Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Фатирлы булу – үзе бер бәхет

Яшел Үзән шәһәр башкарма комитетында 2012 елның 1 гыйнварына торак алуга мохтаҗлар исемлегенә 1107 кеше кертелгән булган, шуларның 115е - ятим балалар, 152е - инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр. Бөек Ватан сугышы инвалидлары, күп балалы гаиләләр, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, ерак төньяк районнардан күченеп кайтучылар, радиация нуры алган гражданнар да...

Яшел Үзән шәһәр башкарма комитетында 2012 елның 1 гыйнварына торак алуга мохтаҗлар исемлегенә 1107 кеше кертелгән булган, шуларның 115е - ятим балалар, 152е - инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр.

Бөек Ватан сугышы инвалидлары, күп балалы гаиләләр, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, ерак төньяк районнардан күченеп кайтучылар, радиация нуры алган гражданнар да шушы исемлектә. Шулай ук торак шартларын яхшыртуга өмет иткән бүтән категориядәге 707 граждан да чиратка куелган. Тузган торакта яшәүчеләр исемлеге дә бар. Андыйлар 461 гаилә.
Узган 9 айда Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты муниципаль торак фондыннан торак биналарны бирү буенча 58 карар чыгарган: 37 фатир - социаль найм, 21 фатир килешү буенча бирелгән.
Муниципаль район территориясендә торак программасын тормышка ашыру турында шәһәр башкарма комитетының муниципаль торак фонды һәм торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Людмила Таһирова әйтүенә караганда, муниципаль торак фондында уңайлы фатирлар юк, шуңа күрә әлеге бүлек торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм ЗМР башлыгы белән берлектә төрле дәүләт программаларында актив катнашырга тырыша.
Белгәнебезчә, шәһәрдә һәм районда «Социаль ипотека» республика программасы уңышлы тормышка ашырыла. Байтак шәһәрдәшебез шушы программа нигезендә фатир алу бәхетенә иреште. Әлеге программа республикада 2005 елдан башлап эшли һәм шушы вакыт эчендә бездә 2085 гаилә исәпкә куелган. 2005 елда - 405, 2006 елда 524 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча исәпкә куелса, былтыр - 177, быел 9 айда 123 гаилә, торак шартларын яхшыртуга исәп тотып, чиратка баскан. Шушы программа кысаларында 8 ел эчендә шәһәрдә һәм районда 912 гаилә торак шартларын яхшыртуга ирешкән. «Социаль ипотека» программасы буенча шәһәрнең Карл Маркс, Тургенев урамнарында, Васильево, Осиново бистәләрендә күп катлы матур-матур йортлар сафка басты. Яшь гаиләләр һәм акча кереме аз булган, күбесенчә бюджет тармагында эшләүче гаиләләр аеруча үз иткән программаны. Королев урамындагы биек-биек йортлар, яңа фатирлы булырга теләгән һәркайсыбызның игътибарын җәлеп итеп, ерактан үк күренеп, үзенә дәшеп тора, шуңа дә яшьләрнең күпчелеге квартирны социаль-мәдәни, спорт объектлары белән бергә зур темплар белән үсә торган яңа шәһәрчектән - Мирный микрорайоныннан алырга омтыла. Программа нигезендә, беренче взносны тулысынча керткән очракта, үзең сайлаган фатирны бер ел эчендә алырга мөмкин.
1 сентябрьгә алынган мәгълүматка караганда, «Социаль ипотека» программасы буенча фатирлы булырга теләгән 273 гаилә Татарстан Республикасы реестрына кертелгән. Торакның бер квадрат метрын ТР Президенты каршындагы Попечительләр советы раслый һәм ул Яшел Үзән шәһәрендә 2012 елга 26 мең сум күләмендә билгеләнгән. Күргәнебезчә, хәзерге вакытта базар бәясеннән түбәнрәк.
Әлбәттә, республикада «Социаль ипотека» программасыннан тыш, бүтән программалар да бар. Алар хакында газетабызның киләсе саннарының берсендә тулырак язма биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X