Яшел Үзән

РУХИ БЕРДӘМЛЕК

Узган гасырда кешенең рухи омтылышы булган олы максатлар төссезләнеп онытылдылар. Әмма кеше рухи таянычсыз яши алмый. Бушлык килеп чыккач, без, ниһаять, халыкның гасырлар буе тотнагы булган мөселман диненә йөз белән борылдык. Әлбәттә, байтак еллар басылып килгән дин тәгълиматларын кешегә аңлатырга кирәк иде. Мулла Иле авылы халкының рухи тәрбиясе турында сүз...

Узган гасырда кешенең рухи омтылышы булган олы максатлар төссезләнеп онытылдылар. Әмма кеше рухи таянычсыз яши алмый. Бушлык килеп чыккач, без, ниһаять, халыкның гасырлар буе тотнагы булган мөселман диненә йөз белән борылдык. Әлбәттә, байтак еллар басылып килгән дин тәгълиматларын кешегә аңлатырга кирәк иде. Мулла Иле авылы халкының рухи тәрбиясе турында сүз күтәргәндә, һичшиксез, сүзне алдан Равил Гарәф улы Сәйфетдиновтан башлау дөресрәк булыр дип уйлыйбыз. Биредәге мәхәлләнең имам-хатибы ул һәм аның авыл тормышына йогынтысы зур. Мулла Иле халкы шундый зыялы һәм чын-чынлап югары белемле шәхеснең үз авылында яшәве белән дә бәхетле бит.
Танылган мөгаллим, туган як тарихын өйрәнүче, шагыйрь һәм «Яшел Үзән» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе дә ул. Газетабызда чыккан Яшел Үзән каласына 80 ел тулуына багышланган тирән эчтәлекле шигырьләре, мәкаләләре өчен Равил Гарәф улы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тантанада Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Галимҗан улы Сәлахиев белән берлектә газетабыз журналистлары да катнашты. Мөхтәрәм шәхескә сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез. Изге теләкләребезгә хөрмәтле укучыларыбыз да кушылыр дип өметләнәбез.
Мулла Иленә барып чыккач, авылның тормышы белән дә таныштык без. Куандыргыч яңалыклар байтак анда. Авыл кырые буйлап дамба төзелгән, халык көче белән урамнарда (барлыгы 1,5 км) таш түшәлгән, зират коймасы төзекләндерелеп тимердән яңа капка куелган, тиздән «Чиста су» федераль программа буенча 7 кое борауланачак...
Һәм иң мөһиме: өр-яңа мәчет төзелә Мулла Илендә. Бусы аеруча сөендерде безне. Инде берничә ел элек башланган төзелеш, ниһаять, төгәлләнеп килә бит. Мәчет заманча матур итеп кызыл кирпечтән салынган, түбәсе яшел калай белән ябылган һәм ай куелган манара да торгызылган инде. Яңа төзелеш турында җирлек башлыгы Илдар Галимҗан улы аеруча җентекләп сөйләде.
Манара торгызган җомга көнне бөтен авыл бәйрәм иткән. Айны күтәрү тантанасына халык, җыенга җыелгандай, күп килә. Имам, дога укып, бу эшне изге гамәлгә тиңли. Мулла Иле халкының күңеленә онытылмас зур вакыйга булып кереп калгандыр ул җомга көне.
Хәзерге көндә анда тәрәзә һәм ишекләр куярга җыеналар. Аларына заказ бирелгән, тиздән китерәчәкләр икән.
Әйе, эшнең нәтиҗәсе күренә һәм хәзер җиңел сулап куярга да ярар иде. Мөгаен, кешедә нигә алай озакка сузылган соң төзелеш, дигән сорау тумый калмыйдыр. Тоткарлыкның төп чыганагы, әлеге дә баягы, икътисадый кризис китереп чыгарган кыенлыкларга бәйле. Килешерсез, эшләр шулай яхшы тәмамланып килгәндә артта калган авырлыкларны искә төшерәсе килми ул. Биредәге соңгы күтәрелешне генә әйтик. Быел мәчет салу буенча Мулла Илендә Фәрит Ярхәм улы Зыятдинов җитәкчелегендә инициатива төркеме оеша. Әлбәттә, мәчет халык биргән акчага төзелә. Әмма һәр эшне оештырырга да кирәк бит әле. Һәм төзелеш менә очланып килә. Афәрин, егетләр!
Кайда-кайда, ә менә Мулла Иле халкы рухи тәрбия бирүче эшләргә илтифатсыз калмый икән. Ярар, яңа иман йорты булдырыла авылда, ә искесе белән нишләргә соң? Иманым камил, анысын, кирәге бетте дип, сүтеп ташларга теләүче булмагандыр авылда. Белгәнебезчә, Мулла Иле авылы бик борынгы тарихлы авыл. Үз вакытында анда 5 меңгә якын кеше яшәгән һәм аның өч мәхәлләсе булган. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, бу мәчет 1873 елда төзелә. Чын-чынлап тарихи ядкарь дә ул һәм изге йорт та. Аны сүтәргә беркемнең дә кулы күтәрелмәс иде. Һәм халык күп еллар иман йорты булып хезмәт иткән борынгы мәчетне төзекләндерергә кирәк, дигән уртак фикергә килә. Теләк белдерәләр һәм эшкә дә тотыналар. Бу эшкә Марат Гарифулла улы Балаков алына. Инициатива төркеме оештырган эшнең барышы белән без дә таныштык. Беренче итеп анда, бинаның нигезе ныгытылган. Хәзер, мәчет бинасының бер ягына өстәп, кирпечтән чолан төзеп бетереп килә егетләр. Шулай ук мәчетнең агач бинасының эчен-тышын такта белән тышларга да ниятлиләр. Монысы өчен такталар кайтартылган инде. Иске мәчет күзгә күренеп яңара. Изге эштә көчен жәлләми тырышкан мөселман кардәшләргә Аллаһ ярдәм бирсен.
Яңа мәчет төзелеше, иске мәчетне төзекләндерү - барысы да халык биргән акча белән алып барыла. Рухи тәрбия чаралары булган әлеге иман йортлары, димәк, Мулла Иле халкына кирәкле. Шундый эшләрне бергә оешып, бердәм күтәргәннәр бит менә. Инде киләчәктә дә дуслыклары ныгый барсын иде, дигән теләк теләп киттек без авылдан.
Автор фотолары.


Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: