Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Булганны үзләштерү дә осталык таләп итә

Узган атнада муниципаль район депутатлары XXIII сессиягә җыелды. Сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре, районның һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Сессия тулысынча 9 айлык йомгакларга багышланган иде. Яшел Үзән районының 9 айда социаль-икъдисадый үсеше турында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин чыгыш ясады. Шәһәр һәм район...


Узган атнада муниципаль район депутатлары XXIII сессиягә җыелды. Сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре, районның һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.

Сессия тулысынча 9 айлык йомгакларга багышланган иде.
Яшел Үзән районының 9 айда социаль-икъдисадый үсеше турында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Грушин чыгыш ясады. Шәһәр һәм район планга ярашлы рәвештә үсешен дәвам итә. Быел шәһәрдә һәм районда шактый гына юллар төзәтелде, капиталь ремонт вакытында башкарылып чыкты, җылылык сезоны вакытыннан алда ачылды. Дөрес, кыенлыклар да җитәрлек, күбрәк юллар саласы, күбрәк ремонт белән шөгыльләнәсе килә. Ләкин санаулы акча тиз бетә, шулай да максат - булган кадәрен экономияле тотып, сыйфатлы эш башкару.
2012 елның 9 аенда район бюджетының үтәлеше, муниципаль район башкарма комитеты резерв фондындагы акчаларны тоту турында финанс палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева депутатларны таныштырды. Бюджет план буенча вакытында үтәлеп бара, шулай да ел ахырына таба хәлләр кискенләшә - элек акча җитеп бетми иде - хәзер булган акчаны кулланып бетерә алмый кайбер җитәкчеләр. Мәгариф системасында шактый гына акча үзләштерелмәгән, кайбер авыл җирлекләре арасында да үзләштереп бетерелмәгәннәре бар.
Болардан тыш депутатлар тагын оештыру мәсьәләләренә караган сорауларга җаваплар таптылар, фикер алыштылар...
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев