Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Яшел Үзәндә Остабикәләр бәйгесе узды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге хатын-кызлар арасында "Остабикә" республикакүләм конкурсын үткәрә. Конкурс ТРның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Ярышларда үз талантларын күрсәтергә теләүче актив хатын-кызлар катнаша ала. ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина "Татар-информ" МА ны белдергәнчә, гүзәл затлар конкурста үзләре турында сөйләргә, туган як тарихын...

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге хатын-кызлар арасында "Остабикә" республикакүләм конкурсын үткәрә.

Конкурс ТРның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Ярышларда үз талантларын күрсәтергә теләүче актив хатын-кызлар катнаша ала.

ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина "Татар-информ" МА ны белдергәнчә, гүзәл затлар конкурста үзләре турында сөйләргә, туган як тарихын белергә, гаилә иминлеге серләре белән уртаклашырга, ислам нигезләрен яхшы белергә тиеш.

"Остабикә" конкурсларының беренче район этабы кичә Татарстанның Яшел Үзән районында узды. Конкурс финалын апрель уртасында Казанда үткәрү планлаштырыла.

Фото Татар-информ сайтыннан алынды.

Алия Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X