!
Сүземне тәмамлап, барыгызга да уртак эш өчен рәхмәтемне әйтәсем килә. Бергә булуыбыз нәтиҗәсендә алга куелган бурычны үти алдык.
Республика Президентына, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына безнең районга булышкан өчен рәхмәт җиткерәм. Безнең төп бурыч - гражданнарның һәм республиканың ышанычын аклау. Вәгъдә иткәннәрне тормышка ашыру өчен, бөтен көчебезне куярбыз.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250