Яшел Үзән

Пәйгамбәребез туган көн – барыбыз өчен шатлык

Олы Ачасыр мәчетендә Пәйгамбәребезнең туган көнен - Мәүлет бәйрәмен уздыру матур бер традициягә әйләнеп китте. Узган ел ул зурлап авыл мәдәният йортында үткәрелсә, быел 24 гыйнварда авыл мәчетендә уздырылды. Бәйрәмгә Яшел Үзәннән Габделхәмит хәзрәт тә кайткан иде. Халык аның вәгазьләрен һәрвакыт яратып тыңлый, күңелләренең тагын бер кат рухи сугарылуына өметләнеп,...

Олы Ачасыр мәчетендә Пәйгамбәребезнең туган көнен - Мәүлет бәйрәмен уздыру матур бер традициягә әйләнеп китте. Узган ел ул зурлап авыл мәдәният йортында үткәрелсә, быел 24 гыйнварда авыл мәчетендә уздырылды.
Бәйрәмгә Яшел Үзәннән Габделхәмит хәзрәт тә кайткан иде. Халык аның вәгазьләрен һәрвакыт яратып тыңлый, күңелләренең тагын бер кат рухи сугарылуына өметләнеп, аның моңлы итеп Коръән укуын көтә.
Ә халык алдында чыгып, аларның рухын канатландыру, яшәргә дәрт өстәү, иманын ныгыту безнең хәзрәтләребез өчен дәрәҗә генә. Авылыбызның имамы Габбас хаҗи Вәлиуллин Мәүлетнең тарихын тагын бер кат искә төшерде. Аек фикерле, зирәк һәм җор телле хәзрәтнең һәр сүзен халык «йотып» барды. Мондый вәгазьләр яшь буынга аеруча кирәк.
Бәйрәмдә барлыгы 50 кеше катнашса, аларның 20се балалар иде. Барысы да мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсә шәкертләре, Габбас хаҗиның укучылары.
Быел инде мәхәллә картлары Мәүлетне тыйнак кына үткәрербез, дип фикер алышкан иде. Әмма авылыбызның мөхтәрәм ир-егете, хәйрияче-эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин Мәүлетнең мөселман дөньясы өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе булуын һәм аны хәлебез һәм көчебез барында һәрвакыт зурлап үткәреләчәген һәм мондый матур гамәлләргә һәрвакыт булышып торачагын белдерде. Авылдашыбызның мондый игелеге, изге эшләре турында язарга сүзләрем җитми, аңа булган рәхмәт хисләреннән күзләрдә яшь тамчылары кипми...
Тагын бер шундый игелекле җаннар бар әле минем авылдашларым арасында. Исак авылында урнашкан «Алан» кафесы хуҗалары ирле-хатынлы Наилә һәм Ильяс Хәкимовлар. Алар да авылда узган чараларга һәрдаим ярдәм итеп торалар. Авылдашларымның изге догалары эшләренең уңышлы баруына ярдәм итсен!
Гүзәл Минһаҗева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: