Яшел Үзән

Гыйнвар – июнь: эш нәтиҗәләре 16+

Муниципаль районның узган яртыеллыктагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды. Тулаем алганда, предприятиеләр елның беренче яртысын әйбәт кенә күрсәткечләр белән тәмамлаган. Предприятиеләр һәм оешмалар 7 миллиард 452 миллион сумлык продукция җитештереп озаткан. Зур һәм урта кул предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы - 15 мең сум (Татарстанда уртача хезмәт хакы - 21 мең сум)....


Муниципаль районның узган яртыеллыктагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды. Тулаем алганда, предприятиеләр елның беренче яртысын әйбәт кенә күрсәткечләр белән тәмамлаган. Предприятиеләр һәм оешмалар 7 миллиард 452 миллион сумлык продукция җитештереп озаткан. Зур һәм урта кул предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы - 15 мең сум (Татарстанда уртача хезмәт хакы - 21 мең сум).

Әлифел Таразова

Хезмәт хакы турында сүз башлагач, 70нче елларда сыер савучылар арасында бик популяр булган бер такмак искә төшә:
Америка Кушма Штатларын,
Куып җитәрбез әле.
Куып җитеп, узып китеп,
Кызык итәрбез әле, - дип җырлый иде алар. Шул җырдагы кебек, безнең җитәкчеләр дә уртача хезмәт хакын республика дәрәҗәсенә җиткерү турында хыяллана, тик республикада хезмәт хакы артканнан-арта бара. Һәм безнең шәһәрдә яшәүче эшкә яраклы халык, күбрәк хезмәт хакы түләнә торган эш эзләп, башкалага, бүтән төбәккә юл тота. Нәтиҗәдә зур һәм урта кул предприятиеләрдә эшләүчеләр саны узган елгы дәрәҗәдән 0,3 процентка кимегән: предприятиеләрдә барысы 35,7 мең кеше эшли. Эшкә урнаштыру үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать итүчеләр азрак. Үзәктә елның беренче яртысында 1958 кеше исәпкә куелган, бу элекке елның беренче яртысы белән чагыштырганда 24,7 процентка ким. Балалар да азрак туган: 888 сабый дөньяга аваз салган булса, 1189 кеше бакыйлыкка күчкән. Беренче яртыеллыкта 509 пар өйләнешкән, 251е аерылышкан. Бу коры саннар тормышыбызның чынбарлыгын, яшәү рәвешебезне, иртәгесе көннең ничек буласын ачып сала.

Сәнәгать
Әйткәнемчә, предприятиеләрнең икътисадый күрсәткечләре начар түгел.
Гыйнвар-июньдә промышленность производствосы индексы 124,9 процент тәшкил иткән. Горький исемендәге һәм Серго исемендәге заводларның, ПФМК, «ЭРА», «Яшел Үзән ит комбинаты» подразделениесенең, «Казан» кошчылык фабрикасы, «ПКФ «Полюс» ширкәте, ФУЗО КамАЗ Тракс Рус, Васильево пыяла заводының эш күрсәткечләре әйбәт һәм алар сәнәгать производствосының позитив динамикасын саклауга уңай йогынты ясаган.
- Беренче яртыеллыкта 127,5 мең данә суыту техникасы (темп 116,1%), 16 мең тонна сөт продукциясе, 7,4 мең тонна кош ите, 3,9 мең тонна икмәк һәм күмәч, 149,6 тонна атланмай, 30,5 мең кубометр фанер, 92,3 миллион сумга мебель, 8 миллион данә кирпеч җитештерелде, - дип сөйли Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә.

Авыл хуҗалыгы
Урып-җыю эшләрендә 45 комбайн катнаша. 1 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, мөгезле эре терлек саны 16 процентка кимегән, 23 мең 164 баш терлек бар, шул исәптән 7337е - сыер. Беренче яртыеллыкта 12,5 мең тонна ит (темп 118,3%), 16,35 мең тонна сөт (71,8%), 8,6 миллион данә йомырка (92,9%) җитештерелгән. Ябык грунтта 17,6 мең (114,1%) тонна яшелчә үстерелгән.
«Майский» теплицалар комбинатында 7,87 гектар мәйданда заманча теплица комплексы төзелә, 7 мең тоннадан артык яшелчә үстерү күздә тотыла. 110 кешегә эш урыны булыр, анда хезмәт җитештерүчәнлеге традицион технологияләргә караганда ике тапкыр югары булачак. Сыер асраган хуҗалыкларга 2 миллион 460 мең сум субсидия бирелгән.

Инвестиция, төзелеш
Зур һәм урта кул предпрятиеләр икътисадны һәм социаль тармакны үстерүгә төп капиталга 1 миллиард 709 миллион сум инвестиция керткән, бу узган елгы дәрәҗәдән 9,6 процентка ким.
Төзү оешмалары 1,2 миллиард сумлык эш башкарган, узган елгы дәрәҗәдән 17 процентка күбрәк.
2012 елның беренче яртысында районда һәм шәһәрдә 16,7 мең квадрат метр торак тапшырылган, шуның 12,26 мең квадрат метры - предприятие һәм оешмалар көче белән.

Капиталь ремонт
Капиталь ремонт программасы кысаларында 187 миллион сумга 36 торак йортка капиталь ремонт ясалырга тиеш, отчет чорында 18 объектта 167 миллион сумлык эш башкарып чыкканнар.
Физик культура һәм спорт өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру барышында Мирныйда йөзү бассейнында (яңа бина төзелә), Норлатта спорт комплексында (ремонт һәм инвентарь алу) һәм «Маяк» спорт комплексында (чаңгы стадионын реконструкцияләү) билгеле бер эш башкарылган.
Авылларда халыкка медицина ярдәме күрсәтү объектларында, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә эш бара.

Транспорт
Автотранспорт белән 784,5 мең тонна йөк ташылган һәм бу былтыргыдан күп.

Кулланучылар базары. Кече бизнес
Халыкка 1,6 миллиард сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән.
Муниципаль районда I квартал нәтиҗәләре буенча 3843 хосусый эшмәкәр һәм 1381 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Аларда 5757 кеше эшли. Кече бизнес объектларында уртача хезмәт хакы 14364 сум. I кварталда 1,4 миллиард сум акча әйләнгән (темп 96%). Җирле бюджетка кече бизнестан гыйнвар - июньдә 84,4 миллион сум акча кергән, җирле бюджетка кергән бөтен салымның 16,5 проценты.

Финанслар
Бөтен предприятие һәм оешмаларның 65 проценты 711,3 миллион сум күләмендә табыш алган, 35 процентына 174,4 миллион сум күләмендә зыян килгән. 1 июльгә предприятиеләрнең 21,1 миллиард сум - кредит, 15,6 миллиард сум дебитор бурычы бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: