Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Биек-биек йортлар калка

Быел төзүчеләр шәһәрдә һәм районда 130 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга ниятли, бу узган елгы дәрәҗәдән 15 процентка күбрәк. Узган якшәмбедә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте һәм елның беренче яртысында башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясады. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов тулырак сөйли. - Беренче яртыеллыкта...


Быел төзүчеләр шәһәрдә һәм районда 130 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырырга ниятли, бу узган елгы дәрәҗәдән 15 процентка күбрәк.

Узган якшәмбедә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте һәм елның беренче яртысында башкарылган эшләргә кыскача йомгак ясады. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов тулырак сөйли.
- Беренче яртыеллыкта шәһәр һәм район төзүчеләре көче белән 35,3 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырдык. Күркәм эшләре белән танылган «Восход» һәм «Ак Таш» фирмалары «Социаль ипотека» программасында катнашучылар өчен Королев урамында ике күп катлы торак йортны салып бетерүгә иреште. Әлеге йортларның берсенә авария хәлендәге торак йортларда яшәүче 27 гаилә күченә.
Районда да бу юнәлештә эшләр матур гына дәвам итә. Ореховка бистәсендә яңа йортлар күп. Менә тагын 12 йорт сафка басты. 2нче төзү-монтаж идарәсе Мәскәү урамында аз катлы торакның икенче чиратын, ә «90нчы ПМК» ширкәте Осиновоның «Радужный» микрорайонында 160ар фатирлы ике йорт төзеп бетерде.
Халык та үзенә йорт салуда актив. Дөрес, беренче яртыеллыкта күрсәткечләр мактанырлык түгел, чөнки күпләр йортны ел ахырында файдалануга тапшыруны кулай күрә. Ни генә дисәң дә, көннәр коры торганда төзелешнең һәр участогында кызу эш кайный. «Зеленодольскгорстрой» ширкәте эшчеләре октябрьдә Васильевоның Ленин урамындагы йортны файдалануга тапшырырга әзерли һәм бу йорттан 21 фатир тузган торакта яшәүчеләргә биреләчәк. Карамалы Тауда яшәүче 17 гаилә «Тузган торак» программасы буенча «ГрейтСтрой» ширкәте төзүчеләре тырышлыгы белән быел сафка басачак йорттан фатир алырга өмет итә. Әлеге йорт хуҗаларын ноябрьдә каршы алачак. Зөя кала-утравында да соңгы ике елда байтак йорт калкып чыкты, чираттагыларында ноябрьдә өй туйлару үткәрү күздә тотыла.
Осиново - соңгы елларда бик күп торак төзелә торган сирәк бистәләрнең берсе. Андагы биек-биек йортлар, күзләрне иркәләп һәм үзенә җәлеп итеп, ерактан ук күренеп тора. Хәзерге вакытта «Татстрой» җәмгыяте төзүчеләре көче белән «Радужный» микрорайонында күп катлы биш йорт төзелеп ята. Уртак тырышлык белән ел ахырына кадәр биредә җәмгысе 60,4 мең квадрат метр торак сафка басарга мөмкин.
Яшел Үзәндә дә байтак гаилә өй туе үткәрергә әзерләнә. Ленин урамында ноябрьдә 167 фатирлы йортта төзү эшләре тәмамлана, декабрьдә 1нче Май урамында 156 фатирлы йорт хуҗаларын кабул итәр. Йортларны беренчесен «Консоль-С» ширкәте төзесә, икенчесен «Казанская инвестиционно-строительная компания» ширкәте сала. «Овощевод» күмәк хуҗалыгы 18 фатирлы торак йортны октябрьдә үк тапшырмакчы, һәрхәлдә, анда эшләүче «2нче төзү-монтаж идарәсе» ширкәте эшчеләре, җәйнең яңгырсыз коры көннәренең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калу өчен, бөтен тырышлыгын куя.
***
Авыл җирлекләренә шалтыратып, авылда йорт салучыларны да белештек:
Мәдинә Зиннурова, Мулла Иле авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы:
- Аерым йорт салучылар булмаса да, халык тик ятмый: йортларын киңәйтү, тагын да яхшырту белән мәшгуль. Аерым кухня, йә булмаса йокы, ванна бүлмәсе төзи.
Рузалина Җиһаншина, Олы Шырдан авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы:
- Аерым йорт салган кеше юк, әмма йорт-җир, каралты-кураларын киңәйтүчеләр бар.
Алексей Филимонов, Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
- Йорт салган кеше булмаса да, искесен төзәтеп-ремонтлап, яшәргә яраклы хәлгә китерүчеләр күп. Иске өйләргә дә газы-суы кергән, юлга асфальт җәелгән һәм аны кыш көне дә чистартып торабыз. Иске өйне сатып алучыларның кайсыберләре аны җәй көне дача буларак файдалана, шул ук вакытта, пропискага кереп, биредә яшәүчеләре дә бар. Соңгы вакытта 14 кеше, күп балалы гаилә буларак, җир участогы алды, аны рәсмиләштереп, йорт салырга мөмкиннәр. Бездән Казанга 60 чакрым, ара ерак булганлыктан, башкалага йөреп эшләү читенрәк. Яңа Турада эш җәелсә, бездә яшәүчеләр тагын да артыр мөгаен.
Марат Шакиров, Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы:
- Иске йортны яңартучылар булса да, авыл халкы арасында яңа йорт салырга тәвәккәлләүчеләр юк. Дөрес, Казанда яшәүче ике гаилә, соңыннан бирегә күченеп кайту нияте белән, авылда йорт төзүгә кереште. Тик быел гына салып бетерә алмаслар әле, йортларны зур, иркен итеп төзиләр. Бездә яшәү өчен бөтен шартлар бар. Бу көннәрдә авылларда чишмәләрне чистарту, тәртипкә китерү белән мәшгульбез. Чишмә буйларының төзеклеге авыл халкының әдәпле, эшчән булуы, тирә-юньгә мөнәсәбәте турында сөйли, өстәвенә, авыл халкы чәйгә суны саф сулы чишмәдән ала.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев