Яшел Үзән

Сәдака ул – хаталарны, гөнаһларны юа

Хәер-сәдака, татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән аңлашылганча, яхшылык, изгелек, игелек, файда дигәнне аңлата. Хәер-сәдака бирү, якыннарыңның хәлен уртаклашу, фәкыйрь кешегә ярдәм итү диндә хәлле кешенең әхлакый бурычы итеп карала. Изге Рамазан ае барган бу көннәрдә без, хәер-сәдака бирергә кирәк, дигән сүзләрне аеруча еш кулланабыз, чөнки һәркайсыбыз, изге гамәлләр кылып, күбрәк яхшылык...


Хәер-сәдака, татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән аңлашылганча, яхшылык, изгелек, игелек, файда дигәнне аңлата. Хәер-сәдака бирү, якыннарыңның хәлен уртаклашу, фәкыйрь кешегә ярдәм итү диндә хәлле кешенең әхлакый бурычы итеп карала.
Изге Рамазан ае барган бу көннәрдә без, хәер-сәдака бирергә кирәк, дигән сүзләрне аеруча еш кулланабыз, чөнки һәркайсыбыз, изге гамәлләр кылып, күбрәк яхшылык эшләп калырга ашыга. Сәдаканы кемгә, кая, күпме бирергә соң? Яшел Үзәннең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин (рәсемдә) бу хакта тулырак сөйли.
- Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим.Сәдаканың төрләре күп, бер язмада гына бөтенесе хакында сөйләп бетерү мөмкин булмаганлыктан, бүген иң киң таралганнары хакында сүз алып барырбыз. Гадәти көннәрдә мөселманнар бирә торган ирекле сәдака турында сөйләүдән башлыйк сүзне. Ислам дине мондый төр сәдака бирүне хуплый, гөнаһларны ярлыкауда аның әһәмиятенең аеруча мөһим булуын раслый. Бу төр сәдаканы мәчеткә теләсә кайсы көнне китерергә була һәм, матди хәлеңнән чыгып, теләгән кадәр бирергә мөмкин. Ир кеше, иң беренче нәүбәттә, үзенең гаиләсен карарга тиеш, чөнки гаиләне алып бару да үзенә күрә бер сәдака: хатынының ризыгы, кием-салымы, балалары турында кайгырта. Аннан соң туганнары, апа-сеңелләре, ир туганнары хакында кайгырту дөрес булыр. Шуннан соң башкалар турында кайгырту кирәк. Дөреслектә, үзең ач, ялангач килеш башкалар турында кайгыртып булмый. Аллаһ Тәгалә өйрәткән тәртиптә, изге ният, якты күңел белән сәдака бирелсә, бу - иң уңышлысы. Мохтаҗларга сәдака бирүдә кулыңны муеныңа баглап куйма, сараннар кыяфәтендә шулай ук бөтенләй җәеп тә җибәрмә, диелә изге Коръәннең «Бәнү Исраил» сүрәсенең 29нчы аятендә. Бу аятьтән без, сәдака бирми яшәмә, әмма биргәндә, бөтен малыңны биреп, үзең кайгы-хәсрәткә бата күрмә дигән мәгънәне аңлыйбыз. Аятьтән күренгәнчә, ислам дине - гадел дин.
- Рамазан ае дәвамында фитра сәдакасы бирү һәм аның күләме турында матбугатта күп яздылар. Мәчет хәзер фитра сәдакасы күләмен үзе билгели, дигән сүзләрне халык арасында еш ишетергә туры килә. Шул хакта сөйләшик әле.
- Фитра сәдакасын бирүдә ике максат бар: беренчедән, ураза тотканда гөнаһлардан арыну өчен, әйтик, тел, күз, колак белән, үзебез дә теләмәгәндә, гөнаһ кылсак. Ураза тотучының гөнаһлардан пакьләнүе булып тора. Уразада кимчелек булса да, фитра сәдакасы бирелә. Икенче максат, кемгә бирелә? Мохтаҗларга. Алар да, бөтен кеше кебек Ураза гаете көнне бәйрәм итә алсын өчен, сәдака бирелә. Фитра сәдакасын Ураза гаете намазына кадәр, бәйрәм көнне бирү иң яхшысы булып исәпләнелә, хәер бирүне соңгы көнгә калдырмыйм дип уйласаң, ураза тәмамлануга бер-ике көн калгач бирсәң дә, гаеп булмас. «Фитра» сүзе, кайсыбер вакытта фытр дип тә әйтәбез, уразаның тәмамлануын аңлата, шуңа күрә фитра сәдакасы да Рамазан аеның соңгы көнендә, Ураза гаетенә кадәр бирелә.

Әлифел Таразова
тулырак варианты 61нче санда

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: