Яшел Үзән

Якташларыбыз фарыз гамәлне үтәп, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтты

Исламга тугры кеше мөмкинлеге тиеш фарыз гамәл - хаҗ кылырга омтыла. Максат куйса, Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән теләгенә ирешә. Җиңел үтәлә торган гамәл түгел ул, бик катлаулы сәфәр. Анда мөселман һәр яктан сынала. Быел Яшел Үзәннән хаҗ сәфәренә «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша 8 кеше барган. Яшел үзәнлеләр кергән төркемне...

Исламга тугры кеше мөмкинлеге тиеш фарыз гамәл - хаҗ кылырга омтыла. Максат куйса, Аллаһ Тәгалә ризалыгы белән теләгенә ирешә. Җиңел үтәлә торган гамәл түгел ул, бик катлаулы сәфәр. Анда мөселман һәр яктан сынала.

Быел Яшел Үзәннән хаҗ сәфәренә «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша 8 кеше барган. Яшел үзәнлеләр кергән төркемне шәһәр мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре мөдире Рамил хәзрәт Зәйнуллин җитәкләгән.

- Төркем җитәкчесе буларак хаҗга икенче тапкыр баруым, - дип сүзен башлады Рамил хәзрәт хаҗ хикмәтләре турында сөйләп. - Быелгысы әйбәтрәк оештырылган, самолетка утырганнан алып туган якка кайтып кергәнгә кадәр бөтен нечкәлегенә кадәр алдан уйланылган иде. Ашау-эчү, яшәү һәм транспорт чыгымнары барысы да шул бәягә кертелгән. Безнең төркемдә Татарстаннан тыш Россиянең башка шәһәрләреннән дә бардылар. Барысы бергә 43 кеше булдык. Сәфәргә китәр алдыннан очрашып аңлату эшләре алып баруның файдасы күп булды.

- Төркем җитәкчесе буларак сезгә нинди вазифа йөкләнгән иде?

- Хаҗ сәфәрендә без хаҗи-хаҗияләргә хезмәт күрсәттек, хаҗ гамәлен кылыр­га ярдәм итеп, үзебезгә дә зур ләззәт алдык. Кайвакыт ярдәм күрсәтү буларак 30ар чакрым йөрергә туры килә иде.

- Хаҗга баручыларның барысы да хаҗ гамәлен кыла алдымы?

- Әйе. Тырыштык, барыбыз да, арада инвалидлар булса да. Мурманскидан 83 яшьлек бер әби сәфәрне бик авыр кичерде, аны җитәкләп йөрттек. Хаҗ кылганда безгә Татарстан шәкертләре дә зур булышлык күрсәтте. Быел баручы табиблар да күбрәк иде.

- Мәккә белән Мәдинәдә бик эссе була, диләр. Быел хаҗ кылучылар эссе һаваны ничек кичерде?

- Көндез эсселек 50гә җитә иде. Шундый эсселектә Кәгъбатулланы җиде кат әйләнергә кирәк. Ул өч катлы, иң өстендә бик кызу, иң аста кеше күп була, шуңа күрә без урта катны сайладык, анда эсселек бераз кимрәк. Көчкә генә йөри торган апалар хаҗга баргач йөгереп, канатланып йөрде, авыру-авыртуларын онытып торды. Изге сәфәр авырлыкларны да оныттыра. Намаз укырга Әл-Хәрам мәчетенә йөрдек, намазларны да калдырмадык. Апалар, кунакханәгә кайтып, аз гына ял итә дә, тагын торып намазга мәчеткә китә иде. Анда укылган бер намаз 100 мең намазга тиң. Шуңа күрә бик тырыштылар. Бер апа Мәккәгә барганчы гел шаяртып кына йөри иде, хаҗда кинәт үзгәрде, җитдиләнде: «Хаҗның асылын менә хәзер аңладым», - диде. Үзем дә аларны монда таш һәм чүл арасында сезгә бернинди күңеллелек юк, изге җирләрдә мәчетләргә барып, намаз укуга өстенлек бирегез дип кисәттем. Абый-апалар тырышты, һаман намазда булды, Аллаһка шөкер. Мәдинәдә безнең кунакханә мәчет янында гына иде. Экскурсияләр оештырып, тарихи урыннарны карарга да өлгердек. Корбан итләре белән сыйландык.

- Адашып йөрү очраклары булмадымы?

- Татарстаннан баручылар ачык төстәге киемнәре, сумкалары һәм браслетлары белән әллә кайдан аерылып торды. Адашкан очракта полицейскийлар булышты. Кулдагы браслетка карап кая барырга кирәклеген өйрәтеп торды. Анда алар адым саен басып торды, бу яктан тәртип бар иде. Быел хәтта йөрергә уңайлы эскалаторлар да булды. Ак тәнле кешеләргә карата җылы карашны сизеп тордык. Гарәпләр Татарстаннан килүчеләрнең кайнар чәйне күп эчүләренә аптырап кала иде. Алар үзләре күбрәк салкын су, җимеш суларына өстенлек бирә.

- Зәм-зәм суын хаҗдан ничә литр алып кайтырга рөхсәт бирелә?

- Суны 5 литр алып кайтырга ярый. Ә бөтен йөк 30 килограммнан артмаска тиеш.

- Хаҗ сәфәре ничә көнгә сузылды?

- Без сәфәребез барышында Мәккәдә - 19, Мәдинәдә 5 көн булдык. Мәдинәдә пәйгамбәребез с.г.в. кабере, Мәккәдә пәйгамбәребез мәчете булгач, изге урыннар булып тора. Анда төнлә дә, көндез дә яп-якты. Ә кыш белән җәй арасында аермалык ике сәгать кенә. Пәйгамбәребез мәчетенә һәр намаз саен 1 сәгать алдан барып, урын алып, намазларны мәчетнең эчендә укырга тырыштык. Мәккә белән Мәдинә арасы 430 чакрым, анда поезд да, шәхси автобуслар да йөреп тора. Хаҗда кемнәрне генә очратмыйсың. Ике күзе дә дөм сукыр килеш хаҗга алтынчы тапкыр килгән бер бабай күңелгә бик сеңеп калган. Кайберәүләр шушы изге җирләрдә үлеп калырга да риза. Анысы хаҗ сәфәренең килешүендә барганчы ук күрсәтелә.

2015 елда «ДУМ РТ Хаҗ» операторы хаҗга 5 яшь кешене велосипедта җибәрүне оештырырга җыена. Алар Болгар шәһәреннән кузгалып китәчәк.

Менә шулай сәфәребез уңышлы узып, фарыз гамәлләрне кылып, чистарынып, пакьләнеп, хаҗи-хаҗияләр булып туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайттык. Шушы гамәлләрне башка мөселманнарга да үтәргә язсын. Амин.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: