Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Файдага булсын

2 августта Горький исемендәге мәдәният сараенда республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә белем бирүнең эчтәлеген алдынгы мәгариф технологияләре ярдәмендә яңарту» темасына август киңәшмәсенең секция утырышы булды. Утырышның темасыннан аңлашылганча, анда мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә алдынгы технологияләрне кертү, 3 яшьтән зуррак сабыйларны балалар бакчасына урнаштыру, дәүләт-хосусый партнерлык механизмын...


2 августта Горький исемендәге мәдәният сараенда республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә белем бирүнең эчтәлеген алдынгы мәгариф технологияләре ярдәмендә яңарту» темасына август киңәшмәсенең секция утырышы булды.
Утырышның темасыннан аңлашылганча, анда мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә алдынгы технологияләрне кертү, 3 яшьтән зуррак сабыйларны балалар бакчасына урнаштыру, дәүләт-хосусый партнерлык механизмын үстерү, бакчага йөрмәгән өлкән яшьтәге балаларның укытуын оештыру хакында уртага салып сөйләштеләр.
Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясенең секция утырышлары, Яшел Үзәннән кала, Түбән Кама, Чаллы һәм Мамадыш шәһәрләрендә уза. Утырышка Казаннан гына түгел, Мәскәүдән дә дәрәҗәле кунаклар килүе аның зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйли. Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә эш-гамәлләрнең торышын, бу тармактагы проблемаларны тикшергән республика күләмендәге утырышларның Яшел Үзәндә бер тапкыр да үткәрелмәвен әйтергә кирәк. Бу безнең мәгариф системасына игътибар бирелә башлавына бер дәлил. Муниципаль район башлыгы Сергей Батин белдергәнчә, тәҗрибә уртаклашу файдага булачак.
Утырышны үткәрү урыны итеп Яшел Үзән шәһәренең сайлануы очраклы түгел. Соңгы елларда муниципаль районда республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Зөя мультимодаль Логистика үзәге, «Яңа Тура» технополисы, «Тандер» компаниясенең бүлү үзәге кебек зур проектлар тормышка ашырыла. Әмма бүген эшне үсеп килүче буынны тәрбияләүдән, аларга белем бирүдән башларга кирәк. Бүгенге көндә районда 53 балалар бакчасы эшли. 6950 бала бакчага йөри, аларга 714 мөгаллим тәрбия бирә.
- Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә урыннар санын арттыру - эшебезнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе, - дип сөйли утырышта Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Венера Рәхимова. - Былтыр «Бәләкәч» республика программасы буенча балалар бакчасында урыннар саны 180гә артты, шул исәптән 5 өстәмә группа һәм 80 урынга 18нче «Радуга» бакчасы ачылды. Бу максатка республика бюджеты 23 миллион 375 мең сум акча бүлеп бирде. Моннан тыш, былтыр районда, шефлар һәм спонсорлар ярдәме белән, 60 урынга өстәмә 4 группа ачылган иде. Ел ахырына кадәр җирле бюджет хисабына тагын 130 урынга 7 группа ачылырга тиеш. Шулай итеп, ике елда балалар бакчаларында урыннар саны барысы 430кә артты.

Әлифел ТАРАЗОВА
Тулырак варианты 62нче санда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X