Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бәйрәм узды, тормыш дәвам итә 16+

«Узган атна вакыйгаларга бай булды. Районга РФ Президенты В.Путин килде, Татарстан хөкүмәте башлыгы И.Халиков Горький исемендәге заводны карады, яңа катерга нигез салынды. Әлеге катер «Зеленый Дол» исемен йөртәчәк», - дип сүзен башлады муниципаль район башлыгы С.Батин җитәкчеләр белән үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә. Узган атна шәһәребезгә 80 ел тулуны бәйрәм итү белән...


«Узган атна вакыйгаларга бай булды. Районга РФ Президенты В.Путин килде, Татарстан хөкүмәте башлыгы И.Халиков Горький исемендәге заводны карады, яңа катерга нигез салынды. Әлеге катер «Зеленый Дол» исемен йөртәчәк», - дип сүзен башлады муниципаль район башлыгы С.Батин җитәкчеләр белән үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә.

Узган атна шәһәребезгә 80 ел тулуны бәйрәм итү белән дә хәтергә кереп калачак. Дөрес, табигать бу көнне бәйрәм итүгә үзенең төзәтмәләрен кертте, иртәдән үк барган яңгыр аркасында кайбер бәйрәм тантаналарын ябык биналарда үткәрергә мәҗбүр булдылар, шулай да шәһәрдәшләребез һәр чара да актив катнашты.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе О.Купоросова «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясен тормышка ашырырга ярдәм иткән хәйриячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, чын күңеленнән рәхмәтен җиткерде. Шушы киңәшмәдә катнашучыларның яртысы бу Рәхмәт хатларына ия булды.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» («Доверие») реабилитация үзәге турында аның җитәкчесе Т.Сабурская сөйләде. Әлеге реабилитация үзәгенә 1996 елда «Инвалид балалар» федераль программасы кысаларында нигез салына. 2009 елда автоном учреждение юридик статусына күчерелә. Әлеге үзәктә 1,5 яшьтән алып 18 яшькәчә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тернәкләндерү курслары үтә.
2011 елдан «Уңайлы мохит» дәүләт программасы нигезендә капиталь ремонт эшләре башланган. Тәрәзәләрне алыштырганнар, пандуслар ясалган, машина туктарга урыннар булдырылган. Ә менә бассейнны ремонтлауга мөмкинлекләре юк әлегә. С.Батин киләсе елга бу бассейнны ремонтлауны күз уңында тотарга, һәм теләсә нинди грант программаларына эләгүне максат итеп куярга кирәк дип басым ясады.
Янгынга каршы торучыларның 2012 елда 8 айлык хезмәте йомгаклары белән ТР Яшел Үзән шәһәре янгынга каршы гарнизоны җитәкчесе З.Хәлиуллин таныштырды.
Иң сөендергәне - янгыннар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 25 процентка кимрәк булган. Янгында үлүчеләр саны да азрак. Моны җитәкче эшне тиешле дәрәҗәдә оешканлыктан күрә. Авыл җирлекләре башлыклары карарлары нигезендә авылларда үзләре теләүчеләрдән оештырылган 76 янгынга каршы тору дружиналары бар. Аларда барлыгы 736 кеше исәптә тора. Районда 5 янгынга каршы тору командасы бар. Аларда янгын сүндерү машиналары тәүлек әйләнәсе сакта тора. Ул отрядларның икесе - Күгештә һәм Татар Танаенда - быел май аенда ачылды. Димәк, шәһәрдән төп көчләр килеп җиткәнче бу машиналар берничә минут эчендә районның иң ерак авылларында булалар һәм янгынга каршы тора алачаклар. Татар Танае янгынга каршы торучылары 10 авылга хезмәт күрсәтсә, Күгеш авылындагылар 6 авылга кизү тора.
И.Габидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X