Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Теләктәшлек, туганлык көне

Быел Корбан бәйрәме 25 октябрьгә туры килә. Бу көндә безнең төбәктәге мәчетләрдә Казан вакыты белән 6 сәгать 6 минутта иртәнге намазга азан әйтелә. 7.36да, кояш чыгып, ул өч аршин күтәрелгәч, ягъни 8.00 сәгатьтә гает намазы укыла башлый. Әлхәмдүлилләһ, без тулы дин иреге бирелгән заманда яшибез. Шуның кадерен бик яхшы белгән...

Быел Корбан бәйрәме 25 октябрьгә туры килә. Бу көндә безнең төбәктәге мәчетләрдә Казан вакыты белән 6 сәгать 6 минутта иртәнге намазга азан әйтелә. 7.36да, кояш чыгып, ул өч аршин күтәрелгәч, ягъни
8.00 сәгатьтә гает намазы укыла башлый.
Әлхәмдүлилләһ, без тулы дин иреге бирелгән заманда яшибез. Шуның кадерен бик яхшы белгән хәлдә, бәйрәм иртәсендә иртүк торып, Хак Тәгаләгә зикер әйтә-әйтә, тәннәребезне пакьләрбез, госел коенырбыз, пакь киемнәребезне киярбез. Ир-атларыбыз, урамда саф-саф булып, тәкбирләр әйтеп, мәчеткә юнәлер, ә хатын-кызларыбыз зикерләр әйтә-әйтә, аларны сөенешеп озатып калыр.
Корбан бәйрәме Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең борынгы бабасы Ибраһим (г.с.) тарихына бәйле. Хак Тәгалә, Ибраһим (г.с.)гә пәйгамбәрлек иңдергәннән соң, аны зур сынау алдына куя, ягъни аның ышануы ихлас күңелдәнме икәнлеген тикшерә. Ибраһим (г.с.)ның картлык көннәренә чаклы баласы булмый. Ул, Аллаһка ялварып, нәзер әйтә: балам туса, аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан итәр идем, ди. Аллаһ аның үтенечен кабул итә: улы Исмәгыйль туа. Ләкин Ибраһим (г.с.) үзенең әйткән нәзерен оныта. Исмәгыйль (г.с) гә 10 яшь булганда, Хак Тәгалә төш аркылы Ибраһим (г.с.)гә биргән нәзерен исенә төшерә.
Ниһаять, Ибраһим (г.с.) баласын җитәкләп тауга алып менә, Аллаһ ризалыгы өчен сөекле улын корбан итеп чалырга әзерләнә. Улы да әтисен аңлый: «И әтием, кушылганны үтә, ә мин сабырлы булам», - ди. Ата белән бала Аллаһның авыр сынавын әнә шулай тулы иман белән үтәләр. Шул мизгелдә Хак Тәгаләнең әмере белән Җәбраил фәрештә пәйда була һәм Ибраһим (г.с.)нең алдына бер куйны китереп яткыра. Ибраһим (г.с) Аллаһ ризалыгы өчен шуны корбан итеп чала.
Корбан бәйрәменнән алдагы көн гарәфә көне дип, аннан да алдагы көн тәрвия көне дип, ә бәйрәм көненнән соңгы өч көн тәшрикъ көннәре дип атала. Тәрвия татарча «уйга калу» дигән сүз. Тәрвия көне - Ибраһим (г.с.) төш күреп уйга баткан көн. Гарәфә - татарча «төшенү» дигән сүз. Гарәфә көн - Ибраһим (г.с.) күргән төшенең мәгънәсенә төшенгән, ягъни әйткән нәзере хәтеренә төшкән көн. Корбан гаете көне ул - Ибраһим (г.с.) үзенең улын корбан итеп чалырга алып барган көн.
Хак Тәгалә Коръән-шәрифнең «Кәүсәр» сүрәсендә: «Фәсалли лираббикә вәнхәр», - ди, ягъни «Раббыңа гыйбадәт кыл һәм корбан чал», - дип әмер бирә. Пәйгамберебез (с.г.в.) Мәдинә шәһәрендә яшәгәндә ел саен корбан чалган һәм үзенең өммәтенә бу гамәл-гыйбадәтне үтәп барырга кушып калдырган.
Әйе, Корбан бәйрәменең мәгънәсе бик тә олыдыр: кеше каны түгелмәсен, терлек каны түгелсен. Менә шуның өчен дә гает көненнән соң өч көнне шатлык-шөкеранә ягъни тәшрикъ көннәре итеп бәйрәм итәбез.
Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап өченче тәшрикъ көненең икенде намазына кадәр, һәр намазның фарызын укып, сәлам биргәннән соң, тәкбир - тәшрикъ әйтәбез: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр! Ләә иләәһә илләллаһу вәллааһу әкбәр! Аллааһу әкбәр вә лилләәһил-хәмде!» Корбан бәйрәме көннәрендә бу тәкбирне әйтүнең зур савабы бар, һәр намаз укучы кешегә аны әйтү вәҗеб булып тора. Кирәк ир кеше булсын, кирәк хатын-кыз булсын.
Зөлхиҗҗә аеның 8, 9, 10нчы көннәрендә олы хаҗ фарыз ителгән.
Байлыгы булган кешеләргә һәр ел Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу вәҗеб. Корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалу яхшырак, икенче, өченче көнне дә кояш баеган вакытка кадәр чалып була. Дүртенче көнендә ярамый.
Корбан чалган кеше корбанның итен мохтаҗларга өләшер, кунакларны сыйлар, үзе ашар һәм җәмәгатьләренә ашатыр.
Үзе чала алмаган кеше, корбанны үзе теләгән кешедән чалдырыр. Үзе карап, дога кылып торыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең сөекле кызы Фатыймага болай дигән: «И кызым, корбаныңны бугазлаткан вакытта янында бул, шуның өчен, җиргә төшкән беренче тамчы каны белән барча гөнаһларың гафу кылыныр».
Корбан чалганда укыла торган догалар «Гыйбадәт Исламия» дигән китаптагыча булсын. Барлык җирдә дә шулай булса, бәхәскә урын калмый.
Бугазланганнан соң 2 рәкәгать намаз укыла, һәр рәкәгатьтә «Әлхәм», ун мәртәбә «Ихлас» сүрәсе укыла һәм сәҗдәдә ошбу дога әйтелә: «Сүбхәналлаһы халикыйн-нур. Сөбхәнә мән һүвә каимүн гәлә күлли нәфсин бимә хәсәбәт». (Нурны барлыкка китерүче Аллаһка дан. Һәр җан иясен уяу тәрбия кылучы һәм һәрберсенең кәсебен уяу хаклаучы Аллаһка дан).
Равил Сәйфетдинов,
Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы
Тулы варианты газетаныц 83нче санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев