Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

ДТП чыкмаган көн юк

Агымдагы елның 5 аенда район территориясендә 72 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 13 кешенең гомере өзелгән, ә 97се төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Чагыштыру өчен: 2011 елда фаҗигаләр саны 76 булса, һәлак булганнар - 11, имгәнүчеләр 109 кеше. Шулай итеп, ДТПлар 4 очракка кимеп, һәлак булучылар 2 кешегә арткан. Имгәнүчеләр 12гә кимрәк булган....


Агымдагы елның 5 аенда район территориясендә 72 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 13 кешенең гомере өзелгән, ә 97се төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Чагыштыру өчен: 2011 елда фаҗигаләр саны 76 булса, һәлак булганнар - 11, имгәнүчеләр 109 кеше. Шулай итеп, ДТПлар 4 очракка кимеп, һәлак булучылар 2 кешегә арткан. Имгәнүчеләр 12гә кимрәк булган. Шул хакта, ДТП очракларына анализ ясау һәм ЮХИДИның агымдагы елның 5 аенда эшләгән эшләре турында Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев сөйләде.
2012 елда чыккан 72 юл һәлакәтенең 27сендә җәяүлеләр зыян күргән. Шуларның 19ы аларның үз гаебе белән чыккан (2011 елда - 32). Төп сәбәбе - җәяүлеләрнең юлга кинәт килеп чыгуы. Шәһәрдә җәяүлеләр юл чыга торган махсус урыннар җитәрлек булса да, кызганычка, кешеләр авария хәле тудырып, уңайлы урыннарны үзләре сайлый. Менә шулай ЮХИДИ хезмәткәрләре 2012 елда 2 меңнән артык җәяүлене административ җавапка тартырга мәҗбүр булган. Машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәсен бозуы да ДТП чыгуга сәбәп була. Әйтик, юл тизлеген арттыру, машиналарны әйләнеп узу һәм башкалар.
Авыр ДТПларның 37 проценттан артыгы Казан - Яшел Үзән, Сафоново - Помар һәм Мәскәү - Уфа юлларында чыга. Аларда 27 ДТП булып, 11 кешенең гомере өзелгән, 36сы җәрәхәтләнгән.
Шәһәр һәм район юллары 428 чакрымны тәшкил итеп, шуларның 106сы - шәһәрдә, 71 чакрымы - федераль һәм 251е башка төрле юллар.
2012 елда 1800 чакрым юл тикшерелеп, юлдагы җитешсезлекләрне бетерү өчен 30 күрсәтмә чыгарылган. 13 вазифадагы зат административ җаваплылыкка тартылган. Күрсәтмәне үтәмәгән һәм җитешсезлекләрне вакытында төзәтмәгән өчен 3 вазифадагы затны административ җавапка тартканнар. Урам юл челтәрен куркынычсыз хәлдә тоту мәсьәләсе проблемалы булып калуын дәвам итә. Тротуарларның начарлыгы да үз эшен эшли. Энгельс - Комсомольская, Гоголь - Заикин урамнары чатына светофор куярга кирәклеге көнүзәк мәсьәлә булып тора. Районның зур терәк пунктларында ЮХИДИда эшләнгән һәм расланган юл хәрәкәтен оештыру схемасы юк. Муса Җәлил, Молодежная, Шәриф Камал, Юннатская, Энергетическая, Березовая, Калиновая, Липовая, Революция урамнарында асфальт юл булмау юл хәрәкәтендә проблемалар чыгара, яз - көздә ашыгыч хезмәт күрсәтү транспортына йөрү өчен кыенлык тудыра. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемасы дәүләт масштабына әверелгән.
2012 ел башыннан ЮХИДИның шәхси составы юл кагыйдәсе бозу буенча 72278 очрак ачыклаган. Шул исәптән 264 машина йөртүче исерек хәлдә, 60795е тизлек арттырган өчен һәм башка сәбәпләр белән тоткарланган. Көненә шәһәр һәм район юлларында уртача 14ләп ДТП чыга. Нәтиҗәдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә матди зыян китергән бер ДТПны - 1, ә зыян күрүчеләр булган фаҗигане 3-4 сәгать тикшерергә туры килә.
Бу көнгә Яшел Үзән районы буенча 26691 автомототранспорт берәмлеге исәптә тора. 2004 ел белән чагыштырганда транспорт 12290 берәмлеккә арткан.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев