Яшел Үзән

Бурычлы булып калмаслар

Районда, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек җитештерү тармагын үстерү өчен, 21 августка алынган мәгълүматларга караганда, 39 миллион сумга 265 кредит бирелгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 35 кредитка күбрәк. Болар хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин җитәкчеләр киңәшмәсендә хәбәр итте. Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең атна саен була торган...

Районда, авыл хуҗалыгын һәм азык-төлек җитештерү тармагын үстерү өчен, 21 августка алынган мәгълүматларга караганда, 39 миллион сумга 265 кредит бирелгән, бу узган елгы дәрәҗәдән 35 кредитка күбрәк. Болар хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин җитәкчеләр киңәшмәсендә хәбәр итте.
Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең атна саен була торган эшлекле киңәшмәсе бу юлы, гадәттәгечә, дүшәмбе көнне түгел, ял булу сәбәпле, сишәмбе көнне узды. Һәр айның өченче атнасында киңәшмәгә авыл җирлеге башлыклары да чакырыла. Бүтән дүшәмбе киңәшмәләреннән аермалы буларак, анда шәһәрнең йөзен билгеләүче һәм берләштерелгән бюджетка иң күп акча кертүче төп предприятиеләрнең генераль директорлары катнаша.
Бу юлы киңәшмәдә Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин районның узган яртыеллыктагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад ясады (бу хакта киләсе саннарның берсендә тулырак язма биреләчәк). Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәисә Афанасьеваның чыгышы тулысы белән Шәһәр көнен оештыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләгә - урак барышына киң тукталды. Районда урып-җыю мәйданнары 12779 гектар тәшкил итә, шул исәптән 5380 гектары - көзге культуралар, 5699 гектары - сабан культуралары, 1700 гектары - бөртеккә кукуруз. Уракка 45 комбайн әзерләнгән һәм шуның 35е турыдан-туры игеннәрне суктыруда эшли. Бер комбайнга 317 гектарда эш башкарырга туры килә, әмма бу уртача республика күрсәткеченнән түбән. Җитәкче белдергәнчә, быелгы һава торышы 2010 елдагысына охшаш. Эссе булу аркасында туфракта дым балансы бозылган, шуның нәтиҗәсе буларак, башак, авырлыгын һәм сыйфатын югалтып, йә буш, йә җыерылып каткан. Бу, үз чиратында, уңышның сизелерлек кимүенә сәбәп. Бөртекле-кузаклы культураларның бер гектарыннан уртача уңыш 15,6 центнер. Дөрес, белгечләр әйтүенчә, кукурузны суктырып алгач, уртача исәпләнгән санның бераз гына булса да күтәрелүе ихтимал.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән, механизаторлар көзге культураларны чәчүгә кереште. 16 августта старт алган көзге чәчү эшләре 5 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш.
Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән хуҗалыкларда терлекләрне кышкы чорда асрауга әзерлек эшләре дәвам итә. Терлекчелек биналары һәм технологик җиһазлар шактый искергән булу сәбәпле, аларны төзәтү-төзекләндерүгә акча да, вакыт та күбрәк сарыф ителә.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белдергәнчә, авыл кешесе, көзге эшләрне вакытында һәм тулы күләмдә башкарып, үз алдына куйган бурычларны намус белән үтәп чыгар.
Әлифел Таразова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: