Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

2015 елга счетчиксыз фатир калмаячак

ТР Министрлар Кабинетында күптән түгел Президент Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә газ хуҗалыгы өлкәсенә кагылган берничә бик тә мөһим мәсьәлә каралган булган. Менә шул сорауларны Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә «Зеленодольскгаз» файдалану-җитештерү идарәсе (ЭПУ) җитәкчесе Айдар Кашапов та күтәреп чыгарды. Проблема тудыручы мәсьәләләрнең берсе...

ТР Министрлар Кабинетында күптән түгел Президент Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә газ хуҗалыгы өлкәсенә кагылган берничә бик тә мөһим мәсьәлә каралган булган.
Менә шул сорауларны Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән дүшәмбе киңәшмәсендә «Зеленодольскгаз» файдалану-җитештерү идарәсе (ЭПУ) җитәкчесе Айдар Кашапов та күтәреп чыгарды.
Проблема тудыручы мәсьәләләрнең берсе - газ белән тәэмин итү челтәрен саклау зоналары. Әлеге челтәр, коммуналь инфраструктура объекты буларак, янгын чыгу һәм шартлау тудыру куркынычы янаган урын булып исәпләнә. Шуңа күрә алар саклана торган зонага кертелә дә инде. Бу зоналарда торак һәм җитештерү билгеләнешендәге объектлар төзү, анда урнаштырылган аерым билгеләрне алып ташлау, чүп-чар өю, казу эшләре алып бару тыела. Әмма таләпләр үтәлмәгән урыннар, ягъни сәүдә павильоннары урнаштыру, шәхси секторда йорт янкормалары, гараж төзү очраклары еш күзәтелә. Саклау зоналарындагы бөтен эшләр «Зеленодольскгаз» ЭПУ рөхсәте белән башкарылырга тиеш. 2011 елның мартында «Экострой» ширкәте, мәсәлән, җылылык трассасы сузганда югары басымдагы газүткәргечкә зыян китерә. Нәтиҗәдә Воронино һәм Ремплер авылларында 131 торак йорт газсыз кала.
Тагын бер мөһим мәсьәлә - торак йортларда кулланылган табигый газны исәпләү приборлары кую. Федераль законга ярашлы рәвештә, мондый приборлар 2015 елның
1 гыйнварына куелып бетәргә тиеш (срогы озайтылган). Шәһәрнең, мәсәлән, күп катлы йортларының 32276 фатирга газ кертелгән булып, шуларның 4874ендә генә исәпләү приборы бар. Ә менә шәхси йортлар 4411 булып, шуларның 3376сы счетчиклар белән җиһазландырылган. Бу саннардан күренгәнчә, шәһәрдәге күп фатирлы йортларның күбесен исәпләү приборлары белән җиһазландыру таләп ителә. Федераль программага ярашлы рәвештә, 2011-2014 елларда шәһәр һәм районда 35 995 счетчик куярга кирәк булачак. Аны куйдырту өчен торак йорт яисә фатир хуҗасына язма гариза белән «Зеленодольскгаз» ЭПУга яисә район газ хезмәтенә (Васильево ЭГСы, Норлат ЭГСы) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Газ хезмәте, үз чиратында, моның өчен 5 эш көнендә техник шартлар әзерли. Аның өчен түләү алынмый. Аннан соң абонент шушы техник шартлар белән проект оешмасына мөрәҗәгать итә. Проект әзер булгач, аның белән махсус монтажлау идарәсенә барып, проектын ясатырга туры киләчәк. Бу эшләрдән соң газ хуҗалыгы белән өстәмә килешү төзелә. «Зеленодольскгаз» идарәсе райондагы муниципаль берәмлек җитәкчеләренә исәпләү приборлары куеласы абонентлар исемлеген биргән инде. Проблеманы хәл итү өчен чыгыш ясаучы бу приборларны фатирларга капиталь ремонт программасы үтәлеше барышында яисә республиканың газлаштыру фонды аша кую вариантларын тәкъдим итә.
Тулай торакларны газ белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кискен тора. Бүгенге көндә 5 торак йортта газ приборларының аварияле хәлдә булуы аркасында аларга газ бирү туктатылган. Мондый торак фондта яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан «Газпромтрансгаз Казань» ширкәте белән идарәче компанияләргә килешү төзергә кирәк булачак. Яшел Үзәндә әлегә бу мәсьәлә ачык килеш кала.
Киңәшмәдә шулай ук инвестиция проектлары турында «Зеленый Дол» инвестиция үзәге» автоном учреждениесе җитәкчесе Олег Гончаров чыгыш ясап, былтыр рәсми мәгълүматлар буенча инвестицияләр күләме 2 миллиард сум тәшкил итүен һәм бу күрсәткечнең ни өчен түбән булу сәбәпләрен аңлатты. Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм террорлыкка каршы комитет уздырачак оператив-тактик өйрәнүләр турында муниципаль район башкарма комитетының мобилизация бүлеге җитәкчесе Виктор Шестов чыгыш ясады. Әлеге өйрәнүләр Яшел Үзәндә 7сеннән 20 ноябрьгә кадәр булачак.
Киңәшмәне Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин алып барды һәм йомгак ясады.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250