Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бурычлар акрын гына кими

Яшел Үзәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар мәсьәләсе тикшерелде. ЯҮМР җитәкчелеге киңәшмәсендә ЖКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов ике ай эчендә бурычларны 249 млн сумнан 232 млн сумга кадәр киметүләрен белдерде. 2013 елның 1 сентябренә бу сан 215 млн сумга кадәр кимергә тиеш. Халыкның 3-5 проценты коммуналь хезмәтләр өчен берничек тә түли...


Яшел Үзәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар мәсьәләсе тикшерелде. ЯҮМР җитәкчелеге киңәшмәсендә ЖКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов ике ай эчендә бурычларны 249 млн сумнан 232 млн сумга кадәр киметүләрен белдерде. 2013 елның 1 сентябренә бу сан 215 млн сумга кадәр кимергә тиеш.

Халыкның 3-5 проценты коммуналь хезмәтләр өчен берничек тә түли алмый. Халыкның түләү сәләте түбән булуы мәсьәләсе республика дәрәҗәсенә чыгарылды. Түләүләрне дәүләт субсидияләштерүе яки ЖКХ түләүләре буенча рентабельле тарифлар формалаштыру кирәк дигән фикер яңгырады.
Яшел Үзәннең беренче дүрт гаиләсе авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм акциясендә катнашты. Кулланган коммуналь-торак хезмәтләренә түләү күпчелек өчен проблемага әйләнде, район җитәкчелеге моны аерым контрольдә тота. Бүгенге көндә шәһәр һәм район халкы ресурслар белән тәэмин итүче һәм хезмәт күрсәтүче төрле оешмаларга 200 млн сумнан артык бурычлы. Мондыйлар арасында астыртын түләмәүчеләр күпчелекне тәшкил итә, әмма арада чыннан да авыр хәлдә калган гаиләләр дә бар. «Уют» ширкәте матди ярдәм итү өчен шундый дүрт гаиләне сайлап алды. Мондый ярдәм компаниягә шактый зур сумма - 170 мең сумга төшкән, әмма алар чын күңелдән Ураза бәйрәме һәм Шәһәр көне уңаеннан ярдәм иткән. Эшмәкәрләр бу гаиләләрнең коммуналь хезмәтләргә бурычын каплап кына калмаган, бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр дә ясаган.
Яшел Үзән шәһәре коммуналь-торак хуҗалыгы департаменты җитәкчесе эшмәкәрләргә рәхмәт белдерә һәм башка бай эшмәкәрләр дә мондый башлангычтан читтә калмас, дип ышана.
ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев