Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Гражданнар оборонасына – 80 ел

4 октябрьдә РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә «Гражданнар оборонасы буенча беренче чираттагы мероприятиеләр оештыру» темасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уздырыла. Бу чара илдә гражданнар оборонасы төзелүнең 80 еллык юбилеена багышлана. Бу хакта ТР МЧСының Яшел Үзән муниципаль районы идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов муниципаль район предприятие,...


4 октябрьдә РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә «Гражданнар оборонасы буенча беренче чираттагы мероприятиеләр оештыру» темасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уздырыла. Бу чара илдә гражданнар оборонасы төзелүнең 80 еллык юбилеена багышлана.

Бу хакта ТР МЧСының Яшел Үзән муниципаль районы идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.
Мондый өйрәнүләр Россиянең бөтен төбәкләрендә узачак. Ә Яшел Үзән районында оештырылучы бу чарада катнашачак предприятие, оешма һәм учреждениеләр билгеләнгән, планы төзелеп, гражданнар оборонасы җитәкчесе - район башлыгы тарафыннан расланган. В.Долганов белдерүенчә, бу планга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелергә мөмкин, шуңа күрә бөтен оешма җитәкчеләренә әзер булып торырга кирәк.
4 октябрьдә иртәнге 6да өйрәнүләр башлану турында сигнал биреләчәк. Аннан соң гражданнар оборонасы җитәкчелеге җыела һәм шул моменттан алып контроль төркем өйрәнүләр барышын тикшереп тора. Әлбәттә, бу өйрәнүләр Россия МЧСы ягыннан да контрольгә алыначак.
Район гражданнар оборонасының 12 хезмәткәре 4 октябрьдә идарәнең төп пунктына килә. Бу көнне Д.Рогозин һәм И.Халиков җитәкчелегендә видеоселектор киңәшмәсе уза, анда гражданнар оборонасы җитәкчеләренең муниципалитетларда бу өйрәнүләрнең барышы турындагы мәгълүматы тыңланачак.
Комплекслы өйрәнүләрне «Междуречье» комбинатында уздыру күздә тотыла. Ә ПФМК территориясендә 9нчы җыелма-эвакуация пункты эше күрсәтеләчәк, саклагыч әйберләр биреләчәк.
Көндез 13 сәгать 30 минутта гражданнар оборонасы хезмәткәрләре Горький исемендәге мәдәният сарае каршында смотрга җыела. Шунда ук юбилейга багышланган тантаналы чара була, анда гражданнар оборонасы эшендә активлык күрсәткән хезмәткәрләр, предприятие җитәкчеләре, командирлар һәм гражданнар оборонасының шәхси составына бүләк тапшырыла.
Болардан тыш, район мәктәпләренең барысында да илнең гражданнар оборонасы тарихына багышланган тематик дәресләр уздыру күздә тотыла.
Гражданнар оборонасының укыту-методика үзәгендә бу көнне ачык ишекләр көне дә узачак.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев