Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Яшел үзәнлеләргә бер сүзем

Адәм баласы дөньяның бакый түгеллеген, кайчандыр аның белән хушлашырга туры киләчәген аңлап яши.

Бу җиһанда кылган гамәлләр өчен Аллаһ алдында җавап тотуы турында да күбебез хәбәрдар. Әмма ни гаҗәп, мөселманга фарыз гамәлләр турында сүз чыккач, вакыт җитмәүгә сылтыйбыз, офык артындагы пенсия яшен көтәбез. Имеш, догасын да өйрәнербез, намазга да басарбыз, уразасын да тотарбыз, зәкятен дә бирербез күк тоела безгә. Пенсия яшен көтә-көтә, ниятләрен тормышка ашыра алмыйча, кемдер бакыйлыкка күчә, ә кемнәрдер, теге дөньяга буш кул белән барып булмас дип, мәчеткә юнәлә. Тик шунысы гаҗәп: яшь чакта ике кат укып чыгу белән хәтергә сеңгән догалар, без уйлаганча, тиз генә ятланмый, намаз укыйм дисәң, тезләре бөгелми, ураза тотарга шикәр чире комачаулый, зәкят бирергә пенсия акчасын арттырып булмый икән.
«Киләчәкне уйлап, бүгенге көн белән яшәгез», - дия иде әткәй мәрхүм. Яшьлек белән аның ни әйтергә теләвен аңлап та җиткермәгәнбез. Бүген, шактый еллар үткәч, аның ни әйтергә теләвен яхшы аңлыйм. Олуг Тукай сүзләре белән әйтсәк, картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул, белемне яшьрәк чакта туплагыз, кулыгыз­дан килгәнчә тирә-юньгә игелек кылыгыз, диясе килгән булгандыр, ахры, әтиебезнең.

Фирдәүсә Кәримова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев