Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Сабырлык аеның һәр көне кадерле

Изге Рамазан аеның санаулы гына көннәре калып килә. Барча мөселман халкы шушы мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп уздырырга, намазда булырга, ураза тотарга, Коръән-Кәримнән аерылмаска, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыша. Аллаһ боерса, 8 августта Ураза гаетен дә бергәләп бәйрәм итәрбез. Шушы сабырлык аенда иман йортларыннан мөселманнар өзелеп тормый. Көн саен...

Изге Рамазан аеның санаулы гына көннәре калып килә. Барча мөселман халкы шушы мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп уздырырга, намазда булырга, ураза тотарга, Коръән-Кәримнән аерылмаска, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыша.
Аллаһ боерса, 8 августта Ураза гаетен дә бергәләп бәйрәм итәрбез. Шушы сабырлык аенда иман йортларыннан мөселманнар өзелеп тормый. Көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелә, Тәравих намазлары укыла. Уразаның асылын аңлаган, Исламны хөрмәт иткән мөселманнар җәйге озын көннәрнең узганын сизми дә кала. Аллаһка шөкер шәһәребездә хәзер ике мәчеттә, мәдрәсәдә җыелырга була. Гоголь урамында төзелеп килүчесендә дә халык өзелеп тормый. Районыбыз мәхәлләләрендә дә мөселманнар намазны мәчетләргә барып укырга, догалы булырга тырыша. Ниндидер сәбәпләр белән уразасын тоталмаганнар әҗер сәдакаларын мәчетләргә китерә, ифтар мәҗлесләрен оештыра. Кыскасы, изге айда изгелек кылып калырга ашыга һәркем. Яшел Үзән мөслимәләре җәмгыяте рәисе ярдәмчесе Тәнзилә ханым:
- Рамазан ае узганны сизмичә дә калабыз. Мәчет-мәдрәсәләрдә көн саен ифтар мәҗлесләре җыела, шуңа күрә өйдә авыз ачарга туры килгәне дә юк. Аннан соң Тәравих намазына мәчеткә йөрибез. Бик соң кайткач, йокларга ятарга вакыт та калмый, сәхәр, иртәнге намаз вакыты килеп җитә, берсенә икенчесе тоташа, - дип сөйли ул. - Сез күрсәгез иде, мәчетләрнең хәзер ничек «кайнап» торганын, яшьләр дә бик күп йөри ифтарга, уразасын тоталар, изгелек кылалар. Яшьләрнең иманга кайтуы шатландыра.
Узган якшәмбедә мәдрәсәдә мөслимәләр җәмгыяте оештырган ифтар мәҗлесендә катнашырга туры килде безгә. Анда шәһәрнең бик мөхтәрәм мөслимәләре җыелды. Арада, Тәнзилә ханым әйтүенчә, яшьләр дә шактый иде. Мәҗлестә Ислам кабул иткән башка милләт вәкилләре дә күп диделәр. Киенеп-ясанып, ап-ак яулыкларын бәйләп, матур мөселман күлмәкләре, читекләре киеп килгән күркәм ханым-туташлардан күз алырлык булмады. Авыз ачканчы барчасы бергә Коръән укыды, вәгазьләр тыңлады, бер-берсенә киңәшләр бирде. Шушы мәҗлестә мөслимәләр җәмгыятенең яңа составын да игълан иттеләр. Моңа кадәр әлеге җәмгыятьне Вәфилә ханым Хикмәтуллина җитәкләгән һәм аның оештыруында шактый гына эш-гамәлләр эшләнгән иде. Бәйгеләрнең дә төрлесе булды, мөслимәләр берләшеп экскурсияләр дә оештырды. Шул ук вакытта туплап барган сәдакалары исәбенә мохтаҗларны да ташламадылар. Изге гамәлләр онытылмас. Мөслимәләр хәзер җәмгыятьнең рәисе итеп шушы мәдрәсәдә дәресләр бирүче һәм шулай ук бик актив ханым Фәрзәнә Хәлиуллинаны Диния нәзарәтенә тәкъдим иткән. 18 июльдә Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Фәрзәнә Хәлиуллинага рәсми рәвештә үз куллары белән шәһадәтнамә тапшырган. Мөслимәләр берлегенең яңа составы хәзер 9 кешедән тора. Аларның һәркайсының үз вазифасы бар. Кемдер финанс мәсьәләсе белән шөгыльләнсә, мәктәп яшендәге һәм балалар бакчасындагы татар балалары белән эшли, социаль мәсьәләләрне хәл итә торган, бәйгеләр уздыручысы да билгеләнгән. «Гаилә кору» мәктәбен алып барачак мөслимә Сания Закирова:
- Сентябрь аеннан һәр айның беренче якшәмбесендә мәдрәсәдә 14 сәгатьтә төрле темаларга лекцияләр оештырачакбыз, - дип сөйли. - Беренчесе 8 сентябрьдә булып, анда Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин әхлак, гаилә һәм тәрбия темасына багышлап вәгазь сөйләргә җыена. Аннан соң икенче лекциядә сүз Илдар хәзрәткә бирелсә, өченчесендә Вәфилә ханым тату яшәү серләре турында сөйләр. Сәламәтлек һәм медицинага багышланган теманы, бәлки, Наҗия ханым Шәйхелисламова алып барыр. «Парымны эзлим» мәктәбен алып барырга җыенабыз. Үз парын эзләгән егет-кызлар хәзердән үк мәдрәсәгә шалтыратып, анкета тутырып куя ала.
Мөслимәләр җәмгыяте әгъзалары шушы Рамазан аенда җыелган фитыр сәдакаларыннан шәһәрдәге балалар йортында тәрбияләнүчеләргә күчтәнәч илтергә, ятимнәрне сөендерергә әзерләнә.
Мәҗлескә җыелучылар бергәләп намаз укыды, дога кылды, мөслимәләр әзерләгән тәмле ризыклар белән авыз ачты. Шуны да әйтергә кирәк, мөселманнарның күңеле киң, ифтар мәҗлесләренә чакырусыз да барырга, бергә-бергә аралашып яшәргә була. Ул тоташ бер сабырлык чоры. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде. Ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга да, мәҗлесләрне олылап баручыларга, иман юлын сайлаучыларга әҗер саваплары насыйп булсын. Амин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X