Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Бурыч арта да арта

Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә халыкның бурычы арту кискен проблема булып тора. Яшел Үзән муниципаль районы буенча ул 1 апрельгә 197 миллион сумнан арткан. Шәһәрдә яшәүчеләрнең - 145 миллион сум. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде. «Яшел Үзән шәһәре информацион-исәп-хисап үзәге» муниципаль...

Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренә халыкның бурычы арту кискен проблема булып тора. Яшел Үзән муниципаль районы буенча ул 1 апрельгә 197 миллион сумнан арткан. Шәһәрдә яшәүчеләрнең - 145 миллион сум. Бу хакта Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде.

«Яшел Үзән шәһәре информацион-исәп-хисап үзәге» муниципаль унитар предприятиесе директоры Елена Измайлова чыгышына караганда, бу бурыч ел башына 188 миллион сум тирәсендә булган. Өч айдан артык бурычы булган лицевой счетлар саны 5 меңнән артып, 824енең бурычы 50 мең сум тәшкил итә. 643 лицевой счет буенча 2011 елда бер генә түләү дә кертелмичә, бурыч 59 миллион сумнан арткан. Шулардан 474 лицевой счет - шәһәргә, калганнары районга туры килә. Әйтик, Васильевода андый счетлар 90 булып, бурыч 9 миллион сум тәшкил итә. «Каскад» ТСЖсында (Мизиново авыл җирлеге) 10 лицевой счетның бурычы 700 мең сум, Әйшәнең «МПП Комэнерго» ширкәте идарәче оешмасында 13 лицевой счетка 1,1 миллион сум туры килә. Октябрьский һәм Осиново авылы җирлекләрендә дә бурычлар бар.
Яшел Үзән муниципаль районында тарифлар буенча түләүләр ай саен уртача 98 миллион сум исәпләнә. Шулардан җылылык хезмәте - 37 процент, су белән тәэмин ителеш - 13,9, агымдагы ремонт, йортларны тоту - 16,4, капиталь ремонт - 9,1, электр белән тәэмин итү - 5 процент тәшкил итә. Болардан тыш, көнкүреш калдыкларын чыгару, торак фонды белән идарә итү, лифтлар хезмәтләре өчен шуңа ярашлы рәвештә 2,8, 2,1 һәм 1,4 процент.
2006 елдан бирле үзәкнең www.irc-zelenodol.ru адресы буенча сайты ачылган. Әлеге сайтка кереп һәм теркәлеп, түләүче үзенең лицевой счетын тикшерә һәм сораулар бирә ала. 2011 елның июненнән башлап ТКХ өчен Интернет челтәре аша түләргә була (uslugi.tatarstan.ru адресы буенча ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша керергә).
Теманы дәвам итеп, «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Илья Благовещенский күп катлы йортларда капиталь ремонт барышы һәм түбәләр торышы турында сөйләде. Капиталь ремонт программасына 36 йорт кертелгән. Бу программага быел 187 миллион сум акча каралган, ул узган елдан 2 тапкыр кимрәк. Хәзер күп катлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонт өчен федераль стандартлар буенча 1 квадрат метр өчен 5 сум 40 тиен түли. Быел милек хуҗасының капиталь ремонт өчен түләгән 1 сумына бөтен төрле бюджетлардан 1 сум 70 тиен субсидия бирелә.
2011 елда 249 йортта агымдагы ремонт ясалган. 29 мең квадрат метр түбә ремонтланса да, аларга бәйле эшләр ел саен кабатланып тора. Кышын кар һәм боз катламын чистарту түбәләрне эштән чыгара. Шулай итеп, ел саен бер проблема кабатланып тора: җәен ремонтланган түбәләр кышын тагын бозыла. Бу котылгысыз хәлне түбәләргә комплекслы ремонт ясап кына төзәтеп була.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев