Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Иман нуры

Олы Ачасырда – Мәүлид кичәсе

Авылыбызның мәртәбәле кешесе, һәрдаим ярдәм итеп торучысы Әнвәр Габбаз улы Миңнуллин ярдәме белән оештырылган Мәүлид бәйрәменең беренче өлеше мәдәният йортында башланып китте. Шәһәребез мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт вәгазьләрен һәм мәчеткә йөрүче шәкертләрнең Коръән сүрәләрен, кичәне алып баручы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Марат Гатиятуллин укыган хәдисләрне тыңлап таш бәгырьле кешенең дә күңеле эрер...

Авылыбызның мәртәбәле кешесе, һәрдаим ярдәм итеп торучысы Әнвәр Габбаз улы Миңнуллин ярдәме белән оештырылган Мәүлид бәйрәменең беренче өлеше мәдәният йортында башланып китте.

Шәһәребез мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт вәгазьләрен һәм мәчеткә йөрүче шәкертләрнең Коръән сүрәләрен, кичәне алып баручы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте Марат Гатиятуллин укыган хәдисләрне тыңлап таш бәгырьле кешенең дә күңеле эрер хәлдә иде. Ни дисәң дә, арабызда һәр барчабыз гөнаһ иясе ич, сөйләгән вәгазьләрдән, бәлки, кемнәрдер тәүбә итеп тә утыргандыр. Тик изге ният белән килгән урында нәфесен тыя алмаучылар да, ни кызганыч, күземә чалынып китте. Килгән һәр кешегә сәдака өчен Рәшидә абыстайның «Намаз» китабы һәм чәй өләшенде. Шунда кайберәүләр хәтта икешәрне сорап алдылар, «Күршем фәлән апа килә алмады, аңа да бир әле», - диюче апалар бар иде. Аларның сораганыннан үзем оялып утырдым, шәкертләргә генә диеп өләшелгән шамаилләрне дә кыстырып китүчеләр булды. Әй, Ходаем, соң ул сәдаканы алдың да бетте түгел бит, аның өчен ким дигәндә дога кыла белергә кирәк! Юк шул, тыштан яулык бәйләсәк тә, эчтән үз-үзебезне чистартып бетерә алмыйбыз икән, кызганыч.
Вәгазь, Коръән сүрәләре, хәдисләрдән торган кичәнең беренче өлеше тәмамлангач, бәйрәмнең икенче өлеше мәчеттә үтте. Монда инде, өйлә намазы укып, мул табында чәйләр эчелде. Намазга бабайлар да, яшьләр дә шактый килгән иде анысы, тик нишләптер, авылыбызга күченеп кайткан ислам динендә торучы абзыйлар күренмәде. Алар намазны безнеңчә (Абу-Ханәфи мәсхәбе) укымыйлар икән. Әллә кыенсынып килмәгәннәр, әллә инде бу көнне бәйрәм итеп санамаганнар.
Намаз укучы яшь егетләрнең кайсысына карыйсың да уйлап куясың: әти-әнисе бер дә дини кебек түгелләр иде, сөбханалла, балалары намаз укый, башка балалар белән узыша-узыша сүрәләр ятлый. Әнвәр абый кебек үрнәк күрсәтүчеләр, Габбас хаҗи кебек өйрәтүчеләр булганда, иншалла, киләчәк өметле диеп сөенәсе генә кала.
Мәүлид бәйрәмендә сый хөрмәт белән сыйланганда хәзрәтләрдән алтын сүзләр дә күп ишетелде. Һәм иң шатландырганы шул: Әнвәр Габбаз улы ел саен берәр кешене хаҗга җибәрә торган иде. Габбас хәзрәтне дә икенче тапкыр итеп хаҗга ул җибәрде, аннан соң шәһәрдәге мәчет әһелләренә шундый зур бүләк ясады. Менә, ниһаять, быел, янә безнең авыл халкына менә дигән мөмкинлек. Ислам кануннары буенча атлаучы, мәчет өчен үз көчен куючы бер кешене быел хаҗга җибәрәчәкләр. Кем икәнен бабайлар үзләре сайлаячак икән. Пенсиясе белән генә әллә ни ерак китә алмаган аксакаллар өчен бу олуг бүләк була инде.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә. Әй кадерле, мөэмин-мөселман кардәшләр! Барлык мөмкинлекләребез дә булган чакта, хәлебездән килгәнчә пәйгәмбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа сәлләллаһү галәйһи вә сәлләм кушканча дин юлыннан атласак иде. Кешедә күргән барлык яхшы сыйфатларны да үзебездә булдырырга ашкынсак, пәйгамбәребезнең асыл сыйфатларын үзебезгә үрнәк куйсак иде. Тәкәббер булмыйча, үзебезне әллә кем иттереп санамыйча, кешене кеше итеп, мохтаҗларга аз гына булса да, ярдәм кулы сузарга онытмасак иде. Ким дигәндә, шушы гамәлләребез белән җәннәткә үзебезгә хәзинә тупласак, әйләнә-тирәдәгеләрне дә шуңа өндәсәк иде.
Алисә Җамалиева,
К(П)ФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250