Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Һәр яхшы эш – сәдака

Әйе, кайбер кешеләр бу дөньяда яхшы гамәлләр, матур эшләр кылып, шул гамәлләренә куанып, шулардан тәм табып яши. Үзенең булган малын, байлыгын хәерле, изге юлларга тота, нарасыйларны, ятимнәрне шатландыра. Әлбәттә, мондый кешеләрне яратабыз, хөрмәт итәбез, мондый кешеләрнең азрак булуына уфтанып та куябыз. Ни кызганыч, безнең бүгенге җәмгыятьтә байлыгы була торып та...


Әйе, кайбер кешеләр бу дөньяда яхшы гамәлләр, матур эшләр кылып, шул гамәлләренә куанып, шулардан тәм табып яши. Үзенең булган малын, байлыгын хәерле, изге юлларга тота, нарасыйларны, ятимнәрне шатландыра.

Әлбәттә, мондый кешеләрне яратабыз, хөрмәт итәбез, мондый кешеләрнең азрак булуына уфтанып та куябыз. Ни кызганыч, безнең бүгенге җәмгыятьтә байлыгы була торып та - хәерче, сәламәтлеге булып та - авыру, гыйлемле булып та - надан кешеләр күп. Байлыгын үзе өчен генә тотып, аны «юк-барга» сарыф итүчеләрне Аллаһ Тәгалә яратмый. Әмма һәрберебез гамәлләребез өчен соралачакбыз, билгеле.
Безнең тирә-юнебездә үрнәк алырлык шәхесләр бар, анысы. Аллаһ Тәгалә мондый кешеләрне безгә гыйбрәт өчен җибәрә. «Сез дә үзегезнең байлыгыгызны менә шулай сарыф итегез, гыйлемегезне шулай кулланыгыз», - дип хәбәр итә. Минем бу урында авылдашым, үзенең изгелеге, матур эшләре белән күпләргә таныш Миңнуллин Әнвәр Габбаз улын мисал итеп китерәсем килә. Әнвәр абый мактауларга мохтаҗ түгел билгеле, тик аның эш-гамәлләре, кылган яхшылыклары күпләргә гыйбрәт булып тора. Ничек кенә юмарт булырга тырышсаң да, Әнвәр Габбазович кебек булдыра алмыйсың. Әле менә күптән тугел генә безнең балаларыбыз (әти-әниләре белән бергә) бушлай Казанда цирк карау бәхетенә ирештеләр. Әнвәр абый, 40 кешелек, «Универсиада» дип язылган өр-яңа автобус яллады, балаларга һәм әниләренә бушлай билет алды. Мондый бәхет тагын кайчан елмаер иде әле. Әлбәттә, һәркемгә эләкми мондый бәхет. Балалар гына түгел, ә өлкәннәр дә бу сәяхәттән соң күңелләре күтәрелеп, ниндидер бер рухи яктан баеп кайттылар. Автобустан төшкәндә һәрберсенең күңелендә рухи канәгатьлек, ә телләрендә әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт сүзләре иде.
Әйе, Әнвәр абыйга барлык балалар, әти-әниләр, укытучылар һәм мәктәп коллективы исеменнән, газета бите аша, чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Безнең балаларны шатландырганыгыз өчен, Аллаһ Тәгалә Сезне дә шатландырсын. Безнең өчен сарыф иткән малыгыз бәрабәренә сезгә тагын да күбрәк итеп арттырып бирсен. Әнвәр Габбазович кебек олы йөрәкле, мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр тирәбездә күбрәк булып, башкалар да андый шәхесләрдән үрнәк алып, үзләрен дөресләсеннәр иде. Яхшы эшләрдән чирканмыйк, чөнки һәр яхшы эш - сәдака!
Марат Гатиятуллин.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев