Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

ЯКТЫ КүңЕЛЛЕ ОСТАЗ

Май аеның ямьле бер көнендә Мирныйның Тынычлык мәчетендә искиткеч җылы тантана, озак вакыт хәтердән җуелмаслык якты бәйрәм булып узды. 40 елдан артык район мәктәпләрендә балаларга белем биргән һәм мәгърифәт нуры тараткан, лаеклы ялга чыкканнан соң 20 елга якын төрле яшьтәге апаларга һәм абыйларга гарәп теле графикасын өйрәтүче хезмәт ветераны Дания...

Май аеның ямьле бер көнендә Мирныйның Тынычлык мәчетендә искиткеч җылы тантана, озак вакыт хәтердән җуелмаслык якты бәйрәм булып узды. 40 елдан артык район мәктәпләрендә балаларга белем биргән һәм мәгърифәт нуры тараткан, лаеклы ялга чыкканнан соң 20 елга якын төрле яшьтәге апаларга һәм абыйларга гарәп теле графикасын өйрәтүче хезмәт ветераны Дания Абдулла кызы Галиеваны зурладылар мәчеттә.

Меңләгән милләттәшебез үзенең Остазы, якты күңелле, зирәк акыллы Укытучысы дип исәпли Дания апаны. Айлар, еллар дәвамында күңел түрендә йөрткән рәхмәт сүзләрен раслап, игътибар һәм ихтирам билгесе итеп, чәчләренә чал төшкән әбиләр дә, башлангыч сыйныфларда укучы балалар да, Дания Абдулла кызын туган көнендә чәчәк бәйләмнәренә күмде. Йөрәккә сары май булып ята торган тәмле сүзләр дә, изге теләкләр дә, истәлекләр һәм татлы күз яшьләре дә күп булды бәйрәмдә. Сабакташлар, яшьтәшләр, туган-тумача һәм кунаклар өчен махсус әзерләнгән Коръән табыны төрле-төрле сый-хөрмәттән сыгылып торды. Тынычлык мәчетен төзүдә башлап йөрүче Таймус Садыйковның, Яшел Үзәннең имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның, Тынычлык мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Сәфәрхановның, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллинның, шулай ук якшәмбе мәктәпләрендә һәм мәдрәсәдә гарәп язуын өйрәнүче балаларның Коръән сүрәләрен укуы һәркайсыбыз күңеленә хуш килде.
Истәлекләр уртаклашу, изге Коръәннән сүрәләр уку, мөнәҗәтләр әйтү белән бергә үрелеп барган бай мәҗлестә туган тел, Ватан турында 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Исхакова укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж бик тә урынлы иде. Остаз, Мөгаллим дигән мөхтәрәм затка дан җырлады тантанада катнашучылар һәм ул моңа бик тә лаек иде.
Бөтен килеш-килбәте, холык-фигыле, үзен-үзе тотышы, тирә-юньдәгеләргә эчкерсез дустанә җылы мөнәсәбәте белән укытучы ул Дания Абдулла кызы. Гомере буе бала күңеленә акбур белән ак нур сызган якты күңелле укытучы.
- Башлангыч сыйныфларда бик белемле, затлы, зәвыклы, Ленин ордены белән бүләкләнгән укытучылар - ирле-хатынлы Хәлимә апа белән Сәет абый Индюковлар укытты безне, - дип искә ала ул үзенең мәктәп елларын. - Укытучы һөнәренә чын-чынлап гашыйк иде алар укыткан укучылар. Мин - шуларның берсе. «Син, бала, үскәч, укытучы булырсың», - дип бик еш әйтә торган иде миңа Хәлимә апа. Фәрештәләрнең «Амин!» дигән сәгатенә туры килгәндер аның әйткән сүзләре. Мин, чыннан да, аңа охшаган чал чәчле, ак шәл ябынган, бик матур, сабыр һәм тыйнак укытучы булу турында хыялландым. Горур атлап сыйныф бүлмәсенә керәм, балалар аягүрә басып каршы ала, исәнләшеп, парта капкачларын шалтыратмыйча гына утыра һәм мине, йотлыгып, яратып тыңлыйлар дип күз алдына китерә идем. Бик беләсем килеп, аеруча рус телен өйрәнергә тырыша идем. Моның сәбәбе дә бар: сугыш елларында безнең авылга Мәскәү шәһәреннән эвакуация белән килгән гаиләләр бар иде. Зоя Васильевна дигәне оныгы Светлана белән сөт ала иде бездән. Шул нәни кызчыкның русча белгәненә, чатнатып русча сөйләшкәненә нык игътибар иткәнем хәтердә. Аның кебек оста сөйләшергә өйрәнәсем килеп, IV сыйныфны тәмамлагач, берүзем 4 чакрым ераклыктагы Өтәшкәгә җидееллык рус мәктәбенең яңадан IV сыйныфына укырга кердем. Шул елларда уку, яшәү шартлары авыр булса да, сугыш, ач-ялангач булсак та, русча бик тырышып өйрәнергә туры килде. Бәхеткә, укытучылардан ул мәктәптә дә уңдык. IV сыйныфта Анастасия Ивановна Камаева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Петровна Шулаева безне кимсетмәделәр, укучылардан көлдертмәделәр, зур түземлек белән хаталарыбызны бетерү өстендә эшләделәр. Мин чын-чынлап Мария Петровнага (Хәлимә апама да охшатып) гашыйк булдым һәм нәкъ шул елларда рус теле укытучысы булу теләге туды».
Шул якты хыял Бузай кызын Казан педагогия институтына илтә. Мәктәптә яхшы укыганга, төпле белем алганга күрә, керү имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшырып, студентлар сафын тулыландыра ул. Күңелле студент еллары, илгә мәгълүм галимнәрдән белем алу вакыты тиз узып китә һәм ул, вузны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, туган ягына эшкә кайта. «Карашәм мәктәбендә башлап җибәрдем хезмәт юлымны, - дип сүзен дәвам итә Дания апа. - Эшемне бик яратып эшләгәнгә күрәдер, минем өчен «яхшы», «начар» укучылар булмады. Һәрберсенә шәхес итеп карап, баланың киләчәген күзаллап, тормышта үз урынын табарга ярдәм булырдай итеп эшләргә һәм тәрбияләргә тырыштым. Еллар узгач та, бер нәрсәгә гаҗәпләнәм: озак еллар эшләү дәверендә дәресләремдә тәртип бозучылар, балалар, ата-аналар белән бәхәскә керердәй хәлләрне хәтерләмим. Мәктәп - тәрбия һәм белем учагы. Аның нигезендә Укытучы дигән бөек зат тора. Уку-укыту, тәрбия процессы укытучының һөнәрен ни дәрәҗәдә дөрес сайлавыннан, үз фәне буенча тирән белемле, шул фәнен балаларны яраттырып, кызыклы, мавыктыргыч итеп, тормыш белән бәйләп, төрле мотодик алымнар сайлап үзләштерүләренә ирешүдән тора. Мәктәптә балаларны «яхшы», «начар» укучылар дип бүлеп, һәрдаим әйтеп тору кирәкмидер дип беләм. «Начар» дигән укучының да бик күп яхшы яклары була, аны күрә һәм үстерә белергә кирәк. Ата-аналарга, синең балаң начар, диюдән сакланырга. Ата-ана өчен моннан да авыр, рәнҗетүле сүз юк, әгәр ул кеше алдында әйтелсә - бигрәк тә. Күзәтүләремнән чыгып шуны да әйтим: хезмәттә чыныгып үскән балалар, мәктәптә йомшаграк укыса да, тормышта үз урыннарын тапты, бик матур яшиләр. Менә дигән әти-әни, яраткан дәү әти, дәү әни булдылар. Мин шуңа сөенәм». Укучылары, үзе кебек: уңган-булган. Еллар үтсә дә, онытмыйча, телефоннан шалтыратып, хәл-әхвәлен белешеп торалар, бәйрәмнәрдә кочак-кочак чәчәк бәйләме китерәләр.
Гомеренең 40 елдан артыгын балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлый Дания Абдулла кызы. Хезмәтенең дәвамчыларын күреп сөенә ул. Тирән белемле, акыллы, шул ук вакытта шук һәм тиктормас балаларны эчкерсез ярата торган мөгаллимнәр тәрбияләп калдыра ул үзенә алмашка. Дания апада белем алган егермедән артык кыз һәм егет, укытучы һөнәрен сайлап, районның төрле мәктәпләрендә балаларга мәгърифәт нуры өләште һәм өләшә. Алар арасында районның төрле мәктәпләрендә армый-талмый эшләүче Роза Яһудина, Әлфирә Хәялиева (башта бездә укытты, хәзер Югары Ослан районында), Әлфия Шиһапова-Шәрәфиева, Резеда Сабитова, Ирек Сабиров бар.
Лаеклы ялга чыгуга рухи күзлектән караганда тагын да баерак, кызыклырак тормышы башлана мөгаллимнең: гарәп телен өйрәнүгә керешә ул. Хәер, бу урында башлана дип әйтү бигүк дөрес тә булмаска мөмкин, чөнки ул моңа бөтен гомере буе әзерләнә. «Әткәй дә, әнкәй дә без бала чакта Коръән укыйлар иде. Шул серле Коръән хәрефләрен өйрәнәсем килсә дә, төрле сәбәпләр аркасында хыялым тормышка ашмады, - дип искә ала ул балачак елларын. - Гарәпчә укый белмәсәм дә, изге Коръән сүрәләрен кечкенәдән ятлаганым хәтердә. Пенсиягә чыккач, ихластан тотындым өйрәнергә. Башта телевидение тапшырулары буенча Җәмил Зәйнуллин дәресләрен алдым. Остазым - Яшел Үзәннең имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәттән өйрәндем һәм ул, мөмкинлегемне күреп, 15нче мәктәп-гимназиядә укытырга фатиха бирде. «Дания апа, 15нче мәктәптә (хәзер мөстәкыйль 16нчы татар мәктәбе) татар сыйныфларын бик авырлык белән ачтык, саклап калыйк инде, чит тел буларак, гарәп телен укытыгыз инде», - диде ул. 4 ел «Гарәп графикасы нигезләре» дигән фән укыттым мәктәптә. Бик күп шәкертләремә ислам диненең асылын аңларга булыштым».
Гомер елгасы ага да ага. Гарәп телен өйрәнеп, аннары аны укытучылар, медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр соравы буенча бүтәннәргә өйрәтә башлавына да ике дистә елдан артык вакыт узган. Бүген дә ул мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбендә теләүчеләргә дин сабагы бирә. Элеккеге укучылары да, сабыйлар да бар шәкертләре арасында. Изге Коръән сүрәләрен, гарәпчә укырга өйрәткәне, тирән эчтәлекле әхлак һәм әдәп дәресләре өчен дә, саф күңелле һәм ачык йөзле булганы өчен дә, 16нчы мәктәпнең директор урынбасары Алия Шәвәлиева тантанада әйтеп киткәнчә, Дания Абдулла кызына йөзләгән шәкерте бик тә рәхмәтле. Үз чиратында, Дания апа рус һәм татар телләрен тигез дәрәҗәдә әйбәт укыткан мәктәп һәм институт укытучыларын, Коръән серләренә төшенергә ярдәм иткән остазларын, балаларын һәм сөекле оныкларын иртә, кич догадан калдырмый.
Балалары турында телгә алмасам, язмам тулы булмас кебек тоела. Ире Равил абый белән (ул инде мәрхүм) тәрбияләп үстергән улы Дамир - отставкадагы офицер, озак еллар Кораллы Көчләр сафында хезмәт итте. Кызы Динә хәрби институтта булачак офицерларны укыта, филология фәннәре кандидаты. Һәркайсының матур гаиләсе бар. Биш оныгының яраткан дәү әбисе ул.
Бәйрәмнәрдә генә түгел, гади эш көннәрендә дә өендә телефон тавышы, фатирында кеше өзелеп тормый Дания апаның. Туган-тумачасы, хезмәттәшләре, шәкертләре хәл-әхвәл белешеп тора. Зирәк акыллы, сабыр һәм тыйнак, һәрьяктан тирән белемле булганы, ярдәм һәм киңәш сорап килгән һәр кешене ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала белгәне өчен һәркайсы ярата һәм хөрмәт итә аны. Тирә-юньдә ачык йөзле, милләттәшләренең күңелен яктырта һәм агарта белүче затлы шәхесләр күп. Дания Абдулла кызы - шундыйларның берсе. Еллар маңгаена сырлар салса да, лаеклы ялга чыгуына күп еллар узса да, ул һаман да җаваплы хезмәттә: милләттәшләренә аң-белем таратуын дәвам итә. Янәшәбездә шундый олы йөрәкле мөхтәрәм зат яшәвенә ихлас сөенеп киттем мин Дания апа фатирыннан.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X