Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Ашаган белми,тураган белә

Җылылык өчен яңадан исәп-хисап ясау, йортта су приборларын урнаштыру, кабельләр сузганнан соң урамнарны төзекләндерү кебек сораулар бүген һәркайсыбызны борчый. Әлеге сорауларга «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ җитәкчесе Олег Анисимов гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән узган брифингта җавап бирде. - Җылылык үлчәү приборлары куелган йортларда яшәүче халык, май квитанцияләрен алгач, саннарның гадәттәгедән...

Җылылык өчен яңадан исәп-хисап ясау, йортта су приборларын урнаштыру, кабельләр сузганнан соң урамнарны төзекләндерү кебек сораулар бүген һәркайсыбызны борчый. Әлеге сорауларга «Торак-коммуналь хуҗалык департаменты» МАУ җитәкчесе Олег Анисимов гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән узган брифингта җавап бирде.

- Җылылык үлчәү приборлары куелган йортларда яшәүче халык, май квитанцияләрен алгач, саннарның гадәттәгедән артык булуын күреп, бик тә гаҗәпләнде. Эш шунда: мондый йортларда яшәүчеләр 2011 елның 1 октябреннән ягылган газ исәбеннән түгел, ә Министрлар Кабинеты карары нигезендә уртача күрсәткечтән чыгып түләп килгән иде.
- Асылда газ, көннәр салкын булу сәбәпле, күбрәк ягылды һәм нәтиҗәдә октябрь, ноябрь, декабрь айлары өчен яңадан исәп-хисап ясарга туры килде. Барысы 12 миллион 700 мең сум.
- Хосусыйлаштырылмаган фатирда су счетчигын кем урнаштырырга тиеш?
- Мондый төр фатирда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен үзе түли. Исәпләү приборлары, шул исәптән, су счетчигын да фатирда яшәүче, рәсми тел белән әйткәндә, наниматель, үз хисабына урнаштыра.
- Шәһәрдә һавадан сузылган кабель линияләрен җир астына салу буенча билгеле бер эш башлануын газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Бик тә кирәкле эш, ләкин ул озаккарак сузылды. Шәһәр урамнарын казып, чокыр-чакыр ясап бетерде кабель линиясе хуҗалары.
- «Вымпелком» ( ул «Билайн» да) белән «Таттелеком» уртак фикергә килсә, төзекләндерү эшләре башланачак. «Билайн»ның акчасы да, теләге дә бар төзекләндерү эшенә керешергә. «Вымпелком» эшне - 1 июльгә, «Сервис-Бон» һәм «Оникс» 31 августка төгәлләргә тиеш.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев