Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Дүрт мәктәп капиталь ремонт планына кертелгән

4 мартта булачак сайлау гадел узарга тиеш. Россия Федерациясе президентын сайлау үтә күренмәле булсын өчен, шәһәрдә һәм районда сайлау участокларында камералар урнаштырыла. Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән шәһәренең һәм Яшел Үзән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисләре Александр Мухин һәм Эльза Кадникова хәбәр итте. Киңәшмә, һәрвакыттагыча, Горький исемендәге мәдәният...

4 мартта булачак сайлау гадел узарга тиеш. Россия Федерациясе президентын сайлау үтә күренмәле булсын өчен, шәһәрдә һәм районда сайлау участокларында камералар урнаштырыла.

Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән шәһәренең һәм Яшел Үзән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисләре Александр Мухин һәм Эльза Кадникова хәбәр итте. Киңәшмә, һәрвакыттагыча, Горький исемендәге мәдәният сараенда узды.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин ясаган анализдан күренгәнчә, шәһәр һәм район тормышында узган атнада байтак мөһим вакыйга булган. Шулардан иң әһәмиятлесе - «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга булышлык итү фонды турында» 2007 ел, 21 июль, 185нче федераль законга ярашлы рәвештә, 30 елдан элек төзелгән барлык мәктәпләрнең капиталь ремонт программасына керүе. Безнең муниципаль районда андый мәктәпләр 15. Әлеге программа буенча быел 4 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак һәм аларда ремонт эшләре 1 сентябрьгә - Белем көненә тәмамланырга тиеш.
Мәгариф системасында искә алырлык тагын бер мөһим вакыйга турында әйтеп китәргә кирәк: 18 февральдә шәһәрнең иң зур урта гомуми белем бирү йортларыннан берсе - 1нче лицей 125 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1нче лицей Яшел Үзәнгә шәһәр статусы бирелгәнче үк эшли башлаган һәм йөз елдан артык вакыт эчендә меңләгән укучысын олы тормыш юлына озаткан.
Федераль Иминлек хез-мәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Павел Артамонов 2012 елның 4 мартында узачак Россия Федерациясе президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү барышында иминлекне тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде. Аның әйтүенә караганда, авыл җирлекләре соңгы ике елда җирлеккә бүтән төбәкләрдән күченеп кайтучылар һәм буш торган ызбалар турында информация бирүне билгесез сәбәпләр аркасында суза.
Яшел Үзән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева муниципаль районның 2011 елдагы бюджет үтәлеше турында доклад ясады. Докладтан мәгълүм булганча, берләштерелгән бюджетка ел дәвамында 2105 миллион сум акча кергән. Иң күп акча физик затлар кеременә салымнан алынган һәм ул 661 миллион сум тәшкил итә. Җир салымы да шактый: 2009 елда - 87 миллион сум, 2011 елда - 91 миллион сум.
Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин районда узган «Чаңгы юлы-2012» ярышларына бәяләмә бирде. 1, 2, 3 чакрымга узган ярышларда район һәм шәһәрнең спорт сөючеләре актив катнашкан. Гаилә эстафетасында Беловлар гаиләсе - I, Грузковлар - II, Беркутовлар гаиләсе III урынны алган. «Чаңгы юлы-2012»дә җитәкчеләр 2013 метрга чапкан (Казанда 2013 елда узачак универсиада уңаеннан шундый дистанция бирелгән аларга) һәм анда ПОЗИСның бүлек җитәкчесе Александр Ильин - I, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов - II, 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Руслан Бариев III урында.
Муниципаль район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Александра Галкина Май чабу бәйрәмен (Масленица) үткәрү хакында сөйләде. Бәйрәм дүшәмбедә үк башланды: киңәшмәгә килгән җи-тәкчеләрне иртүк мәдәният сарае фойесында милли киемнәр кигән сылу кызлар майда кызарып пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250