Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Универсиаданы да уздырдык, мәчетне дә салдык...

Ураза аенда мөселман кардәшләребез сөенеченә башкалабызда яңа мәчет ачылды. Мәскәү районы үзәгендә төзелгән бу иман йортының әһәмияте Казан белән генә чикләнми. Җомга көнне өйлә намазы алдыннан башланды тантана. Әйе, яңа мәчет ачылуы зур тантана булды. Бәйрәм хисләре, мөгаен, яңа бинаны күрүгә үк тугандыр кеше күңелендә. Манарасы да, бинасы да ерактан...

Ураза аенда мөселман кардәшләребез сөенеченә башкалабызда яңа мәчет ачылды. Мәскәү районы үзәгендә төзелгән бу иман йортының әһәмияте Казан белән генә чикләнми.
Җомга көнне өйлә намазы алдыннан башланды тантана. Әйе, яңа мәчет ачылуы зур тантана булды. Бәйрәм хисләре, мөгаен, яңа бинаны күрүгә үк тугандыр кеше күңелендә. Манарасы да, бинасы да ерактан күренеп торган матур мәчеткә сокланмый мөмкин түгел шул. Аны төзегән осталарга үзләренең рәхмәтләрен җиткерергә теләп догалар укыгандыр һәркем дә.
Хәер, исеме җисеменә туры килгәндәй, халык ярдәме белән башкарылган ул олы эш. «Ярдәм» дип атала яңа мәчет. Аңа бу исем киләчәген уйлап та бирелгән. Тормышта төрле кыенлыклар кичерүче гарип кешеләргә рухи ярдәм күрсәтү максатында торгызылган яңа мәчетне уку йорты дисәң дә ярый. Аның менә шундый үзенчәлеге безнең район өчен дә кадерле. Беренче чиратта сукырларга белем алу мөмкинлеге булдырылуын әйтик. Алар шунда яшәп һәм тәрбия күреп, изге китабыбыз Коръәнне үзләштерәчәк. Бөтен илдә беренче булып менә шундый мөһим адым ясала бу юнәлештә. Горурланырга хаклы без. Бу турыда бүтән республикалардан килгән мөселман кардәшләребез дулкынланып сөйләде. Яңгыратып рәхмәт сүзе әйттеләр алар Татарстанга. Дагыстан, Ингушетия, Чечен республикаларыннан шәкертләр дә бар иде. Коръән уку бәхетенә ирешергә аларга Мәликә ханым Гыйльметдинова булышачак.
«Ярдәм»нең төзелеше дә һәм анда укуларны оештыру эшләре дә «Ярдәм» фондына таянып башкарылган. Тантанада чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең чыгышында «Сөләйман» мәчете имамы Илдар Баязитов хәзрәтнең бу юнәлештәге тырышлыгын аерып әйтте һәм аңа рәхмәт сүзләрен белдерде.
Әйтергә кирәк, тантанада күрше-тирә төбәкләре имамнары һәм, шулай ук, Яшел Үзән имамнары да катнашты. Казан мөхтасибенә караган бу рухият йорты Мәскәү районында «Восстание разъезды» тукталышында урнашкан. Безнең районнан барырга бик уңайлы урын ул. Якты дөньяны күрүдән мәхрүм булган якташларыбызга хәзер, Коръән укыйсы иде, дип аптырыйсы түгел. Караңгылыктан чыгарга теләсәләр, аларны, һичшиксез, җылы сүз белән каршы алачаклар анда.
«Ярдәм»не ачу тантанасында Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин да катнашты һәм чыгыш ясады.
- Биш ел элек илдә кризис башланды һәм шунда безгә Универсиада үткәрү бурычы йөкләнелде. Шул авыр вакытта, Илдар хәзрәт җитәкләгән делегация миңа килеп, яңа мәчет төзү идеясе барлыгын җиткерде һәм «Сөләйман» мәчетенә кунакка чакырды. Шунда баргач, ни гаҗәп, миндә бу эшләрне башкара алуыбызга ышаныч туды. Мин аннан канатланып кайттым. Һәм инде менә нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Бөтендөнья универсиадасын да яхшы гына уздырдык, мәчетне дә салып җиткердек... Ураза аенда шушы олы тантана белән котлыйм сезне! - диде башкала мэры.
Тантана беткәч, яңа мәчеттә өйлә намазы укылды.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев