Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Акча күпме булса да, җитми

Яшел Үзәндә узган җомгада 2013 - 2015 елларда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау һәм бюджет проектын төзү мәсьәләсе буенча зона киңәшмәсе булып узды. Бу киңәшмәдә республика хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты. Мондый киңәшмәләр менә икенче елын инде урыннарга чыгып, республика президенты указы нигезендә уздырыла. Аны бюджет,...


Яшел Үзәндә узган җомгада 2013 - 2015 елларда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен фаразлау һәм бюджет проектын төзү мәсьәләсе буенча зона киңәшмәсе булып узды. Бу киңәшмәдә республика хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.


Мондый киңәшмәләр менә икенче елын инде урыннарга чыгып, республика президенты указы нигезендә уздырыла. Аны бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе Мурат Гаделшин алып барды.
Республиканың 2013 һәм пландагы 2014, 2015 елларда социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары турында чыгыш ясаган икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның һәр тармагы үсеше һәм табышына җентекле анализ ясады. Хәзер Татарстан җитештергән продукциясенең 91 проценты ВТО әгъзасы булган илләргә экспортлана. Муниципаль берәмлекләр буенча карасак, иң күп җитештерүчеләр арасында Казан алда тора. Яшел Үзән районы да алар арасында шактый гына өлешне тәшкил итә. Быел планлаштырылган табыш 182 миллиард сум тәшкил итсә, 2013 елда ул 237 миллиард сум булыр дип фаразлана. Нефтьнең барреле 97 сум булыр дип фаразлыйлар. Бу бик түбән бәя. Чөнки алдагы елны ни буласын алдан белеп булмый, шуңа күрә бик сак кылану кирәк дип уйланыла. Министр табыш китерәчәк чит ил инвестицияләрен дә атады. Алар арасында Яшел Үзән территориясендәге «Яңа Тура» технополисы да бар. 2012 елда җан башына уртача табыш 12,5 процент итеп билгеләнгән булса, 2013 елда ул 10 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла (2014 - 14,3%, 2015 - 15,8%).
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, фаразланучы республика бюджеты нигезендә социаль юнәлеш принцибы ята, әйтик, бюджет өлкәсендә хезмәткәрләрнең хезмәт хакын, стипендияләрне арттыру. Бигрәк тә укытучылар хезмәт хакын федераль дәрәҗәгә җиткерү (республикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 17 мең сум булса, 2013 елда аны 20 мең сумга кадәр җиткерү күздә тотыла һәм башкалар). Бюджетта 2012 елда киеренкелек сизелсә дә, кредитлар буенча бөтен бурычларны үтәгәннәр. Җирле бюджетларның үтәлеше дә начар түгел, әмма сыйфаты ягыннан әлегә аксый. 2013 елда салымнар буенча табышлар, салым законнары үзгәрүгә бәйле рәвештә, кимрәк булачак. Министр бюджет проекты җирле бюджетларның теләк-тәкъдимнәре исәпкә алынып төзелүен билгеләп үтсә дә, акча һәрвакыт җитми дип әйтергә дә онытмады.
Бюджет төзү бик авыр мәсьәлә, шулай да киңәшмәдә чыгыш ясаган ике министрга сорау бирүчеләр булмады. Теләкне бюджет төзелгәнче белдереп калу отышлырак, югыйсә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X