Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Буйдак егет фатир алды

Осиново бистәсендәге Радужный микрорайонында полиция хезмәткәре Илгиз Гаязовка өч бүлмәле өр-яңа фатир тапшырдылар. Торак алган егетебез шул микрорайонда өлкән участок уполномоченные булып хезмәт итә. Турысын әйтергә кирәк, халыкка да уңайлы бу - өлкән уполномоченныйның кабул итү бүлмәсе дә шул ук йортта урнашкан ич. Полиция майоры Гаязовка яңа өй ачкычы тантаналы...

Осиново бистәсендәге Радужный микрорайонында полиция хезмәткәре Илгиз Гаязовка өч бүлмәле өр-яңа фатир тапшырдылар. Торак алган егетебез шул микрорайонда өлкән участок уполномоченные булып хезмәт итә. Турысын әйтергә кирәк, халыкка да уңайлы бу - өлкән уполномоченныйның кабул итү бүлмәсе дә шул ук йортта урнашкан ич.
Полиция майоры Гаязовка яңа өй ачкычы тантаналы төстә тапшырылды. Тантанада ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов һәм Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин катнашты. Җитәкчеләр, ма­йорны котлап, аңа эшендә уңышлар теләделәр. Иш янына куш дигәндәй, министр урынбасары яңа «Лада-приора» машинасы бүләк итеп тә сөендерде аны. Яңа өйне дә карап чыктылар җитәкчеләр һәм бик канәгать калдылар. Бар уңайлыклары булган иркен фатир кемгә генә ошамас икән!
Участок уполномоченныеның кадерен беләләр хәзер. Узган ел безнең районда Мулла Иле, Олы Ходяш авылларында һәм Октябрь бистәсендә төзелгән иде инде мондый йорт, бусы менә дүртенчесе булды. Министр урынбасары әйтүенчә, бу эш республика программасына таянып алып барыла һәм республика буенча киләсе елда барлыгы 106 торак төзеләчәк. Кирәкле һәм мөһим чара бу. Участок уполномоченныеның үзе эшләгән микрорайонда яшәве - халык белән янәшә булуы аеруча әһәмиятле икәнлеген район башлыгы да әйтеп үтте.
Әйтергә кирәк, Радужный мик­рорайоны зур, анда җәмгысы 13500 кеше яшәячәк. Аның олы юллар чатында һәм башкалага якын урнашкан булуы да катлаулы проблемалар тудырачагы һәркемгә дә аңлашыла. Әйе, эш мәйданы зур Илгиз Гаязовның, әмма каушатмый алар аны. Ул инде полициядә егерме елга якын хезмәт итә һәм соңгы унике елын участок уполномоченные хезмәтендә эшли. Мөгаен, эшенә бирелептер, гаилә корырга да өлгермәгән икән әле үзе. Әле бирелгән өй дә, машина да хезмәтендә һәм тормышында уңайлыклар китерер, билгеле. Өлкән участок уполномоченныена уңышлар телисе килә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X