Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Рамазан – сабырлык ае

Ниһаять, безнең көтеп алган изге рамазан якынлаша. Мөселманнарның тәкъвалыкка ирешә торган вакыт бу. 20 июльдән барча мөселман дөньясы, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлар, бар эшен Аллаһка багышлар, аның ризалыгына ирешергә омтылыр. Өлкән кешеләрнең урак өстендә үтә эссе көннәрдә дә бер йотым су эчмичә ураза тотып, иртәдән кичкә кадәр кырда...


Ниһаять, безнең көтеп алган изге рамазан якынлаша. Мөселманнарның тәкъвалыкка ирешә торган вакыт бу. 20 июльдән барча мөселман дөньясы, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлар, бар эшен Аллаһка багышлар, аның ризалыгына ирешергә омтылыр.

Өлкән кешеләрнең урак өстендә үтә эссе көннәрдә дә бер йотым су эчмичә ураза тотып, иртәдән кичкә кадәр кырда эшләгәннәрен искә алганнарын ишеткән бар. Ничек түзгәннәрдер, анысын Аллаһ Тәгалә үзе генә белә, әмма аларның сабырлыгының чиге булмаган. Безнең заманда урак тотып уракка чыгасыбыз юк, чыксалар да, игенчеләр хәзер кондиционерлы комбайннарда эшли. Гомумән, бу изге гамәлгә тотынам диючеләргә каршылыклар юк диярлек. Теләк кенә булсын. Ә инде изге нияттә булган ихлас кешеләр өчен Аллаһ Тәгалә сабырлыгын да, ярдәмен дә үзе бирә. Адәм баласы нәрсәгә дә булса ирешергә теләп үз алдына максат куя икән, бурычын ничек тә үти, барлык эш-гамәлләрен башкарып чыга. Ураза вакыты кыш айларына туры килгән вакытта, кайберәүләр, намазын укымаган очракта да, сәламәтлек өчен дип ураза тотып карый. Ә хәзер җәйге эссе озын көннәрдә уразаны Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен иманында нык торганнар, рамазанны көтеп алган мөэмин мөселманнар тота.
Рамазан ае уңаеннан без Яшел Үзән муниципаль районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән дә сөйләшеп алдык, берничә сорауга ачыклык керттек:
- Бисмилләһир-рахманир-рахим! Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһ!
ТР Диния нәзарәтендә билгеләнгәнчә, 19 июльдә кояш баеп, бер сәгать ярым вакыт узгач, тәравих намазы укыла. Нәзарәттә быел аны 20 рәкагәть намаз уку белән тәкъдим иттеләр. Әлеге айның бер кичендә Коръән-Кәрим аятьләре иңдерелә башлаган ай булгач, ул безнең өчен бик тә кадерле һәм изге. Коръән иңдерелә башлаган көнне Кадер кичәсе дип атыйлар. Ислам дөньясында айлар арасында - рамазан ае, көннәр арасында - җомга көн, кичләр арасында Кадер киче иң мөбарәк һәм иң мөкатдәс кичтер. Шуңа күрә Кадер киче мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер киче рамазан аеның соңгы ун көне арасына туры килә, әмма ул төгәл билгеләнмәгән. Ислам галимнәре аны рамазанның 27нче көненә каршы кич дип белдерә. Мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичен файдасыз уздыру зур кимчелек булыр иде.
Бу айда ураза тоту - фарыз гамәл. Шушы санаулы гына көннәрдә уразада булсак, Аллаһ Тәгалә ризалыгына буйсынган булырбыз. Мөселман кешесе бер сәбәпсез бер көн уразасын калдырса, аңа 60 көн ураза тоту бурычы куела. Яисә бу мөселман 60 кешене сыйларга тиеш була. Димәк, безгә уразалы булу бик кирәк. Җәйге эссе көннәр булса да, нәфесебезне тыярга өйрәник.
-Теләге булган һәр мөселман изге айның һәр сәгатен кадерләп уздырыр, уразасын калдырмас. Әмма тота алмаучылар да булырга мөмкин. Андыйлар исәбенә кемнәрне кертергә була?
-Уразаны, әлбәттә авыру кешеләр, яисә сәфәргә чыгучылар калдыра ала. Әмма аларга калдырган көннәрне кире кайтару, ягъни башка вакытта ураза тоту мөмкинлеге бирелгән. Уразасын тота алмаганнарга 100 сумнан алып 300 сумга кадәр фидия сәдакасы билгеләнгән. Мохтаҗларны сыйлый аласың дигән сүз бу. Әлбәттә, сәламәтлегең булып та, изге айны уразасыз калдыру гафу итә торган гамәл түгел. Ураза тотмау - Ислам диненең 5 нигезенең берсен инкярь итү. Ислам динен җиңеллек дине буларак билгелибез, димәк, Ислам кануннарын үтәүчегә дә җиңеллек килеп, иманы артып, тәне һәм җаны чистарынып торачак. Ураза гына безне сәламәтләндерә, итагәтьле итә, тәрбияли, шәфкатьләндерә.
- Шуңа күрә иң күп ярдәмләшүләр рамазан аена туры килә. Бу айда нинди гамәлләр кылу иманыбызны тагын да сафландыра ала?
- Озын көннәрдә, кояш чыгып баеганчы без ач һәм сусыз торып, ярлыларның хәлен башкача аңлый башлыйбыз. Аларга сәдакалар бирү, ифтар мәҗлесләре үткәрү саваплы булыр. Ураза тоткач без гөнаһ кылулардан, гайбәт сөйләшүләрдән читләшәбез. Әлеге сынаулар аша узу безгә бу дөньяда ук җәннәт капкаларын ачыр. Мәчетләргә җыелып тәравих намазлары уку да безне берләштерә һәм туганлаштыра. Бу айда фитыр сәдакалары да бирү безнең бурыч булып кала.
- Әйе, фитыр сәдакасын кемгә бирергә? Аны догасын белгән, яисә ураза тоткан кешеләргә генә кирәк икән, диләр. Шуны ачыклап китсәгез иде?
- Фитыр сәдакасын мохтаҗларга, ятимнәргә бирергә була. Әгәр мохтаҗлар арасында намазын-уразасын үтәгәне булса, аларны игътибарга алырга була. Аллаһ Тәгалә иң беренче чиратта фитыр сәдакасын туганнарга бирергә дигән. Туганнарга кан туган да, мөселман да керергә мөмкин. Күрше хакын да онытмаска кирәк. Фитыр сәдакасы ул ураза тотылган вакытта эшләнелгән вак гөнаһларның, килешмәгән эшләрнең гафу ителүен, тотылган уразаның Аллаһ Тәгалә тарафыннан кабул ителүен теләп бирелә. Фитыр сәдакасы гадәттә гаеткә кадәр бирелсә дә, бирелмәгән сәдака рамазан ае бетү белән дә өстән төшми, ул мәҗбүри бирелергә тиеш. Хәтта башка елларда бирелмичә калган сәдаканы да бирергә була. Быел ТР Диния нәзарәте фитыр сәдакасын бер кешегә 50 сумнан алып 300 сумга кадәр күләмдә билгеләде.
- Рамазан аенда иман йортларыбызның һәркайсында тәравих намазы укылыр дип көтәбез. Җәйге вакыт булгач, кояш соң баегач, бу намазлар да соң тәмамланачак. Транспорт мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Елдагыча бу мәсьәләне дә хәл итәргә тырышырбыз, Аллаһ боерса. Шәһәр хакимияте белән сөйләшеп, булдырырга тырышырбыз.
- Ураза ае рамазаннан соң киләсе айның икенче көне - бәйрәм көн. Бу көнне 6 көнлек уразага керергә ярыймы?
- Рамазан аеннан соң шәүвәл ае башлана. «Бу айда 6 көн ураза тотсаң, бер ел ураза тотканның савабы була», - дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Әмма гает көнендә бу гамәл тыела. Ә андый уразаны гает бәйрәме узгач та тотарга була.
- Хәзрәт, Яшел Үзәндә Рамазан аенда истә калырлык вакыйгалар көтелмиме? Бәлки өр-яңа иман йортлары калкадыр. Шуларга төгәллек кертмәссезме? Быел мәдрәсәдә, йә булмаса, район мәхәлләләрендә балалар өчен лагерьлар эшләдеме?
- Былтыр рамазан аенда безгә Төркиядән кунаклар килеп, мәчетләрдә намазлар укылса да, быел мәчеттә һәм мәдрәсәдә төзекләндерү эшләре барганга, кунаклар чакырмадык. Шулай да хәзерге вакытта мәдрәсәдә балалар лагере эшли. Анда 66 бала ял итә. Шуларның 34е - кызлар, 32се ир балалар. Әлмәттән 3 шәкертне Диния нәзарәте тәрбияче итеп җибәрде. 4 кыз тәрбияче булып Казанның Ислам университетыннан килде. Ял итүчеләргә дин дәресләре дә бирәбез, җәмгыятькә алар файдалы, дини яктан тәрбияле булып үссеннәр дигән максат куеп эшлибез. Әлбәттә, алар буш вакытларында күңелле ял итәләр, төрле чаралар оештырыла. Бу лагерьда балалар ялын оештыруга саллы гына ярдәм күрсәтүчеләрдән эшмәкәр Әнвәр Миңнуллинны аерып әйтер идем. Ашамлыклар, яшелчә, җиләк җимеш биреп булышучылар да бар. Без аларның һәркайсына да бик рәхмәтле.
Кадерле дин кардәшләребез! Изге рамазан ае мөбарәк булсын! Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны, хәерле гамәлләребезне рәхмәте белән кабул кылсын! Амин!
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев