Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Берәүләр эшләде, икенчеләре ...

Шәһәрне чистарту һәм аны санитар-эпидемиологик таләпкә туры килерлек итү максатыннан, 2012 елның 19 сентябрендә башкарма комитет чисталык айлыгы игълан иткән иде. Айлык барышында шәһәрдә шимбәдә - 2, чәршәмбе көннәрендә 6 өмә үткәрелде. Айлык барышында предприятие һәм оешмаларның күпчелеге үзенә беркетелгән территорияне һәм тирә-юньне чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан намус белән чистартты. Шәһәрне...

Шәһәрне чистарту һәм аны санитар-эпидемиологик таләпкә туры килерлек итү максатыннан, 2012 елның 19 сентябрендә башкарма комитет чисталык айлыгы игълан иткән иде. Айлык барышында шәһәрдә
шимбәдә - 2, чәршәмбе көннәрендә 6 өмә үткәрелде.

Айлык барышында предприятие һәм оешмаларның күпчелеге үзенә беркетелгән территорияне һәм тирә-юньне чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан намус белән чистартты. Шәһәрне чистартуга, ягъни башкарма комитетның 19 сентябрьдә кабул ителгән 01-08-399нчы карарын үтәүгә ПФМК, ЗФЗ кебек зур предприятиеләр, ЗАГС бүлеге, район дәваханәсе җитди карады. Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлар, салым инспекциясе, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе, колхоз базары, электр челтәре, «Зеленодольскгорстрой» җәмгыяте, район дәваханәсе, теркәү палатасы, ИРЦ, халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Рәхәт» үзәге, ветеринария берләшмәсе, кулланучылар хокукын яклау инспекциясе, мәгариф идарәсе, шәһәр газы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, Россия Саклык банкының 4698нче бүлеге эшчеләре һәм хезмәткәрләре, шимбә өмәсендә яңгыр яуса да, тирә-юньне чистартуда тырышып эшләп, бүтән предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә матур үрнәк күрсәтте.
Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе көнне Горький исемендәге мәдәният сараенда узган киңәшмәсендә Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин чыгышыннан мәгълүм булганча, кайберәүләр шәһәрне чистартуга өлеш кертмәгән. ЗМЗ, төзү оешмалары («Зеленодольскгорстрой» җәмгыятеннән тыш), массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль яклау бүлеге, мәдәният һәм авыл хуҗалыгы идарәләре, пенсия фонды, банклар филиаллары (Саклык банкыннан тыш), ЗПАТП, почта бүлекләре, «ЭРА» заводы, статистика бүлеге, Игорь Штин сүзләренә караганда, үзләренә беркетелгән мәйданны чистартуга һәм тәртипкә китерүгә бармак аша караган.
Җыеп кына әйткәндә, өмәләрдә катнашкан 18085 кеше 800 кубометр чүп-чар җыеп һәм түгеп, үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Серго исемендәге завод, ПФМК, «Экоресурс» ширкәте, өмәләр барышында җыелган чүп-чарны түгүгә машина биреп, оештыручыларның эшен җиңеләйткән.
6 октябрьдә мәктәп укучылары, яшьләр, депутатлар, барысы 275 төп агач утыртып, бик тә игелекле гамәл кылган. Алар утырткан яшь миләш һәм каеннарны, чия һәм алмагачларны, кайбер ваемсыз бәндәләрнең кәҗә, сарык һәм этләре кимереп, корыта күрмәсен иде.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев