Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Елның иң мөһим мәсьәләсе

Яшел Үзән муниципаль районы Советы, районда 2012 елның төп бурычы итеп, хезмәт хакын күтәрүне куйды. XVII сессиядә әйтелгәнчә, узган ел район буенча уртача хезмәт хакы унбер меңгә дә җитеп бетмәгән. Ильяс САЛИХҖАН Билгеле, мондый авыр хәл белән халык үзе дә, район җитәкчелеге дә килешә алмый, дип белдерде сессиядә район башлыгы...

Яшел Үзән муниципаль районы Советы, районда 2012 елның төп бурычы итеп, хезмәт хакын күтәрүне куйды. XVII сессиядә әйтелгәнчә, узган ел район буенча уртача хезмәт хакы унбер меңгә дә җитеп бетмәгән.

Ильяс САЛИХҖАН

Билгеле, мондый авыр хәл белән халык үзе дә, район җитәкчелеге дә килешә алмый, дип белдерде сессиядә район башлыгы Сергей Батин. Райондагы, бигрәк тә, шәһәрдәге предприятиеләрнең җитәкчеләре бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тиешләр. Хуҗалыкларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары Казандагыдан ким булмаска тиеш, диде ул.
Халыкның фәкыйрьләнә баруы җитәкчеләрне дә борчый. Горький исемендәге мәдәният сараенда 15 март көнне үткән муниципаль район Советының XVII сессиясендә дә күтәрелде ул мәсьәлә. Анда районның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин хисап тотты. Әлеге мәсьәлә буенча Горький исемендәге Яшел Үзән заводы акционерлык җәмгыятендә генә үрнәккә куярлык үзгәрешләр булган - хезмәт хакын 25 процентка арттырганнар анда. Эш күләмен дә өч тапкырга диярлек арттырып, яшел үзәнлеләрне хезмәт белән тәэмин итүдә иң зур өлеш кертүче шул предприятие икәнлеге макталып әйтелде.
Тулаем алганда исә, 2011 елны районның күтәрелеш елы дип әйтергә мөмкин. Социаль яклау мәсьәләләрен хәл итү буенча - ундүртенче урыннан унынчыга менгән. Бюджет кереме 103 процентка үтәлгән... Районыбызда халык саны артып, 159232гә җиткән. Балалар тууында да сөенечле үзгәреш бар - 1796 бала тапканнар яшел үзәнлеләр 2011 елда.
Район авылларындагы халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе сессиядә аерым каралды. Гаилә фермаларын оештыру - моның бердәнбер юлы.
Авылларда гаилә эшен оештыру мәсьәләсе - һәрберебезнең күз уңында булырга тиеш, дип белдерде район башлыгы Сергей Батин үзенең йомгаклау сүзендә. Шулай ук авылларны олы юл белән асфальт юл салып тоташтыру эшләре дә тынычланырлык түгел. Быел каралган 265 млн. сум чик түгел - министрлыктан өстәмә сорауны туктатырга ярамый. Районда шактый эш башкарылган, әмма хәл ителәселәре дә байтак. Мәгариф тармагындагыларын аерым программа төзеп кенә ерып чыгарга мөмкин. Зөя утравына һәм Раифага сәфәр кылучылар өчен турист маршрутлары булдыруны да төптән уйларга вакыт. Яңа мөмкинлекләрдән үзебезнең эшмәкәрләр файдаланса отар иде, билгеле. Район башлыгы, үзенең сүзе ахырында, хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен кабат искә алып, аны бу елның иң мөһим бурычы дип әйтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гарифуллинның 2011 елдагы эшләргә хисап чыгышы XVII сессиядә каралган төп мәсьәлә булды. Аннан тыш агымдагы сораулар каралды.Совет депутатлары шулар буенча карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев