Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Берсен төзибез, икенчесе – планда

Быел шәһәрдә һәм районда 110000 квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш, шуның 21404 квадрат метры - «Социаль ипотека» программасы буенча. 42 мең квадрат метр торакны халык хәзерге вакытта үз акчасына сала. Узган 10 айда быел сафка басарга тиешле торакның нибары 50 проценты кулланучыга тапшырылган. «Социаль ипотека» программасы буенча Зөя утрау-шәһәрчегендә...

Быел шәһәрдә һәм районда 110000 квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш, шуның 21404 квадрат метры - «Социаль ипотека» программасы буенча.

42 мең квадрат метр торакны халык хәзерге вакытта үз акчасына сала. Узган 10 айда быел сафка басарга тиешле торакның нибары 50 проценты кулланучыга тапшырылган.
«Социаль ипотека» программасы буенча Зөя утрау-шәһәрчегендә төзелгән - 5 торак йортка, шәһәрнең Королев урамында 70әр фатирлы ике йортка авария хәлендәге торак йортта яшәүче өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яу кырында һәлак булган сугышчыларның тол хатыннары, яшь һәм күп балалы гаиләләр күченде. Моннан тыш, шушы ук программа буенча Зөя утрау-шәһәрчегендә - 8 йортны, Тургенев урамында - 110 фатирлы, Королев урамында 70 фатирлы торак йортларны файдалануга тапшырырга әзерлиләр һәм ноябрь аенда ук аларга, конкурста катнашкан һәм иң күп балл җыйган бәхетле гаиләләр күчәргә мөмкин.
Төзү-монтаж оешмалары барысы 13975 квадрат метр, шул исәптән, Осиновода - 179 һәм 119 фатирлы ике йортны, «Загородный клуб» һәм «Ореховка» коттеджлар бистәләрендә 17 коттеджны төзеп саткан һәм ел ахырына кадәр калган ике айда 32171 квадрат метр торакны, төзеп бетереп, тапшыруга әзерли.
2012 елга да торак йортлар төзү планы, быелгы кебек, зур: барысы 110 мең квадрат метр фатир салып керергә дигән уй-ният бар, шуның 15 мең квадрат метры - «Социаль ипотека» программасы буенча. Мирныйның Королев урамында 70әр фатирлы дүрт торак йорт сафка бастырырга тели төзүчеләр. Коммерция төзелеше дә әйбәт темплар белән барачак. Шәһәрнең Солнечная һәм 1нче Май урамнарында, Төзүчеләр проспектында, Осиновода барысы күп катлы 8 торак йорт, ягъни 61 мең квадрат метр торак төзергә ниятлиләр. Халык та, алма, пеш, авызга төш дип, кемнеңдер китереп биргәнен көтеп ятмый: киләсе елда үз көче белән 34 мең квадрат метр йорт салырга исәпли.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250